Ибәтуллин Рамил Рәхмәтулла улы
Рамил Рәхмәтулла улы Ибәтуллин (рус. Рамиль Рахматуллович Ибатуллин ; 22 октябрь 1976, Багыш, Апас районы, Татарстан АССР) — Россия хәрби җитәкчесе, гвардия генерал-лейтенанты (2024)[1], 2 гвардия гомумгаскәр армиясе командиры (2024). Россия Федерациясе Герое (2025)[2].
Тормыш юлы
1994 елда Чирмешән урта мәктәбен тәмамлый.
1994 елдан Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафында. 1999 елда Казан югары танк командирлары училищесын тәмамлый. Аннары Россия Федерациясе Кораллы көчләренең М. В. Фрунзе исемендәге гомумхәрби академиясендә һәм Россия Федерациясе Кораллы көчләре Генераль штабының хәрби академиясендә белем ала[3].
Хезмәт юлын танк взводы командирыннан башлап, Көньяк федераль округында Резерв команданиесе идарәсе башлыгына кадәр күтәрелә. Урал, Идел буе, Себер төбәкләрендә, шулай ук Россиянең Көньягында хезмәт итә.
2018 елның гыйнварыннан — 55 аерым мотоукчылар бригадасы (Кызыл, Тыва Республикасы) командиры, 41 гвардия гомумгаскәр армиясе составында[4].
2021 елның июленнән — Үзәк хәрби округның 90 гвардия танк дивизиясе командиры (Чиләбе өлкәсе, Чибәркүл шәһәре)[5].
2022 елның июненнән — Үзәк хәрби округның 41 гвардия гомумгаскәр армиясе командующие урынбасары (Новосибирск шәһәре)[3].
2024 елның декабреннән — Үзәк хәрби округның 2 гвардия гомумгаскәр армиясе командующие (Самара шәһәре).
2022 елның 24 февраленнән Украинадагы махсус хәрби операциядә. Донецк Халык Республикасын һәм Луганск Халык Республикасын саклау операциясендә актив катнаша, беренче этапта Киев юнәлешендә хезмәт итә. Аның җитәкчелегендә «Центр» төркеме составындагы мотоукчылар, артиллерия һәм башка берләшмәләр Украина хәрби көчләренә каршы сугыш хәрәкәтләрендə хәрби боерыкларны уңышлы башкаралар[3].
2025 елның 21 февралендә Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә гвардия генерал-лейтенанты Ибәтуллинга «Россия Федерациясе Герое» исеме бирелә һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла. Бүләк 2025 елның 21 февралендә Россия Оборона министрлыгының минитеры А. Р. Белоусов тарафыннан Милли оборона идарәсе үзәгендә тапшырылган[3].
Дәрәҗәләре
- Генерал-майор (7 декабрь 2022)[6]
- Гвардия генерал-лейтенанты (9 декабрь 2024)[7]
Халыкара санкцияләр
90 гвардия танк дивиясе командиры булганда, Украинадагы махсус хәрби операция башыннан ук хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Бөекбритания хакимияте 2022 елның 9 декабрьдә Ибәтуллинга карата санкцияләр кертә[8][9].
Гаиләсе
Дәүләт бүләкләре
- Россия Федерациясе Герое (21.02.2025)[11];
- Александр Невский ордены;
- Батырлык ордены[10];
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орден медале;
- Суворов медале[10];
- Россия Оборона министрлыгының ведомство бүләкләре;
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены[12]
Искәрмәләр
- ↑ Путин присвоил звание генерал-лейтенанта уроженцу Апастовского района Татарстана. www.m.business-gazeta.ru (9 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2025.
- ↑ Путин присвоил звание Героя России генерал-лейтенанту из Апастовского района Татарстана. www.m.business-gazeta.ru (22 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2025.
- ↑ 1 2 3 4 Ибатуллин Рамиль Рахматуллович — Герой Российской Федерации (рус.). Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2025.
- ↑ У 55-й мотострелковой бригады в Туве новый командир (рус.). Tuvaonlain (16 гыйнвар 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2025.
- ↑ Танковую дивизию в Челябинской области возглавил новый командир (рус.). Челябинск сегодня (22 июль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2025.
- ↑ Путин Татарстанның Апас районында туган Рамил Ибәтуллинга генерал-майор дәрәҗәсен бирде. Татар-информ (18 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2025.
- ↑ Рамиль Ибатуллин удостоен высокого воинского звания (рус.). Апастово-информ (24 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2025.
- ↑ Британия ввела санкции против представителей силовых структур России (рус.). Ниас-Ам (9 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2025.
- ↑ Великобритания ввела персональные санкции против российских силовиков (рус.). Вести (9 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2025.
- ↑ 1 2 3 Юноша из Апастовского района удостоен высокого воинского звания (рус.). Апастово-Информ (17 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2025.
- ↑ Уроженец Апастовского района Рамиль Ибатуллин стал Героем России (рус.). Республика Татарстан (22 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2025.
- ↑ Рустам Минниханов наградил генерал-лейтенанта Ибатуллина орденом Татарстана (рус.). Казань 1 (6 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 июнь 2025.