Виктор Ерин
Виктор Ерин (рус. Е́рин Ви́ктор Фёдорович) (17 гыйнвар 1944 — 20 март 2018 (74 яшь)
— Россия дәүләт эшлеклесе, РСФСР (февраль—сентябрь 1991), СССР (сентябрь-декабрь 1991) эчке эшләр министрының беренче урынбасары, РФ эчке эшләр министры (1992-1995), РФ тышкы разведка хезмәте директоры урынбасары (1995-2000), 1993 елгы октябрь вакыйгаларының төп катнашучыларының берсе. Россия Федерациясе Тышкы разведка хезмәте директоры урынбасары (1995—2000). Эчке хезмәт генерал-полковнигы (1992), армия генералы (1993).
Тәрҗемәи хәле
1960 елдан Горбунов исемендәге авиация заводында слесарь-инструментчы булып эшли [1].
Белеме
1967 елда бик яхшы билгеләренә Алабуга милиция урта мәктәбенең Казан филиалын тәмамлы. 1973 елда бик яхшы билгеләренә СССР Эчке эшләр министрлыгының Югары мәктәбен бетерә[2].
Эчке эшләр министрлыгында хезмәте
Эчке эшләр органнарындагы хезмәтен 1964 елда Ленин РОООПында участок вәкаләтле хезмәткәре ролендә, Казан шәһәрендә башлый[1]. Аннары Татарстанның эчке эшләр органнарында оператив вәкаләтле хезмәткәреннән Татарстан АССР Эчке эшләр министрлыгының Җинаять тикшерү идарәсе башлыгы вазифасына кадәр хезмәт юлы уза (соңгы васифасында 1980-1983 елларда), авыр җинаятьләрне тикшерүдә, аеруча куркыныч җинаять төркемнәрен фаш итүдә катнаша[2] . 1980 елдан 1981 елга кадәр Әфганстанда хезмәт командировкасында була[1].
1983 елдан — СССР Эчке эшләр министрлыгының социалистик милекне урлау һәм спекуляция белән көрәшү баш идарәнең 8 бүлеге башлыгы[1][2].
1988 елдан 1990 елга кадәр — Әрмән ССР эчке эшләр министрының беренче урынбасары[2].
1990 елның 26 октябреннән 1991 елның 23 февраленә кадәр — РСФСР эчке эшләр министры урынбасары — криминал милиция хезмәте башлыгы[3][2][1].
1991 елның 23 февраленнән 27 сентябренә кадәр — РСФСР эчке эшләр министрының беренче урынбасары — криминал милиция хезмәте башлыгы[4][5].
1991 елның маенда Эчке эшләр министрлыгының КПССтан чыккан беренче югары җитәкчеләренең берсе була[2].
1991 елның 22 августында, РСФСР эчке эшләр министрының беренче урынбасары буларак, РСФСР КГБ рәисе Виктор Иваненко, Россия генераль прокуроры урынбасары Евгений Лисин һәм Россия хөкүмәтенең элеккеге вице-премьеры Григорий Явлинский белән бергә СССР эчке эшләр министры Борис Пугоны кулга алуда катнаша. Рәсми версия буенча, кулга алу төркеме килгәнче, берничә сәгать алдан Пуго һәм аның хатыны үзләрен атып үтерәләр[6]. Шулай ук СССР премьер-министры В.Павлов һәм СССР Югары Советы рәисе А.Лукьяновны кулга алуда катнаша[2].
1991 елның 5 сентябрендә, бу постта Борис Громовны алыштырып, СССР эчке эшләр министрының беренче урынбасары итеп билгеләнә[7].
РСФСР Президенты Б.Н. Ельцинның 1991 елның 19 декабрендәге Куркынычсызлык һәм эчке эшләр министрлыгы төзелү турындагы Указының төп инициаторларының һәм нигезләүчеләренең берсе була[2][8]. Указга, бер атна узгач, РСФСР Югары Советы протест белдерә[9], һәм ул, 1992 елның гыйнварында, РСФСР Конституциясенә каршы килү сәбәпле, Россия Федерациясе Конституция суды тарафыннан кире кагыла[10].
