Шереметьевода SSJ 100 авиаһәлакәте
Шереметьевода SSJ 100 авиаһәлакәте — авиаһәлакәт,
5 май кичендә Мәскәүнең Шереметьево Халыкара һава аланында ашыгыч рәвештә кире төшеп утырган очкычта янгын чыккан.
Авиалайнер Sukhoi Superjet 100,
Очкычтагы 78 кешенең кимендә 41-е һәлак булган.
Очкыч
Sukhoi Superjet 100-95 очкычы, теркәү номеры RA-89098, завод номеры 95135, «Мостай Кәрим» исемен йөрткән, 2017 елның 21 июнендә беренче очышы булган.
Авиаһәлакәт
Очкычта 73 юлчы һәм 5 экипаж вәкиле булган.
Тикшерү
Очкычның исән калган пилоты Денис Евдокимов буенча "очкычны яшен сукканнан соң аның кайбер җиһазлары сафтан чыккан һәм җирдәгеләр белән элемтә өзелгән. Очучылар кире һава аланына кайтырга булган һәм тулы ягулык белән төшеп утырган. Янгын һавада түгел, җиргә төшкәч кенә башланган." Күп белгечләр буенча очкыч зур тизлеге белән утырырга тырышканга күрә "кәҗә-эффекты" (русча козление) килеп чыга һәм җир янында күтәрү көче артып очкычны "сикертә", икенче сикерүдән соң очкыч койрыгы яна башлана.