Дамир Шәймәрданов
Дамир Эдуард улы Шәймәрданов (рус. Шаймарданов Дамир Эдуардович; 2 август 1998, Йошкар-Ола — 30 апрель 2022, Долгенькое[d], Харьков өлкәсе) — Россия Армиясе хәрби хезмәткәре, өлкән лейтенант, Россия Федерациясе Герое (2022, үлеменнән соң). Сугышчан тәхәллүсе ― «Броня».
Тәрҗемәи хәле
1998 елның 2 августында Мари Иле Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә туа.
Йошкар-Ола шәһәренең 29 нчы урта мәктәбендә укый.
2016 елда Йошкар-Ола ш. 4 нче гимназисен тәмамлый.
2016-2020 елларда Казан югары танк училищесы курсанты була[1].
2022 елның гыйнварыннан өлкән лейтенант дәрәҗәсендә Көнбатыш хәрби округы 20 нче гвардия гомумгаскәр армиясенең 144 гвардия мотоукчылар дивизиясе 488 мотоукчылар полкында танк ротасы командиры[2].
30 апрель көнне Шаймарданов полкы Славянск юнәлешендә хәрәкәт итә. Украинаның Харьков өлкәсе Изюм шәһәре районында, Долгенькое авылын штурмлаганда Шәймәрданов танк колоннасын җитәкли һәм засадага эләгә. Снаряд тигәннән соң, хәрби машина яна башлый. Экипаж, зарарлануга карамастан, эшләвен дәвам итә. Дамир үз танкы артыннан барган хезмәттәшләрен коткару өчен барысын да эшли, әмма үзе һәлак була.
Биредә ике атна дәвамында канкойгыч сугышлар бара.
Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 26 маендагы Указы нигезендә, хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен, өлкән лейтенант Дамир Шәймәрдановка Россия Федерациясе Герое исеме бирелә.
Россия Героеның «Алтын Йолдыз» медален Шәймәрдановлар гаиләсенә Йошкар-Оланың Сугышчан Дан мәйданында Мари Иле башлыгы Юрий Зайцев тапшыра[3][4].
| Дамир бу сугышта колоннаның башында барган. Ул үзен чын хәрби, чын солдат буларак күрсәткән. Үз илен, үз Ватанын саклап һәлак булган. Дөреслек хакына, иптәшләренең гомерен саклап калу хакына яу кырында башын салган. Шуңа күрә без аның истәлеген кадерләп сакларга тиеш. Йошкар-Ола шәһәре һәм Мари Иле Республикасы батыр егетнең исемен беркайчан да онытмаячак, – дип билгеләп үткән республика башлыгы Юрий Зайцев[5].
|
Дәүләт бүләкләре
- «Алтын Йолдыз» медале[6][7];
- Россия Федерациясе Герое (26.05.2022);
- Батырлык ордены (2022, үлеменнән соң).
Хәтер
- Йошкар-Ола шәһәренең 29 мәктәбенә Дамира Шәймәрданов исеме бирелә[8][9][10].
- 2022 елның 1 сентябрендә әлеге мәктәпнең диварына истәлек тактасы беркетелә[9][10][8].
- 2022 елның 30 октябрендә Брянск өлкәсенең Клинцы шәһәрендәге хәрби частьта Дамира Шәймәрданов истәлегенә стела куела[11].
- 2023 елның 23 февралендә Герой укыган Йошкар-Ола шәһәренең 4 гимназиясе диварына истәлек тамгасы беркетелә.
- 2023 елның 23 февралендә Казан югары танк училищесы территориясендә Геройның бюсты урнаштырыла[12].
- Герой истәлегенә Мари Илендә Дзюдо буенча республика беренчелеге һәм чемпионаты уза[13];
- «Марий Эл» дәүләт телерадиокомпаниясе төшергән «Дамир Шаймарданов. Рождённый быть Героем!» исемле документаль фильм офицерның тормыш юлына багышлана[14];
- 2025 елда Казан югары танк команда училищесының бер кафедрасына Дамир Шәймәрданов исеме бирелә;
- «ЮНАРМИЯ» балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте Россия Герое исемен йөртә[15].
Искәрмәләр
- ↑ Герои остаются в веках. VK (8 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июль 2024.
- ↑ Казан танк училищесын тәмамлаган егеткә үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июль 2024.
- ↑ Министр внутренних дел по Республике Марий Эл принял участие в церемонии вручения высшей государственной награды - Звезды Героя России. www.vpgazeta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2022.
- ↑ Родителям погибшего танкиста Шаймарданова вручили звезду Героя России (рус.). Московский комсомолец. Московский комсомолец (издательский дом) (12 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2022.
- ↑ Казан танк училищесын тәмамлаган егеткә үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. www.https://vatantat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июль 2024.
- ↑ Министр внутренних дел по Республике Марий Эл принял участие в церемонии вручения высшей государственной награды - Звезды Героя России. www.vpgazeta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2025. Архивировано 26 ноябрь 2024 года.
- ↑ Родителям погибшего танкиста Шаймарданова вручили звезду Героя России (рус.). Московский комсомолец. Московский комсомолец (издательский дом) (12 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2025. Архивировано 12 июнь 2022 года.
- ↑ 1 2 В Йошкар-Оле школе №29 присвоили имя Героя Российской Федерации Дамира Шаймарданова. www.marpravda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2022.
- ↑ 1 2 Школе №29 в Йошкар-Оле присвоили имя Героя Российской Федерации Дамира Шаймарданова. mari-el.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2022.
- ↑ 1 2 Йошкар-Олинской школе №29 присвоено имя Героя России Дамира Шаймарданова (рус.). Новости Марий Эл - Новости Йошкар-Олы - ГТРК «Марий Эл». Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2022.
- ↑ В воинской части Брянской области открыли мемориал герою России (рус.). ТАСС (29 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 октябрь 2022.
- ↑ Шаймарданов Дамир Эдуардович (рус.). Герои страны (29 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июль 2024.
- ↑ Вечно молодой лейтенант Дамир Шаймарданов (рус.). VK (30 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июль 2024.
- ↑ Телеканал «Башкортостан 24» покажет документальный фильм "Дамир Шаймарданов. Рожденный быть Героем" (рус.). gtrkrb.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
- ↑ 59 юнармейцев представят наш регион на Параде Памяти (ингл.). mari-el.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.