Россиянең эчке эшләр министры вазифасындагы хезмәте (1992—1995)
1992 елның гыйнварында Россия эчке эшләр министры итеп билгеләнә[11][12]. 1992 елның 9 маенда эчке хезмәт генерал-полковнигы була.
1992 елның ноябрендә ингуш-осетин конфликты районында хокук тәртибен торгызу буенча оператив штабны җитәкли. РСФСРның Милли сәясәт буенча дәүләт комитетының элеккеге рәисе Валерий Тишков раславынча, ул вакытта Ерин килеп туган вәзгыятькә йогынты ясый алмавын таный[13].
1992 елның 23 декабрендә, Министрлар Советының яңа составын формалаштырганда, Ерин эчке эшләр министры вазифасына билгеләнә.
Еринның беренче урынбасары булып эшләгән Андрей Дунаев, 1993 елның маенда, аның үзеннән «Трудовая Россия» лидеры Виктор Анпиловны физик ликвидацияләүне таләп итүен раслый[14].
1993 елның 23 июлендә Россия Федерациясе Югары Советы, 1993 елның 1 маенда Мәскәүдә булган вакыйгаларны тикшерү буенча парламент комиссиясе отчеты нәтиҗәләре буенча, Россия президенты Б.Н. Ельцинга Еринны министр вазифасыннан отставкага җибәрү мәсьәләсен карарга тәкъдим итә[15]. Әмма Ельцин тиешле указга кул куймый[16].
1993 елның 12 сентябрендә[17] Ерин Россия Федерациясе Президентының Халык депутатлары Съездын һәм Югары Советны тарату турындагы 1400 номерлы указы проектын хуплый[2], һәм Указ 9 көннән президент Б.Н. Ельцин тарафыннан имзалана. Конституция суды бу указны конституциягә каршы дип игълан итә[18]. Шуңа күрә 22 сентябрьдә Югары Совет тарафыннан президент вазифаларын башкаручы дип расланган Александр Руцкий указы белән, Съездны һәм парламентны тарату турындагы указны хуплаган өчен, Ерин эчке эшләр министры вазифасыннан азат ителә[19]. Әмма Ерин бу карарга буйсынмый, Ельцин күрсәтмәләрен үтәп, Эчке эшләр министрлыгы белән җитәкчелек итүен дәвам итә.
23 сентябрьдә Ерин Мәскәүгә эчке гаскәрләрне һәм Ф.Э. Дзержинский исемендәге махсус билгеләнгән дивизиянең бер өлешен кертә. Югары Советны саклаучы Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен боерык имзалый, аның нигезендә, Югары Советны саклау составыннан ирекле чыккан очракта, эшкә урнашу, матди мәсьәләләрне хәл итү һәм ташламаларны тәэмин итү гарантияләнә. Икенче көнне милиция хезмәткәрләре көче белән «Ак йорт»ны блокадаларга боерык бирә[20].
1993 елның 1 октябрендә (Югары Советны танклар белән куып таратырга берничә көн кала) Ельцин указы белән аңа армия генералы исеме бирелә.
3-4 октябрь көннәрендә Халык депутатлары Съезды һәм Югары Совет тарафдарлары арасыннан Борис Ельцинның дошманнарын кораллы бастыру буенча октябрь вакыйгаларында актив катнаша. Аерым алганда, Еринга буйсынган Россия Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләре оппозиция оештырган митингларны куып тарата, 4 октябрьдә Россия Югары Советы бинасын камауда һәм штурмлауда катнаша[2]. 7 октябрьдә моның өчен Россия Федерациясе Герое исеме бирелә[21]. Шул ук көнне Эчке эшләр министрлыгында Виктор Еринның һәм эчке гаскәр командующие Анатолий Куликовның матбугат конференциясе була. Бу матбугат конференциясе барышында журналистларга Югары Совет бинасыннан 49 мәет чыгарылуын хәбәр итәләр[22].
1993 елның 20 октябрендә Россия Федерациясе Куркынычсызлык Советы әгъзасы итеп билгеләнә.
