Кыргызстанда бәйсезлек көне
Кыргызстанда бәйсезлек көне (рус. День независимости Кыргызстана, День независимости Кыргызской Республики[1], кырг. Кыргызстаннын Көз карандысыздыгынын күнү) — 31 августта билгеләп үтелә торган Кыргызстанның милли бәйрәме.
Бу көнне 1991 елда Кыргыз Совет Социалистик Республикасы (алга таба Кыргыз ССР) Югары Советының (Жогорку Кенеш) чираттан тыш утырышында «Кыргызстанның дәүләт бәйсезлеге турында декларация» буенча карар кабул ителә[2]. Декларация нигезендә Кыргызстан — бәйсез, суверен, демократик дәүләт[3].
1990 елның 14 декабрендә «легендар» парламент буларак билгеле XXI чакырылыш Кыргыз ССР Югары Советының «Кыргыз ССРында дәүләт хакимияте һәм идарә итү органнары системасын үзгәртеп кору һәм Кыргыз ССР Конституциясенә (Төп законга) үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» Кыргыз ССР Законын кабул итә[4]. Закон белән Кыргыз ССР бәйсез дәүләт хакимияте буларак билгеләнә. 15 августта Кыргыз ССР Югары Советы «Кыргызстан суверенитеты турында декларация» (Кыргызстаннын мамлекеттик эгемендүүлүгү жөнүндөгү) кабул итә[5]. Декларация белән суверенитет билгеләнә — Кыргызстан дәүләт хакимиятенең тышкы эшләрдә бәйсезлеге һәм эчке эшләрдә өстенлеге билгеләнә[6].
1991 елның 19—21 августында Советлар Берлегендә Август путчы буларак билгеле вакыйгалар була. 19 августта Әскар Акаев телевидениедән Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитетын гаепләп халыкка мөрәҗәгать белән чыгыш ясый. 20 августта «легендар» парламент спикеры Медеткан Шеримкулов Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитетын гаепли[6]. Бу комитет таркалганнан соң 1991 елның 23 августында Бишкәкнең Ленин мәйданында Кыргызстанның «җиңүчеләр митингы» буларак билгеле демократик көчләренең беренче митингы уза. Кыргызстанның Демократик хәрәкәтенең җаваплы сәркатибе һәм журналист Сабыр Муканбетов сүзләренчә, митингта өч мең кеше катнаша. Митинг Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитетын яклап чыккан өчен Кыргызстан Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты әгъзаларын җаваплылыкка тарту, Кыргызстан Югары Советының чираттан тыш утырышын җыю һәм Ленин мәйданының исемен Ала-Тоо мәйданына үзгәртү турында резолюция кабул итә. 1991 елның 27 августында Кыргызстанның Югары Советы 31 августта чираттан тыш сессияне җыю турында карар чыгара. 29 августта карар «Кыргыз Туус» хөкүмәт газетында басылып чыга. 31 августта «Кыргызстанның дәүләт суверенитеты турында декларация» буенча һәм Кыргызстан Конституциясенә (төп законына) таянып, Кыргызстан Югары Советының чираттан тыш утырышы «Кыргызстанның дәүләт бәйсезлеге турында декларация» турында карар кабул итә[2]. «Кыргызстанның дәүләт бәйсезлеге турында Декларациягә конституция кануны статусы бирү хакында» 1991 елның 11 декабрендәге 645-XII номерлы Кыргызстан законы белән декларациягә конституция кануны статусы бирелә[6][7].
| Кыргызстанның дәүләт бәйсезлеге турында декларация кабул ителгән көн халкыбызның үз дәүләтчелегеннән мәхрүм булып торган күп гасырлык чорына нокта куйды. Кыргызстанның бәйсезлек алуы тарихи закончалык булуын кешеләр аңлый башлады. Безнең халкыбыз бәйсезлеккә авыр юл үтте. Президент (2011—2017) Алмазбәк Атамбаев[8]
|
| Бәйсезлек — бу безнең казаныш кына түгел, ул безгә ата-бабаларыбызның каны һәм әниләребезнең күз яшьләре бәрабәренә эләкте. Бәйсезлек — күп буыннарның күп гасырлык көрәшенең нәтиҗәсе. Бәйсезлек — без күз карасы кебек сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга тиешле ата-бабаларыбыздан килгән мирас. Президент (2017—2020) Суранбай Җиянбәков[9]
|
Бәйсезлек көне «Кыргызстанның Хезмәт кодексы»на (2012 елның 20 ноябреннән 185 номерлы Кыргызстан Законы редакциясендә) ярашлы ял көне[1].
Традицияләре
Бу көнне бәйрәм чаралары Кыргызстанның барлык җирлекләрендә — Бишкәк шәһәре паркларында бәйрәм концертлары, башкала музейларында һәм китапханәләрендә Кыргызстанның тарихына 1әм бүгенгесенә багышланган фотокүргәзмәләр оештырыла[10]. Бәйсезлек көненә багышланган төп чаралар Бишкәкнең Ала-Тоо мәйданында уза. Кыргызстан Президенты халык алдында чыгыш ясый[6]. Чаралар бәйрәм салюты белән тәмамлана[8][6].
Бишкәктә бер тапкыр хәрби техника кулланып хәрби парад уза.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Трудовой кодекс Киргизской Республики. Юридическая компания «DE URE consult». Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2019. Архивировано из оригинала 13 июль 2019 года.
- ↑ 1 2 Декларация о государственной независимости Республики Кыргызстан // Союз. — 1991. — Сентябрь (№ 38).
- ↑ День независимости Кыргыстана. Новостной портал «Россия в Кыргызстане». Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2019. Архивировано 26 сентябрь 2019 года.
- ↑ Закон Киргизской ССР О реорганизации системы органов государственной власти и управления в Киргизской ССР и внесении изменений и дополнений в Конституцию (Основной Закон) Киргизской ССР // Ведомости Верховного Совета КССР. — 1991. — № 21.
- ↑ Закон Республики Киргизия от 15 декабря 1990 года № 273-XII «Декларация о государственном суверенитете Республики Кыргызстан». Министерство юстиции Киргизской Республики. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2019. Архивировано 26 сентябрь 2019 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 День государственной независимости в Киргизии. РИА Новости (31 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2019. Архивировано 26 сентябрь 2019 года.
- ↑ Закон Киргизской Республики от 11 декабря 1991 года № 645-XII «О придании статуса конституционного Закона Декларации о государственной независимости Республики Кыргызстан». Законодательство стран СНГ. СоюзПравоИнформ. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2019. Архивировано 26 сентябрь 2019 года.
- ↑ 1 2 Атамбаев: Киргизия прошла трудный путь к независимости. РИА Новости (31 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2019. Архивировано 26 сентябрь 2019 года.
- ↑ Сооронбай Жээнбеков: Независимость - наследие, которое мы обязаны беречь как зеницу ока. Комсомольская Правда Кыргызтан (31 август 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 апрель 2024.
- ↑ Как празднуют День независимости в регионах Кыргызстана. Sputnik (31 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2019. Архивировано 26 сентябрь 2019 года.