Раил Габдрахманов

Раил Наил улы Габдрахманов (рус. Раиль Наилевич Габдрахманов; 11 август 1989, Базарлы Матак, Татарстан АССР) ― Россия хәрби эшлеклесе, 35 нче аерым гвардия мотоукчылар бригадасының танк ротасы һәм «Волга» танк батальоны командиры[1], подполковник[2]. Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы. Россия Федерациясе Герое (2022). «Гроза танков» тәхәллүсе белән билгеле[2][3].

Тормыш юлы

1989 елның 11 августында ТАССРның Әлки районы Базарлы Матак авылында туган[4][5]. Әти-әнисе — Лира һәм Наил Габдрахмановлар, энесе бар[6]. Балачактан спорт белән шөгыльләнә[7].

2006 елда Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлый, шуннан соң Казан югары танк команда училищесына укырга керә[4]. Хәрби карьераны хәрби булган абыйсы, шулай ук хәрби комиссариатта эшләүче туганы киңәше буенча сайлый[6]. 2010 елда училищены тәмамлаганнан соң, Новосибирск (Новосибирск өлкәсе), Юрга (Кемерово өлкәсе), Алейск (Алтай крае) шәһәрләрендәге хәрби частьларда хезмәт итә[4]. 2012 елда Ульяновск шәһәрендә хәрби база арсеналы шартлаганнан соң, шартламаган снарядларны зарарсызландыруда катнаша[7]. 2015—2016 елларда — РФ хәрби округлары арасында уздырылган «Танк биатлоны» Бөтенармия халыкара уеннары җиңүчесе[5]. Алейск шәһәрендәге 35 нче аерым гвардия мотоукчылар бригадасының танк ротасы командиры дәрәҗәсенә кадәр хезмәт итә[8][5].

2022 елда Украинадагы махсус хәрби операциядә катнаша[9]. «Россия Федерациясе Герое» исеменә лаек була[10][11].

2024 елдан (башка мәгълүматлар буенча — 2023 елдан) — подполковник[2]. 2020 еллар уртасында Тверьнең «Идел» танк батальоны командиры буларак танылу ала. 2023 елның декабрендә Тверь өлкәсе губернаторы Игорь Руденя Габдрахмановка TANK 300 Premium автомобилен тапшыра һәм батальонның шәхси составына батырлыклары өчен рәхмәт белдерә[12]. Беренчеләрдән булып «танк каруселе» тактик алымын (хәрби машиналарның дошманга өзлексез ут ачу өчен бер-берсен алыштырып торуы) куллана[2][3]. 2025 ел ахырында Донецк өлкәсендәге Северск шәһәрен азат итүдә катнаша[2].

Бүләкләре

  • «Россия Федерациясе Герое» исеме һәм «Алтын Йолдыз» медале» (2022)[4][11]. 2022 елның 10 августында Мәскәүдә Милли саклану белән идарә итү үзәгендә РФ оборона министры армия генералы С. К. Шойгу тарафыннан тапшырыла[13][14];
  • Суворов медале (2021)[4];
  • II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале» (2021)[5];
  • «Миналардан чистарту өчен» медале» (2012)[4];
  • «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале» (2016)[4];
  • «Сугышчан батырлыклар өчен» медале (2022)[5];
  • II һәм III дәрәҗә «Хәрби хезмәттәге уңышлар өчен» медальләре[5].

Шәхси тормышы

Өйләнгән, улы — Осман[6].

Хәтер

  • Татарстан Республикасы Әлки районы Базарлы Матак авылындагы урамга Герой исеме бирелә[5][15];
  • 2026 елда Әлки районындагы Юнармия йортына Раил Габдрахманов исеме бирелә[16].

Искәрмәләр

  1. Губернатор Игорь Руденя поздравил с днём рождения Героя России Раиля Габдрахманова, который командовал тверским танковым батальоном «Волга» на СВО. Тверской регион (11 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2026.
  2. 1 2 3 4 5 Подполковник Раиль Габдрахманов — Герой России. Всероссийское общественное движение «Союз танкистов России». Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2026.
  3. 1 2 Герой России Раиль Габдрахманов о своём подвиге: «Я сказал: «Не ссыте! Поехали!» myseldon.com (25 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2026.
  4. 1 2 3 4 5 6 7 Рустам Минниханов встретился с Героями Российской Федерации Раилем Габдрахмановым и Иваном Додосовым. Татарстан Республикасы Президенты (12 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2022. Архивировано 5 ноябрь 2022 года.
  5. 1 2 3 4 5 6 7 Габдрахманов Раиль Наилович. Татарстанның Дан һәм Шөһрәте. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2026.
  6. 1 2 3 Азат Низамиев. Александр Никошин вручил Благодарственное письмо Наилю и Лире Габдрахмановым за воспитание сына. «Әлки хәбәрләре» газетасы (28 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2022. Архивировано 12 август 2022 года.
  7. 1 2 Люция Низамиева. Әлки районыннан Дмитрий Матюшкин һәм Раил Габдрахманов язмышларын хәрби хезмәт белән бәйләгән. «Әлки хәбәрләре» газетасы (21 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2022. Архивировано 12 август 2022 года.
  8. Илгизар Вәхитов. Махсус операциядә Россия Герое исемен алган биш татар егете: алар кемнәр? Татар-информ (12 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2022. Архивировано 12 август 2022 года.
  9. Герой России Раиль Габдрахманов: То, что я сделал, не считаю подвигом, это моя работа. Газета «Республика Татарстан» (11 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2022. Архивировано 5 ноябрь 2022 года.
  10. Лия Мардегаллямова. Раилю Габдрахманову из Алькеевского района Указом Президента РФ Владимира Путина присвоено звание Героя России. Газета «Алькеевские вести» (11 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2022. Архивировано 12 август 2022 года.
  11. 1 2 Елена Саляхова. Вернувшиеся из зоны СВО в Казань Герои России: «Это не подвиг, а наша работа». Татар-информ (11 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2022. Архивировано 12 август 2022 года.
  12. Губернатор Игорь Руденя провел встречу с Героем России Раилем Габдрахмановым. Правительство Тверской области (15 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2026.
  13. Минниханов встретился с Героями России — участниками операции на Украине. РИА Новости (12 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2022. Архивировано 12 август 2022 года.
  14. Минниханов встретился с двумя татарстанцами, получившими звание Героя России. Татар-информ (12 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2022. Архивировано 12 август 2022 года.
  15. Әлки районы прокуратурасы халыкны кабул итә. Әлки хәбәрләре (24 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2026.
  16. Имя Героя России Раиля Габдрахманова присвоено Дому Юнармии в Алькеевском районе. Әлки хәбәрләре (28 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2026.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә