Бөтендөнья ракка каршы көрәш көне
Бөтендөнья ракка каршы көрәш көне (Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне; ингл. World Cancer Day, рус. Всемирный день борьбы против рака) — яман шеш проблемасына, аны профилактикалау, вакытында ачыклау һәм дәвалауның мөһимлеге мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан 2005 елның 4 февральдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата.
Әлеге дата Халыкара яман шешне контрольдә тоту (ингл. Union for International Cancer Control) (UICC) һәм яман шеш авыруларына каршы көрәш буенча Париж хартиясен имзалау көненә (2000 елның 4 феврале) багышланган[1].
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, 2022 елда яман шештән 10 млн га якын үлем теркәлгән. Шул ук вакытта үлем очракларының 30 % – 50 %, вакытында кисәткән очракта, булдырмый калырга мөмкин[2].
Тарихы һәм асылы
Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне 2000 елда Парижда узган Беренче Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш буенча саммитта нигезләнә. Саммит кысаларында нәкъ менә 4 февральдә яман шешкә каршы Париж хартиясе имзалана. Хартия үз эченә яман шеш белән авыручыларның тормыш сыйфатын яхшыртуда һәм яман шешне тикшерүгә, кисәтүгә һәм дәвалауга инвестицияләр кертүдә глобаль йөкләмәләр билгеләнгән 10 маддәне ала. Әлеге истәлекле датаны уздыру инициативасы белән Халыкара яман шешкә каршы көрәш берлеге (UICC) чыгыш ясый.
Бу көн халыкның яман шеш турында хәбәрдарлыгын арттыру, шулай ук бөтен дөнья буенча хөкүмәтләрне һәм карар кабул итүче затларны әлеге авыруга каршы актив гамәлләргә чакыру һәм шуның хисабына миллионлаган кешенең гомерен саклап калуны максат итеп куя. Әлеге инициативаның әһәмияте яман шешнең бөтен дөньяда үлемгә илткән төп сәбәпләренең берсе булуы белән ассызыклана.
Ел темалары
Ел саен Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне өчен билгеле бер тема сайлана:
- 2025–2027 — «Уникальлектә берләшеп» (ингл. United by Unique). Иң мөһиме — чирне дәвалау гына түгел, ә кешеләрнең психология үзенчәлекләрен исәпкә алып юнәлдерелгән медицина ярдәме күрсәтү. Кешеләрнең кабатланмас тарихлары, шәхси ихтыяҗлары, карашлары һәм төрле ситуациядә булуы ассызыклана, аларны дәваланганда бу факторларны исәпкә алу мөһим. исәпкә алырга кирәк.
- 2022–2024 — «Кайгыртуга һәркем лаек»[3].
- 2019–2021 — «Мин бар һәм мин булачакмын» (ингл. I Am and I Will)[4].
- 2016–2018 — «Без булдырабыз. Мин булдырам» (ингл. We can. I can)[5][6]. Бу көнне яман шештән авыручының хәлен җиңеләйтү өчен коллектив яки индивидуаль чаралар күрергә тәкъдим ителә.
- 2015 — «Безнең белән янәшә» (ингл. Not Beyond Us)[7].
- 2014 — «Мифларны фаш итеп» (ингл. Debunk the Myths)[8].
- 2013 — «Яман шеш. Белә идегезме?» (ингл. Cancer Myths — Get the Facts)[9].
- 2012 — «Әйдәгез, бергә нәрсә дә булса эшлик» (ингл. Together let's do something)[10].
- 2010–2011 — «Яман шешне булдырмый калырга мөмкин» (ингл. Cancer can be prevented)[11][12].
- 2009 — «Сәламәт һәм актив балачак» (ингл. I love my healthy active childhood)[13][14].
- 2008 — «Тәмәке төтененнән башка балачак» (ингл. I love my smoke-free childhood)[13].
Чаралар
Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне хөкүмәт, хөкүмәтнеке булмаган оешмалар һәм башка структуралар оештырган төрле чараларны үз эченә ала. Мондый чараларга түбәндәгеләр керә:
- Хәбәрдарлыкны арттыру кампанияләре: семинарлар, ачык мәгълүмати кампанияләр һәм социаль челтәрләрдә кампанияләр үткәрү.
- Скрининг программалары: медицина лагерьларын оештыру һәм яман шешне иртә диагностикалау өчен скрининг программалары.
- Акча җыю: яман шешне тикшерү һәм дәвалау учреждениеләренә акча җыю максатында йөгерешләр, концертлар һәм башка хәйрия чаралары.
- Рак белән авыручы пациентларга һәм исән калганнарга ярдәм итү (шул исәптән психологик ярдәм), шулай ук вафат булганнарны искә алу чаралары.
