Айсен Николаев
Айсен Сергеевич Николаев (сах. Сэргэй уола Ньукулаайап Айыы Сиэн; 22 гыйнвар 1972, Ленинград) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2018 елның 27 сентябреннән Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы (2018 елның 28 маеннан 27 сентябренә кадәр — вазыйфаларын вакытлыча башкаручы)[1]. «Бердәм Россия» фиркасенең Якутск төбәк бүлеге сәркатибе (2019 елның 7 ноябреннән)[2].
Якутск шәһәре башлыгы (2012—2018).
Тормыш юлы
Айсен Николаев 1972 елның 22 гыйнварында Ленинградта укытучылар гаиләсендә туа, ике абыйсы һәм сеңлесе бар. Югары Вилюйскида яши.
16 яшендә Югары Вилюйск физика-математика мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый.
М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының физика факультетына укырга керә. 1994 елда Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый, шул ук елда «Финанс менеджменты» белгечлеге буенча Россия Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясен тәмамлый.
Хезмәт юлы
1994—1995 елларда «САПИ-центр» АОЗТын (ябык типтагы акционерлык җәмгыяте) җитәкли.
1995 елдан «„Алмазэргиэнбанк“ коммерция банкы» ачык акционерлык җәмгыяте идарәсе составына керә, 1995—1998 елларда — идарә рәисе урынбасары.
1997—2002 елларда Оленёк бермандатлы округыннан Якутия Дәүләт җыелышы (Ил Тумэн) югары палатасының 2 нче чакырылыш депутаты.
1998—2003 елларда «Алмазэргиэнбанк» идарәсе рәисе, шулай ук «САПИ» ФК ҖЧҖ вице-президенты.
2002—2004 елларда «Уң көчләре берлеге» партиясеннән Якутия Дәүләт җыелышының III чакырылыш депутаты.
2004 елдан Якутия финанс министры[3].
2007 елның 16 февраленнән — Якутия Президенты һәм Хөкүмәте администрациясе җитәкчесе.
2011 елның 18 маеннан — Якутия хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары.
Якутск мэры
2012 елның гыйнварында Айсен Николаев «Бердәм Россия» фиркасе тарафыннан Якутск мэрына кандидат итеп тәкъдим ителә[4]. 2012 елның 4 мартында үткән сайлауларда Николаев 47,73 % тавыш җыя. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ул Якутск шәһәр округы администрациясе башлыгы итеп 5 елга сайлана.
2017 елның язында, чираттагы Якутск мэрын сайлаганчы, «Бердәм Россия» фиркасенең якут бүлекчәсе Якутск башлыгы сайлауга кандидатлар праймеризын уздыра. Айсен Николаев 86 процент җыя[5]. 2017 елның җәендә Николаев яңадан Якутск мэрына кандидат итеп тәкъдим ителә. 2017 елның 10 сентябрендә узган сайлауларда ул сайлаучыларның 68,4 % тавышын ала һәм икенче срокка сайлана[6].
Якутия башлыгы
Россия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 28 маендагы указы белән Саха Республикасы (Якутия) башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[7].
2018 елның 9 сентябрендә, сайлауларда катнашкан сайлаучыларның 71,40 % тавышын җыеп, Саха Республикасы (Якутия) башлыгы итеп сайлана[8].
2018 елның 27 сентябреннән Саха Республикасы (Якутия) башлыгы вазифасына керешә[9].
2019 елның 2 августыннан 2020 елның 27 гыйнварына кадәр — Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы әгъзасы[10][11].
2023 елның маенда президент Путин Николаев белән очрашуда Якутиянең сәнәгатендә, авыл хуҗалыгында, төзелеш тармагында уңай тенденцияләрне билгеләп үтә. Республикада халыкның табигый артуы һәм, гомумән, даими халык саны үсеше буенча яхшы күрсәткечләр күзәтелә. Путин белән Николаев Лена күперен төзү перспективалары турында фикер алышалар[12].
2023 елның 10 сентябрендә Россия Федерациясе субъектларының югары вазифаи затларын сайлауларда тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Николаев, 75,77 % тавыш җыеп, Саха Республикасы (Якутия) башлыгы вазифасын саклап кала.
2023 елның 27 сентябрендә ант кабул итә һәм рәсми рәвештә Якутия башлыгы вазифасына керешә[13][14].
2024 елның июлендә Айсен Николаев Дәүләт Советының энергетика буенча комиссиясе рәисе итеп билгеләнә. Дәүләт Советы комиссияләре рәисләрен билгеләү турындагы указга президент 22 июльдә кул куя[15][16].
Җәмәгать эшчәнлеге
«Бердәм Россия» төбәк бүлегенең сәяси советы әгъзасе.
Саха Республикасы (Якутия) ирекле көрәш федерациясе президенты.
Гаиләсе
Хатыны — Людмила Валерий кызы Николаева , «Алмазэргиэнбанк» идарәсе рәисе. Өч бала тәрбияли.
