Бөтендөнья урбанизм көне
Бөтендөнья урбанизм көне | |
---|---|
Башка төрле | Бөтендөнья шәһәр төзелеше көне |
Кабул ителгән | 1949 елда |
Уздырыла | дөньяның 30дан артык илендә |
Бәйрәм чаралары | 8 ноябрьдә |
Бәйле | 1949 елда Буэнос-Айрес университеты профессоры Карлос Мария делла Паолера тарафыннан шәһәрләрне планлаштыруга иҗтимагый һәм һөнәри кызыксынуны үстерү максатыннан |
Бөтендөнья урбанизм көне (Бөтендөнья шәһәр төзелеше көне, рус. Всемирный день урбанизма, ингл. World Urbanism Day) —1949 елда Буэнос-Айрес университеты профессоры Карлос Мария делла Паолера тарафыннан шәһәрләрне планлаштыруга иҗтимагый һәм һөнәри кызыксынуны үстерү максатыннан тәкъдим ителгән бәйрәм. Ел саен 8 ноябрьдә 30дан артык илдә билгеләп үтелә.
Урбанизм — ул XX гасырда барлыкка килгән шәһәр төзелеше юнәлеше, эре мегаполислар булдыру һәм үстерү тенденциясе. Төзелеш өчен планнар эшләү белән архитекторлар һәм төзүчеләр шөгыльләнә. Халыкара көннең максаты да әлеге тармакны үстерүгә корыла[1].
Бу көн шәһәр бергәлекләренең яшәве өчен уңайлы шартлар тудыру максатында шәһәрне планлаштыру ролен пропагандалау өчен файдаланыла. Бөтендөнья урбанизм көне шәһәрләрне планлаштыруга глобаль күзлектән карау, шәһәрләрне һәм территорияләрне үстерү нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә йогынты нәтиҗәләренә сәясәтчеләр һәм гражданнарның игътибарын җәлеп итү өчен менә дигән мөмкинлек булып тора. Бу көнне шәһәрне планлаштыру буенча америка сертификацияләнгән белгечләр институты (ингл. American Institute of Certified Planners, AICP) үз чараларын үткәрә[2].
Россиядә төзелеш тармагы даими рәвештә үзгәрә һәм камилләшә, яңа шартларга һәм ихтыяҗларга тиз яраклаша. Шәһәр потенциалын нәтиҗәле файдалану һәм торак, социаль, транспорт, сәнәгать һәм коммуналь эшләрне яктырту вакытын тизләтү өчен, Россия Төзелеш министрлыгы 2020 елдан техник җайга салу һәм бәяләрне билгеләү өлкәсендә берничә рәт реформалар үткәрә, бу төзелешне тагын да ачыграк һәм нәтиҗәлерәк итә[3].
Искәрмәләр
- ↑ Всемирный день градостроительства . www.my-calend.ru. Дата обращения: 8 ноябрь 2024.
- ↑ Gillian Houghton: Careers in Urban Planning, Rosen Publishing Group, 2003, S. 104
- ↑ Всемирный день градостроительства . www.t.me (8 ноябрь 2024). Дата обращения: 8 ноябрь 2024.