Һава-десант гаскәрләре көне
Һава-десант гаскәрләре көне (башкача: Десантчылар көне; рус. День Воздушно-десантных войск) — Россия, Белоруссия һәм башка БДБ Кораллы көчләрендә Һава-десант гаскәрләре хөрмәтенә багышланган истәлекле көн. Ел саен 2 августта уздырыла[1].
Тарих
Россиянең Һава-десант гаскәрләренең туган көне булып 1930 елның 2 августы санала. Бу көнне Воронеж читендә узган СССР Кораллы көчләре Мәскәү хәрби округының Хәрби-һава көчләренең тәҗрибә-күрсәтмә өйрәнүләре вакытында Советлар Союзында беренче тапкыр, хәрби бурыч үтәү өчен, 12 кешедән торган десантчылар төркемен парашютларда десантлау гамәлгә ашырыла.
Һава-десант гаскәрләре үзләре бер ел соңрак — 1931 елда оештырыла, тагын бер елдан соң алар совет Хәрби-һава көчләре составына кертелә[2].
12 кешеле парашютлы десант бүлекчәсе тактик биремен башкару өчен десантланган. Элекке ССРБ терриортиясендә Һава-десант гаскәрләре өлешеләре барлык низагларында катншканнар.
Һава-десант бүлекчәләре барлыкка килгәннән соң 60 ел дәвамында күпсанлы кораллы конфликтларда катнашсалар һәм үзләрен нәтиҗәле күрсәтсәләр дә, 1991 елда гына мөстәкыйль гаскәр статусын алалар[2]. Шул вакыттан ҺДГ көненә багышланган бәйрәм чаралары да масштаблы характер ала.
Бәйрәм рәсми рәвештә 2006 елда Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның «Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә һөнәри бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр билгеләү турында» 2006 елның 31 маендагы 549 номерлы Указы белән, илебезнең хәрби традицияләрен торгызу һәм үстерү, хәрби хезмәтнең абруен күтәрү максатларында һәм хәрби белгечләрнең дәүләт оборонасын һәм иминлеген тәэмин итү бурычларын хәл итүдәге казанышларын тану билгесе буларак беркетелә[3][2].
1997 елда ил тарихында беренче тапкыр десант төркеме төшеп утырган урында (Воронеж, генерал Лизюков урамы) истәлек билгесе — гранит таш һәм мемориаль такта куела, анда: «Монда 1930 елның 2 августында СССРда беренче тапкыр унике кешедән торган һава десанты төшерелгән», дип язылган[4].
ҺДГ оешуны рәсми рәвештә, гаскәрләрнең армия составында формалашу вакытыннан түгел, ә нәкъ менә шушы датадан алып саныйлар. 2020 елда Россиянең Һава-десант гаскәрләренә 90 ел була[5][6]. Моңа багышланган зур тантаналы чаралар Рязаньда уза, аны «Һава-десант гаскәрләре башкаласы» дип атыйлар. Монда Рязань гвардия югары һава-десант команда училищесы урнашкан[7]. Бу —десантчы-офицерлар әзерли торган ике хәрби уку йортының берсе һәм тулысынча профильле бердәнбер училище (шул ук вакытта армия генералы В. Ф. Маргелов исемендәге Суворов орденлы ике тапкыр Кызыл Байраклы Рязань гвардия югары һава-десант хәрби команда училищесы – десантчы офицерлар әзерли торган дөньядагы бердәнбер югары хәрби уку йорты[8]).
Һава-десант гаскәрләре көне уңаеннан бәйрәм чараларында гадәттәгечә «Крылатая пехота» РВВДКУ ансамбле язган «Рязань — столица ВДВ» җырын башкаралар.
Рязань хәрби югары уку йорты ҺДГнә нигез салучы дип саналган генерал Василий Маргелов исемен йөртә. Нәкъ менә Маргелов ҺДГ ен заманча хәлдә формалаштыра, аның вакытында десантчыларның күп традицияләре барлыкка килә. Аның хөрмәтенә, якын итеп, ВДВ аббревиатурасын «Войска дяди Васи» дип шаяртып әйтәләр[9].
