Су-24

Су-24 «Грач» — штурмовик Су-24 («Т-8» эшләнмәсе, НАТО кодификациясе буенча: Frogfoot) — Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе/Россия бомбага тотучы очкычы.

Ике урынлы, ике моторлы очкыч үзенең беренче очышын 1967 елда ясаган. Кулланышка 1974 елда кертелгән. Су-24 урынына Россиядә 2010 елга заманчарак Су-34 хәрби очкычын тәкъдим итү планы бар иде.

Россия Су-24 хәрби очкычларын кулланыштан ала.

Авиаһәлакәтләр

• 30.10.2012 — Чиләбе өлкәсенең Эткүл районында Су-24 бомбалау очкычы төшеп җимерелде. Россия Федерациясе саклану министрлыгы белдерүенчә, очкыч идарәсендә җитешсезлекләр башлангач һәм очкычны коткарып булмаячагы ачыклангач, андагы ике очучы аны кешеләр яшәгән урыннан читкә юнәлткән һәм катапульт белән сикереп котылган. Очкыч тиздән чираттагы төзекләндерүгә озатылырга тиеш булган. Барлык Су-24 очышлары вакытлыча туктатылды.[1]

• 20.10.2011 — Россиянең Амур өлкәсендә Су-24 очкычы каза кичерде. Нәтиҗәдә ике очучы һәлак булды. Воронеждан Воздвиженкага очкан очкыч Украинка аэродромына ягулык алу өчен төшкәндә җимерелән.

Казаның сәбәпләрен хәзер Россия Саклану министрлыгының комиссиясе ачыклый. Беренче мәгълүматларга караганда, очкыч юлга бозык килеш чыккан. Каза очучы хатасы аркасында да килеп чыгарга мөмкин.

Җинаять эше «очу кагыйдәләрен бозу» матдәсе нигезендә тикшерелә.[2]

• 19.06.2009 — Ростов өлкәсендә Су-24 хәрби очкычы төшеп җимерелгән. Очкычтагы 2 очучы пәрәшүт белән сикереп исән калган. Очкыч бер утар янына төшкән, әмма бернинди дә зыян китермәгән.[3]

Сурәтләр

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә