Халыкара дуслык көне

Халыкара дуслык көне ( БМО телләрендә: ингл. International Friendship Day, гарәп. اليوم الدولي للصداقة,исп. Día Internacional de la Amistad, кыт. 国际友谊日, фр. Journée internationale de l’amitié) — дуслыкны бәйрәм итүгә багышланган, берничә илдә 30 июльдә билгеләп үтелә торган бәйрәм көне. БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 2011 елның 27 апрельендә 65 нче сессиясендә (A/RES/65/275 санлы Резолюция) игълан ителә[1].

Башта бәйрәм көнен билгеләүне котлау открыткалары индустриясе тәкъдим итә. Көньяк Азиядә бу көнне пропагандалаучылар әлеге традицияне 1935 елда Америка Кушма Штатларында барлыкка килгән гамәлләр белән бәйлиләр.

Тарихы

Төп мәкалә: Дуслык

БМО Генераль сәркатибе Пан Ги Мун 2014 елның 27 октябрендәге чыгышында түбәндәгечә мөрәҗәгать итә:

« Бу ел Халыкара дуслык көне дөньяның күп төбәкләрендә киңкүләмле сугышлар барган, көч куллану һәм кешеләр арасында ышанычсызлык арткан вакытка туры килде. Элек тату яшәгән кешеләр күршеләре белән низагка керәләр, бергә яшәүдән башка чарасы булмаган кешеләр бер-берсеннән ерагая бара.

Дошманлык һәм кораллы көч куллануның сәбәбе нинди генә булмасын, алар артында нинди генә кодрәтле көчләр тормасын, кеше рухы күпкә көчлерәк була ала. Аның тантана итүен тәэмин итү — безнең изге бурычыбыз.

Бу катлаулы һәм көтелмәгән заманнарда конфликтлар килеп чыгуга юл куймас өчен һәм ныклы тынычлыкның озакка сузылган нигезен салу өчен бер-береңә кул сузу бик мөһим.

Халыкара дуслык көне уңаеннан, әйдәгез, безне раса, дин, җенес, сексуаль ориентация яки чикләргә карамастан нәрсә бәйләгәнен исебезгә төшерик. Әйдәгез, теләктәшлекне үстерик, чөнки без — бердәнбер планетабыздагы бердәм кешелек гаиләсе. Әйдәгез, чын һәм ныклы дуслыкка омтылыйк.

Пан Ги Мун
»

Бәйрәм итү традицияләре

Бәйрәм дөньяның күп илләрендә билгеләп үтелгәнгә, аның белән бәйле традицияләр дә, җирле мәдәният гадәтләренә карап, һәр дәүләттә төрлечә формалашкан.

Россиядә Дуслык көнендә милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга багышланган чаралар үткәрелә[2][3]. Шәһәр мәйданнарында, махсус корылган сәхнәләрдә яшь актерлар милли колорит белән театральләштерелгән тамашалар күрсәтә, бәйгеләр һәм викториналар уздырыла[4].

Охшаш бәйрәмнәр

Дуслар көне (исп. Día del Amigo) — Көньяк Америка бәйрәме. Аргентинада, Эквадорда, Бразилиядә һәм Уругвайда 20 июльдә, Парагвайда 30 июльдә һәм Перуда июльнең беренче шимбәсендә билгеләп үтелә.

Халыкара дуслар көне — Россиядә 9 июньдә билгеләп үтелә торган бәйрәм[5].

Искәрмәләр

  1. Международный день дружбы | Организация Объединенных Наций. 3 декабрь 2025 тикшерелде.
  2. Акция «Международный день дружбы». «Цифровая культура» (30 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2024.
  3. Международный день дружбы. «Культура.РФ» (30 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2024.
  4. Полина Русак. Международный день дружбы в 2024 году: история и традиции праздника. Комсомольская правда. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2024.
  5. День друзей и День дружбы. Когда и в каких странах отмечают. 30 апрель 2025 тикшерелде.

Тема буенча өстәмә