Рязаньда шулай ук ҺДГ үзәк музее (училище бинасы янында) һәм һава-десант гаскәрләренең төп тренировка полигоннарының берсе урнашкан[10].
2022 елда ҺДГ көненә багышланган бәйрәм чаралары 2 августтан 7 августка кадәр Мәскәү өлкәсендәге «Патриот» паркында да уза[11].
Бәйрәм традицияләре һәм үзенчәлеге
Һава-десант гаскәрләре көне гадәттәгечә бөтен Россия, Белоруссия һәм БДБ илләрендә билгеләп үтелә[12]. Десантчыларны бәйрәмнәре белән Россия Президенты Владимир Путин котлый[13].
Төп бәйрәм чаралары уза торган Рязаньда ҺДГ көненә шәһәрнең Ленин мәйданында концерт оештыралар. Анда гадәттәгечә РВВДКУ «Крылатая пехота» төркеме чыгыш ясый, десантчыларга багышланган җырларны, шул исәптән ҺДГ гимны булып саналган[14] «Синева» җырын башкара[15].
Бәйрәм чаралары «Спартак» стадионында да уза, монда десантчыларның күрсәтмә чыгышларын, концерт номерларын тамаша кылырга, шулай ук куполлы парашютларда күрсәтмә десантлау үткәрелә[16].
Бәйрәм чараларында ВКСның пилотаж төркемнәре катнаша ала. Әйтик, 2019 елда төп бәйрәм узган стадион өстендә Кубинканың «Стрижи» һәм «Русские Витязи» пилотаж төркемнәре, шулай ук Торжоктан вертолетларда чыгыш ясаучы «Беркуты» пилотаж төркеме уза[17].
Екатеринбургта күрсәтмә сикерүләр шәһәр буасы янындагы яр буенда башкарыла[18].
ҺДГ көнен бәйрәм итү Россиянең күп шәһәрләрендә уза. Анда десантчыларның күрсәтмә чыгышлары оештырыла, ветераннарны хөрмәтләү була; концертлар, хәйрия акцияләре, халык күңел ачулары, ярминкәләр һәм хәрби техника күргәзмәләре уза[19].
Мәскәүдә традиция буенча бәйрәм күңел ачулары 2 августта Максим Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында уза, анда тельняшка һәм зәңгәр берет кигән десантчылар хезмәттәшләре белән очрашалар, дусларын, ветераннарны һәм һәлак булган хезмәттәшләрен искә алалар[18].
Бәйрәм итүнең традицион элементы булган десантчыларның фонтаннарда коенуы символик мәгънәсенә ия — шул рәвешле десантчылар суда чагыла торган һавага якынрак булырга омтыла. Бу көнне төп традицион бәйрәм ризыгы — карбыз[2].
2024 елда Һава-десант гаскәрләрен бәйрәм итү
ҺДГ көнендә десантчылар традиция буенча зәңгәр беретлар һәм тельняшкалар кияләр һәм хезмәттәшләре белән очрашалар.
Әйтик, 2024 елда Мәскәүдә 10:00 сәгатьтә сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә һәм Поклонная тавында, Троекуровский һәм Новодевичье зиратларында ҺДГ командующийлары каберләренә чәчәкләр салына. Соңыннан Ильинка буйлап тәре йөреше, Кызыл мәйданда күрсәтмә чыгышлар һәм Васильевский спускта бәйрәм концерты уза[20][21].
Воронежда ҺДГ музеен ачу тантанасы (экспозициядә төп нөсхәдә яисә төгәл күчермәсе булган 50 экспонат), шулай ук 40 тан артык төрле чара уза[22].
Архангельскта тантаналы чаралар һәм концерт программасы Вологда зираты территориясендә, «Хәтер мәйданы» мемориалы янында уза[23].
Казанда десантчылар Җиңү паркында яисә Галиәсгар Камал театры янындагы фонатан мәйданында очрашалар. Яр Чаллыда тантана «Ватан-ана» мемориалы янында, Түбән Камада ҺДГнең 94 еллыгын сугышчы-интернационалистларга истәлекле комплексы янында уздыралар. Әлмәттә бәйрәм Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркта билгеләп үтелә[24].
