Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне
Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне | |
---|---|
Рәсми исем | Наркотикларның законсыз сатылуына һәм кулланылуына каршы халыкара көрәш көне |
Кабул ителгән | 1987 елның 7 декабрендә |
Үткәрелү көне | 26 июнь |
Наркотикларның законсыз сатылуына һәм кулланылуына каршы халыкара көрәш көне (рус. Международный день борьбы со злоупотреблением наркотическими средствами и их незаконным оборотом) — 26 июньдә билгеләп үтелә, БМО Генераль Ассамблеясе Резолюциясе (№ 42/112) нигезендә 1987 елның 7 декабрендә кабул ителә[1].
Тарихы 1839 елның 26 июнендә Гуанчжоу шәһәре стеналары буенда Цин чиновниклары һәм солдатларының идарәче Линь Цзысю боерыгы нигезендә наркотик белән сәүдә итүче инглизләрдән конфискацияләнгән әфиүнне (млн кг нан артык) яндырып бетерүләре белән бәйле[2][3].
Бу көн 1987 елда «Наркотик матдәләрдән явызларча файдалану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш халыкара конференциясе» тәкъдиме белән наркоманиядән ирекле җәмгыять төзү һәм наркотиклар белән сәүдә итүне тыю максатларында халыкара хезмәттәшлекне ныгытуны күздә тотып билгеләнә.
Көн темасы
- 2021 ел — «Әйдәгез, наркотиклар турында сөйләшик, информация тормышны саклый»
- 2020 ел — «Яхшы тәрбия өчен яхшы белем»
- 2019 ел — «Сәламәтлек гаделлек өчен, гаделлек сәламәтлек өчен»
- 2018 ел — «Иң элек тыңлагыз»
- 2016/2017 ел — «Иң элек тыңлагыз: балаларга һәм яшьләргә колак салып, сез аларның сәламәт һәм имин тәрбиясенә ярдәм итәчәксез»
- 2015 ел — «Безнең тормышлар — безнең җәмгыятьләр — безнең шәхесләр — наркотикларсыз»
- 2014 ел — «Наркотиклар кулланудан килеп чыккан тайпылышларны кисәтергә һәм дәваларга була»
- 2013 ел — «Сәламәт яшәү рәвеше синең яңа наркотигың булсын»
- 2012 ел — «Бөтендөнья наркотиклар белән көрәш кампаниясе»
- 2011 ел — «Наркотикларның канунсыз әйләнешенә һәм оешкан җинаятьчелеккә каршы чаралар»
- 2010 ел — «Наркотиклар турында түгел, сәламәтлек турында уйла»
- 2009 ел — «Тормышың наркотиклар контролендәме? Синең тормышың. Синең җәмгыятең. Наркотикларга урын юк!»
- 2008 ел — «Тормышың наркотиклар контролендәме? Синең тормышың. Синең җәмгыятең. Наркотикларга урын юк!»
- 2007 ел — «Тормышың наркотиклар контролендәме? Синең тормышың. Синең җәмгыятең. Наркотикларга урын юк!»
- 2006 ел — «Үзеңне кайгырт … „сәламәт“ акыл белән сайла»
- 2005 ел — «Наркотиклар — балалар уены түгел»
- 2004 ел — «Наркотиклар — дәвалану эшли»
- 2003 ел — «Әйдәгез, наркотиклар турында сөйләшик»
- 2002 ел — «Наркотиклар һәм ВИЧ/СПИД»
- 2001 ел — «Спорт наркотикларга каршы»
- 2000 ел — «Чынбарлык — ничек бар, шулай: баш тарту, коррупция һәм көчләү»
Россиядә
Россия Федерациясе наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәте ел саен (2016 елга кадәр) «Үлем белән кайда сәүдә итәләр — хәбәр ит» акциясен уздырып килә, «Наркотиклар — афәт билгесе», «Россия наркотикларсыз тормыш өчен» тасмалары таратыла. Сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләрендә һәм уку йортларында шул темага акцияләр уздырыла. Әлеге чараларның максаты — җәмгыятьтә наркотикларның законсыз әйләнешенә һәм наркотиклар куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.
Саннар
- 2024 елның беренче кварталында Россиядә 60 ка якын нарколаборатория юк ителгән, 1,5 тонна наркотик конфискацияләнгән.
- наркотикка бәйле кешеләрнең уртача яше – 16–30: 18–25 яшьлекләр – 60%; 25+ яшь – 20%; балигъ булмаганнар – 20%.
- Россиядә даими рәвештә наркотиклар кулланучылар 13 миллионга җиткән.
- Ил күләмендә медицина күзәтүе астында торучы наркотикларга бәйлеләр – 1516501 кеше[4].
Татарстанда
Татарстан Республикасында наркотикларга каршы профилактика эшенә зур игътибар бирелә. Елдан-ел «Россия балалары», «Наркотикларсыз тормыш», «Үлем белән кайда сату итәләр — хәбәр ит» кебек бөтенроссия һәм республика күләмендәге масштаблы акцияләр гамәлгә ашырыла, «Россия — наркотикларсыз территория» Бөтенроссия җиңел атлетика ярышы уздырыла.
«Наркотикларга каршы десант — үз юлыңны сайла» ведомствоара профилактик проектын тормышка ашыру дәвам итә. Ел саен республикада барлыгы 4,5 меңнән артык наркотикларга каршы акция һәм операция оештырыла һәм үткәрелә, аларда чагыштырмача 150 меңнән артык кеше катнаша[5].
Искәрмәләр
- ↑ Резолюция № 42/112 . Дата обращения: 22 ноябрь 2018. Архивировано 22 ноябрь 2018 года.
- Wayback Machine
- ↑ China Commemorates Anti-opium Hero - Culture China (14 ноябрь 2013). Дата обращения: 6 август 2018.
- ↑ «Дусларым калмады»: наркотиклардан бәйлелектән котылу тарихлары (26 июнь 2026). Дата обращения: 27 июнь 2024.
- ↑ Бүген Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә (26 июнь 2019). Дата обращения: 25 июнь 2024.