Superjet-100
Файл:МАКС-2007-ЗВГ-007.jpg
Ту-334
Sukhoi Superjet 100 — 2000 елларда "Сухой граждан очкычлары" ширкәте тарафыннан эшләнгән
Россия Федерациясе якынмагистраль пассажир очкычы. Superjet-100 киң чит ил ширкәтләре катнашларында ясалган.
Superjet-100 2006 елдан Амурдагы Комсомольскидә "Сухой граждан очкычлары" ширкәтендә җитештерелә. Әлегә (2013 ел) 24 данә Superjet 100 ясалды.
Ту-334 очкычында берничә мөһим өстенлек Superjet-100 очкычы алдында бар:
- Бәясе: Ту-334 — 18-22 млн. доллар тора; Superjet-100 — 35-40 млн. доллар тора.
- Двигатель: Ту-334 очкычында йөрткечләр койрыкта югарыда урнашкан, Superjet-100 очкычының канатларында 40 см. җир өстеннән урнашкан, шуңа күрә күбесе Россия һава аланында Superjet-100 кулланылып булмый.
- Ту-334 очкычы 97%ка Россия җиһазларыннан тора. Superjet-100 очкычы 10-15%ка Россия җиһазларыннан гына тора.
- Россиянең Төньяк салкын өлкәләрендә Superjet-100 куллануы шик астында була, чөнки чит ил җиһазы шул каты хәлдә ватыла ала. Ту-334 эшенең температура киңлеге -50 С +50 С диярлек була.
- Сухой авиаширкәте хәрби очкычлары гына җитештерә иде, граждан очкычларын җитештерү тәҗрибәсе бөтенләй юк. Туполев Бюросы — танылган, аталган һәм тикшерелгән граждан очкычының җитештерүче.
Superjet-100 очкычында бер өстенлек генә Ту-334 очкычы алдында бар:
- Superjet-100 экипажында 2 кеше, Ту-334 экипажында 3 кеше.
Әмма Superjet-100нең төп көндәше Украинаның Антонов конструкторлык бюросында эшкәртелгән Ан-148 очкычы, ул лицензия буенча Воронеж авиаширкәтендә ясала. Ләкин Ан-148 — югарыплан (югары итеп урнашкан канатлы очкыч).[1]
Очу-техникалык бәяләмәләре
| Бәяләмә | Superjet-100 SSJ-95 | |||||
|---|---|---|---|---|---|---|
| Беренче очыш | 2007 | |||||
| Файдалану башы | 2011 | |||||
| Канат киңлеге | 27.8 м | |||||
| Озынлыгы | 29.8 м | |||||
| Фюзеляж киңлеге | 3.2 м | |||||
| Койрык биеклеге | 10.3 м | |||||
| Канат мәйданы | 83.2 м² | |||||
| Иң зур сәүдә йөкләнеше | 12 250 кг | |||||
| Иң зур ягулык салуы | 12327 кг | |||||
| Иң зур очып китү авырлыгы | 42 500 кг | |||||
| Пассажир сыйдырышлыгы | 95-98 | |||||
| Салон киңлеге | 3.57 м | |||||
| Салон биеклеге | 2,11 м | |||||
| Экипаж | 2 | |||||
| Керәйсер тизлеге | 820 км/ч | |||||
| Иң зур тизлек | 950 км/ч | |||||
| Хезмәт түшәме | 11 000 м | |||||
| Иң күп ягулык белән очыш озынлыгы | 3 050 км | |||||
| Иң зур сәүдә йөкләнеше белән очыш озынлыгы | 2 040 км | |||||
| Двигательләр | PowerJet SaM146, 2 x 7080 кгс | |||||
| Уртак сәгатьтәге ягулыкның тотылуы (Иң зур сәүдә йөкләнеше) |
1800 кг/сәг чагыштырма ягулыкның тотылуы: 25 г/пасс.-км | |||||
| Кирәкле очып менү-төшү юл озынлыгы | 1809 м | |||||
Тасвирлама
Файл:Sukhoi Superjet 100-95 cockpit.jpg
Superjet 100 кабинасы
Superjet 100 — канатларда урнаштырган ике двигательле түбәнпланлы очкычы. Superjet 100 очкычында чил ил радионавигацион җиһазы кулланыла.
Һәлакәтләр
| Дата | Борт номеры | Урын | Һәлак булганнар/Бортта | Кыскача тасвирламасы |
|---|---|---|---|---|
| 09.05.2012 | 45/45 | |||
| 05.05.2019 | 41/78[2] | Ашыгыч рәвештә кире төшеп утырган очкычта янгын чыккан[3]; лайнер яңадан эшкә кулланырлык түгел. |
Баш Superjet 100 очкычының файдаланучысы — Аэрофлот авиаширкәте буенча Superjet-100 очкычына 40% бөтенесе һәләкәтләрдән туры килде. Аэрофлот авиапаркында 10 Superjet 100 очкычы гына бар (8%), ләкин бу 8% 2012 елда 40% бөтенесе һәлакәтләр китерде. Баш казасы: шасси тоткаруы һәм кондиционер системасы начар эшләве [1].
Тышкы сылтамалар
- Sukhoi Superjet 100 рәсми сәхифәсе 2012 елның 17 август көнендә архивланган.
- Sukhoi Superjet 100 на официальном сайте компании «Сухой» 2017 елның 4 декабрь көнендә архивланган.
- Superjet 100 на сайте ОАК (Объединённой Авиастроительной Корпорации) 2009 елның 28 июнь көнендә архивланган.
- БРЕНД. Гражданские самолёты Сухого: «Суперджет»
- Как разрабатывался глушитель для Superjet 100, отвечающий требованиям уровню шума ИКАО.
- «Когда россияне будут летать на Sukhoi Superjet-100?» — интервью президента «ГСС» В. Субботина
- Новый начальник для Superjet 100
- Торгашев А. Как сделать самолет // Русский репортер. — 2008. — № 26.