Искәрмәләр
- ↑ Воздушно-десантные войска отмечают 92-ю годовщину со дня образования (рус.). КВЦ "Патриот" (2 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025.
- ↑ 1 2 3 4 2 августа — День ВДВ: история и традиции праздника «голубых беретов» (2023-08-01). 1 август 2025 тикшерелде.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации В. Путина от 31 мая 2006 года № 549 «Об установлении профессиональных праздников и памятных дней в Вооружённых Силах Российской Федерации». Официальный интернет-портал правовой информации // pravo.gov.ru.
- ↑ Этот день в истории: 1930 год — в СССР высажен первый парашютный десант (рус.). EurAsia Daily (2 август 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025.
- ↑ Воздушно-десантные войска отмечают 90 лет со дня своего образования - ТАСС. 1 август 2025 тикшерелде.
- ↑ День Воздушно десантных войск отметят в Москве 2 августа 2018 года. — Традиции празднования, интересные факты, предстоящие мероприятия, // 4-women.ru (2018-07-31). 1 август 2025 тикшерелде.
- ↑ Руководитель следственного управления принял участие в торжественном мероприятии, посвященном 93-й годовщине образования Воздушно-десантных войск - Следственного комитета Российской Федерации по Рязанской области. ryazan.sledcom.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025.
- ↑ Рязань – столица ВДВ. К 90-летию образования Воздушно-десантных войск. kraeved.rounb.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025.
- ↑ "Войска дяди Васи". Почему генерала Маргелова называют отцом ВДВ (20181227T0800). 1 август 2025 тикшерелде.
- ↑ Крылья для пехоты. 1 август 2025 тикшерелде.
- ↑ День ВДВ 2 августа 2022 в Москве и Подмосковье: программа, перекрытие движения, купание в фонтанах (2022-08-01). 1 август 2025 тикшерелде.
- ↑ Десантники отмечают свой профессиональный праздник. — Сегодня в России отмечается День Воздушно-десантных войск. Интернет-портал «Российской газеты» // rg.ru (2 август 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025. Архивировано 1 август 2025 года.
- ↑ Путин поздравил десантников с Днем ВДВ (20210802T1225). 1 август 2025 тикшерелде.
- ↑ В Рязани отмечают День ВДВ всем городом - Российская газета (2023-08-02). 1 август 2025 тикшерелде.
- ↑ А мы – крылатая пехота. Рязанские ведомости (2 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025.
- ↑ День ВДВ отпраздновали в Рязани. ryazpressa.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025.
- ↑ День ВДВ в Рязани: танцы Дедов Морозов и рукопашный бой. 1 август 2025 тикшерелде.
- ↑ 1 2 Праздник "без ерундистики": День ВДВ в России (20220802T1439). 1 август 2025 тикшерелде.
- ↑ Праздник «без ерундистики»: День ВДВ в России. — В России отмечают День Воздушно-десантных войск. Праздник «крылатой пехоты» — в фотоленте Ria.ru. РИА Новости // ria.ru (2 августа 2022 года). Дата обращения: 4 августа 2022.
- ↑ План проведения праздника «2 августа — день ВДВ» в г. Москве (рус.). Союз Десантников России. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025.
- ↑ План проведения праздничных мероприятий, посвящённых 94-й годовщине образования ВДВ и дню пророка Божия Илии — Союз Десантников России имени Героя Советского Союза, генерал-полковника Востротина В.А. sdrvdv.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025.
- ↑ День ВДВ в 2024 году: какого числа, история, традиции и как будут отмечать праздник в Воронеже [неопр.]. Интернет-канал «TV Губерния» (31 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025.
- ↑ Как будут праздновать День ВДВ в Архангельске: программа мероприятия (2024-07-31). 1 август 2025 тикшерелде.
- ↑ Диана Соловьёва. В Казани в парке Победы отпраздновали День ВДВ (рус.). Коммерсантъ (2 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025.
Сылтамалар
- 2 августа – День Воздушно-десантных войск (рус.). Затебя.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025.
- Празднование дня ВДВ в Новосибирске (рус.). sib.fm. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025.
- Фотографии празднования Дня ВДВ 2013 на ВВЦ (рус.). vitalykuzmin.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2025.