1994 елның декабреннән 1995 елның гыйнварына кадәр Чечен Республикасы территориясендә Россия Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләре һәм органнары эшчәнлеген җитәкли[2].
1995 елның 10 мартында Дәүләт Думасы В.Ф. Еринга шик белдерә[23]. 1995 елның 30 июнендә Будённовскта тоткыннарны иреккә чыгару уңышсыз тәмамланганнан соң[20], Ельцин указы белән эчке эшләр министры вазифасыннан «үз теләге белән» азат ителә[24].
Алдагы эшчәнлеге
1995—2000 елларда — Россия Федерациясе тышкы разведка хезмәте директоры урынбасары[25].
1999 елдан — Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе киңәшчесе[20].
2001 елдан лаеклы ялда.
2005 елның 18 июнендә акционерларның гомуми җыелышында «Мотовилихинские заводы» ААҖ директорлар советы составына кертелә[1].
Ерин Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрен милли гвардия частьлары итеп үзгәртү идеясенә тискәре мөнәсәбәтен белдерә, эчке гаскәрләр үз функцияләрен нәтиҗәле үтәргә сәләтле һәм аларны гвардиячеләр подразделениеләренә үзгәртүнең кирәге юк, дип саный[26].
2018 елның 19 мартында Мәскәүдә вафат була[27].
2018 елның 22 мартында Мәскәү шәһәренең Троекуров зиратында җирләнгән.
Дәүләт бүләкләре
- Россия Федерациясе Герое (7 октябрь 1993) — 1993 елның 3-4 октябрендә Мәскәүдә дәүләт кораллы кискен борылыш омтылышын булдырмый калуда күрсәткән батырлык һәм каһарманлык өчен[28];
- Кызыл Йолдыз ордены;
- Күпсанлы медальләр;
- Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте (1995 елның 14 августы ) — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50-еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрүдә актив катнашкан өчен[29].
Гаиләсе
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Биография на сайте «История отечественных спецслужб и правоохранительных органов». Мөрәҗәгать итү датасы: 19 октябрь 2014. Архивировано 19 октябрь 2014 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 Ерин Виктор Федорович — Биография. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2014. Архивировано 19 октябрь 2014 года.
- ↑ Постановление Совета Министров РСФСР от 26.10.1990 № 469 «О заместителях Министра внутренних дел РСФСР» // СП РСФСР, 1991, № 1, ст. 6
- ↑ Постановление Совмина РСФСР от 27.09.1991 N 502 «Об освобождении В. Ф. Ерина от должности первого заместителя Министра внутренних дел РСФСР — начальника службы криминальной милиции». Мөрәҗәгать итү датасы: 18 октябрь 2014. Архивировано 18 октябрь 2014 года.
- ↑ Постановление Совета Министров РСФСР от 23.02.1991 № 113
- ↑ Застрелился или застрелили? Мөрәҗәгать итү датасы: 12 октябрь 2009. Архивировано из оригинала 19 август 2009 года.
- ↑ Указ Президента СССР от 05.09.1991 № УП-2518 «О назначении Ерина В. Ф. первым заместителем Министра внутренних дел СССР и освобождении от этой должности Громова Б. В.» — Сейчас…. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2014. Архивировано 19 октябрь 2014 года.
- ↑ Указ Президента РСФСР от 19.12.1991 № 289 «Об образовании Министерства безопасности и внутренних дел РСФСР». Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2019. Архивировано 9 февраль 2019 года.
- ↑ Постановление Верховного Совета РСФСР от 26.12.1991 № 3006-I. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2016. Архивировано из оригинала 13 март 2016 года.
- ↑ Постановление Конституционного Суда РСФСР от 14.01.1992 № 1-П-У. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2019. Архивировано из оригинала 29 гыйнвар 2018 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 15 января 1992 г. № 23 «О Генеральном директоре Агентства федеральной безопасности Российской Федерации и Министре внутренних дел Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 6 октябрь 2014. Архивировано из оригинала 6 октябрь 2014 года.