Бүләкләр
- Дуслык ордены (2022 елның 21 марты) — Саха Республикасының (Якутия) социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән өчен[17];
- Саха Республикасының (Якутия) атказанган халык хуҗалыгы хезмәткәре (2008);
- Изге кенәз Александр Невский ордены (2022 елның 22 гыйнвары)[18];
- Дуслык ордены (2023, ДХР)[19].
- Россия Федерациясе Президентының Мактау кәгазе (2025 елның 27 августы) — Россиянең тарихи-мәдәни һәм табигый мирасын саклауга керткән өлеше, Рус география җәмгыяте эшчәнлегендә актив катнашканы өчен[20];
- Донецк Халык Республикасының Россия белән берләшүенә багышланган юбилей медале (2023, ДХР)[19];
- «Якутск шәһәренең мактаулы гражданины» исеме (2022 елның 10 сентябре)[21].
Халыкара санкцияләр
2022 елның 15 декабрендә АКШ санкцияләре исемлегенә кертелгән[22]. Шулай ук Бөекбритания, Украина һәм Канаданың санкция игълан иткән.
Искәрмәләр
- ↑ Новый глава Республики Саха. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025. Архивировано 9 июль 2021 года.
- ↑ Глава Якутии стал секретарем регионального отделения «Единой России». Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2021. Архивировано 24 июнь 2021 года.
- ↑ Организационная структура. Министерство финансов Республики Саха (Якутия). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025.
- ↑ За кресло мэра Якутска поборются десять человек. 13.01.2012
- ↑ «Отработали не как конкуренты»: на праймериз «ЕР» победил мэр Якутска. ИА REGNUM. 29.05.2017. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 март 2020. Архивировано 20 март 2020 года.
- ↑ Действующий мэр Якутска Айсен Николаев победил на выборах главы города. 11.09.2017. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2020. Архивировано 9 июль 2021 года.
- ↑ Указ «О досрочном прекращении полномочий Главы Республики Саха (Якутия)» (рус.). Президент России. Архивировано 16 гыйнвар 2019 года.
- ↑ Николаев набрал 71,41% голосов на выборах главы Якутии после обработки 100% протоколов (рус.). ТАСС. Архивировано 11 сентябрь 2018 года.
- ↑ Указ «О досрочном прекращении полномочий Главы Республики Саха (Якутия)». kremlin.ru (28 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025. Архивировано 20210122220655 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 02.08.2019 г. № 255-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025. Архивировано 2 март 2021 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 27.01.2020 г. № 10-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025. Архивировано 25 март 2020 года.
- ↑ Путин позитивно оценил темпы развития Якутии, поручил обратить внимание на рынок труда. ТАСС (23 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025. Архивировано 5 июнь 2023 года.
- ↑ Айсен Николаев официально вступил в должность главы Якутии. TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025. Архивировано 27 сентябрь 2023 года.
- ↑ Айсен Николаев вступил в должность Главы Якутии. Глава Республики Саха (27 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025.
- ↑ Глава Якутии назначен председателем комиссии Госсовета по энергетике. https://www.interfax.ru. Интерфакс (23 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025. Архивировано 29 апрель 2025 года.
- ↑ Айсен Николаев: продолжим рассматривать самые актуальные вопросы энергетики. https://ria.ru. РИА Новости (27 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025. Архивировано 21 июнь 2025 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 21 марта 2022 года № 132 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
- ↑ Айсен Николаев по указу Патриарха Кирилла награжден высшей наградой РПЦ — орденом Александра Невского. ИА «HOTU.SU» (23 гыйнвар 2022). Архивировано 4 февраль 2022 года.
- ↑ 1 2 Пушилин вручил орден Дружбы главе Якутии. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025. Архивировано 22 ноябрь 2023 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 27.08.2025 № 334-рп ∙ Официальное опубликование правовых актов (рус.). publication.pravo.gov.ru (27 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025. Архивировано 16 сентябрь 2025 года.
- ↑ Айсену Николаеву присвоено звание «Почетный гражданин города Якутска». Награду вручили глава Якутска Евгений Григорьев и председатель Якутской городской Думы Альберт Семенов (рус.). ЯСИА (10 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025. Архивировано 10 сентябрь 2022 года.
- ↑ Russia-related Designations and Designations Updates. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025. Архивировано 15 декабрь 2022 года.
Сылтамалар
- Николаев Айсен Сергеевич, первый заместитель Председателя Правительства Республики Саха (Якутия). Администрация Президента и Правительства РС(Я). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025. Архивировано 22 март 2013 года.
- Николаев Айсен Сергеевич. Бердәм Россия : партиянең рәсми сайты. Архивировано 22 март 2013 года.
- Айсен Николаевның рәсми сайты 2020 елның 5 декабрь көнендә архивланган.
- Пресс-портрет Айсена Николаева // RuNews24.ru 2018 елның 11 сентябрь көнендә архивланган.