Рак чирләре
- Төп мәкалә: Яман шеш
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләвенчә, 2022 елда 20 млн яңа яман шеш очрагы һәм 9,7 млн яман шештән үлү очрагы теркәлгән. 5 кешенең якынча 1 се гомер буе яман шеш белән авырый, ә 9 ир-атның 1 се һәм 12 хатын-кызның 1 се шушы чирдән вафат була[15].
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында катнашучы илләрнең 39 % ы гына барлык гражданнарга күрсәтелә торган медицина хезмәтләре кысаларында яман шеш авыруларын дәвалау нигезләрен каплый ала. Катнашучы илләрнең бары 28 % ы гына өстәмә рәвештә паллиатив ярдәмгә (рактан тыш, башка диагнозлы авыруларны да кертеп) керү мөмкинлеген тәэмин итә ала[15].
Россиядә яман шеш үлемгә китергән төп факторларының берсе булып тора[16][17][18]. 2021 ел статистикасы буенча, якынча 100 мең россияленең 182 се онкологиядән вафат булган[19].
Билгеле булганча, рак авыруларының 43% ын сәламәт тәртип нормаларын саклап булдырмый калырга мөмкин:
- Тәмәке тартуны чикләү, бу күренеш белән көрәш.
- Физик активлык, баланслы, сәламәт ризык.
- Бавыр һәм аналык муенында яман шеш китереп чыгара торган вирусларга каршы вакцинация.
- Кояшта һәм солярийларда озак булудан саклану.
Искәрмәләр
- ↑ Всемирный день борьбы с раковыми заболеваниями. РИА Новости (4 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2024.
- ↑ Cancer. World Health Organization. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2024.
- ↑ World Cancer Day Theme 2022-2024. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2024. Архивировано 3 май 2023 года.
- ↑ Campaign theme (I am and I will) | World Cancer Day. www.worldcancerday.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2024. Архивировано 16 май 2019 года.
- ↑ World Cancer Day 2018: Theme, goals and significance (ингл.). The Indian Express (4 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2021. Архивировано 17 август 2021 года.
- ↑ Всемирный день борьбы против рака (4 февраля) (рус.). www.un.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2024. Архивировано 2 ноябрь 2023 года.
- ↑ World Cancer Day 2015: 'Not Beyond Us' Campaign launched! | UICC (ингл.). www.uicc.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2018. Архивировано 9 сентябрь 2018 года.
- ↑ World Cancer Day 2014: Debunk the myths! | UICC (ингл.). www.uicc.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2018. Архивировано 10 сентябрь 2018 года.
- ↑ » Cancer Myths – Get the Facts on World Cancer Day – 4 Feb 2013 | CANSA – The Cancer Association of South Africa (ингл.). www.cansa.org.za (22 гыйнвар 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2018. Архивировано 10 сентябрь 2018 года.
- ↑ World Cancer Day: "Stand Up To Cancer!" and End Mesothelioma and other Asbestos-Caused Cancers - ADAO - Asbestos Disease Awareness Organization [неопр.]. www.asbestosdiseaseawareness.org (4 февраль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 сентябрь 2018. Архивировано 22 гыйнвар 2019 года.
- ↑ World Cancer Day 2010. Healthcare-in-Europe.com (3 февраль 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2024. Архивировано 6 февраль 2023 года.
- ↑ 40% случаев онкологических заболеваний можно предотвратить (рус.). Новости ООН (4 февраль 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2024. Архивировано 4 февраль 2024 года.
- ↑ 1 2 20 years of World Cancer Day (ингл.). NCD Alliance (4 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2024. Архивировано 30 май 2023 года.
- ↑ 4 февраля — Всемирный день борьбы против рака | Новости ООН (рус.). news.un.org (3 февраль 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2024. Архивировано 4 февраль 2024 года.
- ↑ 1 2 Press release No. 345. Global cancer burden growing, amidst mounting need for services (ингл.). World Health Organization (1 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2024.
- ↑ Анастасия Кокоурова. Во время пандемии в России упала выявляемость рака. С тех пор она улучшилась, но появились новые проблемы. Главные цифры об онкологии в стране. По статистике 2022 года, он стал причиной примерно 192 смертей на каждые 100 тысяч населения. Если быть точным (4 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2024.
- ↑ Онкология занимает лидирующие позиции по смертности в России (17 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2024.
- ↑ Беляев Алексей Михайлович. О причинах роста онкологических заболеваний. НМИЦ онкологии имени Н.Н. Петрова. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2024.
- ↑ Смертность по основным классам причин смерти. Росстат. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2024.
Сылтамалар
- Халыкара яман шешкә каршы көрәш берлеге сайты [ингл.]
- worldcancerday.org — Бөтендөнья ракка каршы көрәш көненың рәсми сайты