- ↑ До 16 мая 1992 года согласно ст. 123 конституции РСФСР 1978 года (в редакции от 1 ноября 1991 года) и ст. 25 Закона РСФСР от 3 августа 1979 года «О Совете Министров РСФСР» должность называлась — министр внутренних дел РСФСР. Но в указе президента о назначении Ерина от 15 января 1992 года должность названа по-иному — министр внутренних дел Российской Федерации.
- ↑ «Я был министром» Архивная копия от 5 июнь 2019 на Wayback Machine Валерий Тишков: «А что я могу сделать?!» — сетовал министр внутренних дел Ерин по поводу моего предложения разоружить и развести конфликтующие стороны среди российских граждан".
- ↑ Чёрный октябрь. Часть 2 : Бывший министр внутренних дел Андрей Дунаев рассказывает, как в октябре 93-го Россия балансировала над пропастью | FLB.ru — Агентство Федеральных Расследований. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 сентябрь 2014. Архивировано 26 апрель 2014 года.
- ↑ Постановление Верховного Совета Российской Федерации от 23.07.1993 № 5512-I. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июнь 2016. Архивировано из оригинала 4 июнь 2016 года.
- ↑ Хасбулатов Р. И. Технология исполнения государственного переворота-II. Архивная копия от 2 ноябрь 2012 на Wayback Machine // Великая российская трагедия.
- ↑ Доклад Комиссии Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации по дополнительному изучению и анализу событий, происходивших в Москве 21 сентября — 5 октября 1993 года Архивная копия от 26 февраль 2021 на Wayback Machine стр.5
- ↑ Заключение Конституционного Суда Российской Федерации от 21 сентября 1993 года № З-2 «О соответствии Конституции Российской Федерации действий и решений Президента Российской Федерации Б. Н. Ельцина, связанных с его Указом „О поэтапной конституционной реформе в Российской Федерации“ от 21 сентября 1993 года N 1400 и Обращением к гражданам России 21 сентября 1993 года»
- ↑ Указ и. о. Президента Российской Федерации № 5 от 22 сентября 1993 года «О министре внутренних дел Российской Федерации» Архивная копия от 24 февраль 2021 на Wayback Machine // «Российская газета», № 184(800), 23 сентября 1993 года, с.3.
- ↑ 1 2 3 4 Ерин Виктор Федорович
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 7.10.1993 № 1611 «О присвоении звания Героя Российской Федерации генералу армии Ерину В. Ф.» Мөрәҗәгать итү датасы: 20 март 2018. Архивировано 21 март 2018 года.
- ↑ ИТА-Новости (1 канал, 07.10.1993) Архивная копия от 24 июнь 2021 на Wayback Machine см. на 05:00
- ↑ Постановление ГД ФС РФ от 10.03.1995 N 569-1 ГД «О Министре внутренних дел Российской Федерации В. Ф. Ерине». Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2014. Архивировано 25 октябрь 2014 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 30.06.1995 № 657 «О Ерине В. Ф.» Архивная копия от 26 октябрь 2014 на Wayback Machine.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 05.07.1995 № 670 «О заместителе директора Службы внешней разведки Российской Федерации» Архивная копия от 26 октябрь 2014 на Wayback Machine
- ↑ В.Ерин на Кумир.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2016. Архивировано 13 март 2016 года.
- ↑ Некролог на официальном сайте МВД России. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 март 2018. Архивировано 20 март 2018 года.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 7 октября 1993 года № 1611 «О присвоении звания Героя Российской Федерации генералу армии Ерину В. Ф.» Мөрәҗәгать итү датасы: 21 март 2018. Архивировано из оригинала 22 март 2018 года.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 14 августа 1995 года № 379-рп «О поощрении лиц, внесших большой вклад в подготовку и проведение 50-летия Победы в Великой Отечественной войне 1941—1945 годов». Мөрәҗәгать итү датасы: 21 март 2018. Архивировано из оригинала 22 март 2018 года.
- ↑ Он был строгим, но заботливым отцом
Әдәбият
- Некрасов В. Ф. МВД в лицах. М., 2000;
- Нижник Н. С., Сальников В. П., Мушкет И. И. Министры внутренних дел Российского государства (1802—2002). Биобиблиографический справочник. СПб., 2002.
- Башкатов С. И. Газета МВД России «Щит и меч»