Леонид Попов

Леонид Степанович Попов (28 ноябрь 1940, Казан6 июль 2023, Жуковский (Мәскәү өлкәсе), Мәскәү өлкәсе) — совет һәм Россия штурман-сынаучысы, Россия Федерациясе Герое (1994), СССРның атказанган штурман-сынаучысы (1984). Запастагы өлкән лейтенант[1][2][3].

Тормыш юлы

1940 елның 28 ноябрендә Казанда туган[1][4].

1963 елда Казан авиация институтын «авиация двигательләре» белгечлеге буенча тәмамлый[4][5]. 1963—1965 елларда «Сокол» Горький авиация заводының аэродром цехында әйдәп баручы инженер булып эшли[4][5]. 1965—1970 елларда — Очу-тикшеренү институтының (ОТИ) әйдәп баручы инженеры, очучы лабораторияләрдә двигательләрне сынауда катнаша[4][6].

1971 елда Очучы-сынаучылар мәктәбенең штурманнар бүлеген тәмамлый[4][6].

1971 елның февраленнән 1985 елның сентябренә кадәр — ОТИның штурман-сынаучысы, штурман-сынаучылар отряды командиры. 80 нән артык төрдәге очкычны һәм вертолетны сынауда һәм камилләштерүдә катнаша[6]. МиГ-31, Ту-22М, Ту-154 очкычларында пилотаж-навигация комплексларын; Ту-154ЛЛ очкычында «Буран» идарә итү системасын сынаулар үткәргән. А-50, Ил-76, Ми-4, Ми-8, Су-24, Ту-22, Як-28 һәм аларның модификацияләрендә сынау очышларында катнаша[7].

1985 елның сентябреннән — А. И. Микоян исемендәге Тәҗрибә-конструкторлык бюросының өлкән штурман-сынаучысы. МиГ-31М, МиГ-31М/2, МиГ-31Д, МиГ-31Д/2, МиГ-31Б очкычларының беренче очышларында һәм сынауларында катнаша. МиГ-25ПУ, МиГ-29УБ, МиГ-31 һәм аларның модификацияләре, МиГ-АТ очкычларын сыный[7][4]. «Заслон» навигация-прицел комплексының һәм аның модификацияләренең тулы сынау циклын үткәрә. 1987 елда очучы-сынаучы Роман Таскаев белән бергә МиГ-31 истребителендә, һавада ике тапкыр ягулык тулыландырып, дөньяда беренче тапкыр Төньяк полюска барып җитә[8][5].

1979 елның 20 сентябрендә очучы П. М. Остапенко белән бергә МиГ-31 очкычыннан двигательләре яну сәбәпле катапульта ясый[9][7].

Жуковский шәһәрендә яши. 2014—2018 елларда «Жуковский шәһәре Геройлары клубы» иҗтимагый берләшмәсен җитәкли[10][6].

2023 елның 6 июлендә вафат була[5][9], Жуковскийдагы Быково зиратында җирләнгән[1].

Бүләкләре һәм исемнәре

Библиография

Фильмография

Леонид Попов — берничә телевизион фильм сценарие авторы:

  • «80 ел сафта»;
  • «Оҗмахтан открыткалар»;
  • «Фарнбородан язмалар»;
  • «Күгем, син минем канатта ялтырыйсың»[2][10].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 Попов Леонид Степанович. Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025.
  2. 1 2 Попов Леонид Степанович — Герой Российской Федерации. Городской округ Жуковский. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025. Архивировано 26 гыйнвар 2020 года.
  3. ПОПОВ Леонид Степанович (р. 1940) // Авиация России : биографическая энциклопедия : 1909-2009 / Под ред. А. Н. Зелина. — М.: Столичная энциклопедия, 2009. — С. [443-444] (стб. 2-1). — 880 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-903989-03-4.
  4. 1 2 3 4 5 6 7 8 Ушел из жизни летчик Леонид Попов, участвовавший в первых испытаниях МиГ-31. AEX.RU (6 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025.
  5. 1 2 3 4 5 Умер летчик Леонид Попов, участвовавший в первых испытаниях МиГ-31. ТАСС (6 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025.
  6. 1 2 3 4 5 6 7 Попов Леонид Степанович. Энциклопедия испытателей. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025. Архивировано 18 октябрь 2021 года.
  7. 1 2 3 Попов Леонид Степанович. Герои России. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025.
  8. Штурман Леонид Попов: про Северный полюс и катапульту из горящего самолета. РИАМО (25 гыйнвар 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025.
  9. 1 2 В Подмосковье умер летчик-испытатель МиГ-31 Леонид Попов. Коммерсантъ (6 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025.
  10. 1 2 Умер летчик-испытатель Леонид Попов. Московский комсомолец (6 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 май 2025.

Әдәбият

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Леонид Попов

Тема буенча өстәмә