Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне (рус. День семьи, любви и верности) — Россиядә ел саен 8 июльдә билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәме. Ул православие чиркәвендә никах һәм гаиләне яклаучылар буларак хөрмәт ителүче изге һәм диндар Муром кенәзе Пётр һәм кенәзбикә Февронияне искә алу көненә багышланган. Бәйрәм Муромда барлыкка килә, беренче тапкыр бөтенроссия күләмендә 2008 елда үткәрелә. Рәсми статус Россия Президентының 2022 елның 28 июнендәге указы белән бирелә[1].
Изгеләр тарихы
Тарихчылар фаразлавынча, Пётр Муромский дөньяга Муромда 1205 елдан 1228 елга кадәр идарә иткән кенәз Давид Юрьевич исеме белән билгеле булган. Пётр исемен ул монах постригын кабул иткәннәнән соң ала, хәзерге чыганакларда шул исеме белән искә алына[2].
Риваять буенча, Пётр, кенәз тәхетендә утырганчы берничә ел элек, изге кылыч белән энесе Павелның хатыны янына килгән Иблис еланын чабып үтерә. Үләр алдыннан елан Петрога кан сипте, шул сәбәпле Пётр чума чире белән авырып китә. Төшендә, имеш, Пётр Рязань өлкәсенең Ласково авылыннан бер гади умартачының кызы Феврониянең үзен савыктырачагын белә. Феврония дәвалаучы булып чыга һәм булачак кенәзгә ярдәм итә, аңардан аңа өйләнергә вәгъдә ала. Әмма Пётр вәгъдәсендә тормый, Феврония Пётр тәнендә дәваланмаган кутыр калдыра, шуның аркасында махау чире кире кайта. Пётр яңадан Феврониягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә һәм бу юлы өйләнергә мәҗбүр була[2].
Олы яшьтә Пётр белән Феврония төрле монастырьларда Давид һәм Евфросиния исемнәре белән постриг кабул итәләр. Риваять буенча, алар 1228 елның 8 июлендә бер көндә һәм бер сәгатьтә үз бүлмәләрендә вафат булганнар. Бер кабергә күмелү монахлык дәрәҗәсе белән туры килмәү сәбәпле, аларның гәүдәләрен аерым салганнар, әмма икенче көнне аларны кабат бергә күрәләр. Нәтиҗәдә, ир белән хатынны бергә Муромадагы Изге Мәрьям Ананың тууы чиркәвендә җирлиләр. 1547 елда Рус православие чиркәве аларны изгеләр рәтенә кертә[3].
Килеп чыгышы
Бәйрәмнең мәдәни һәм символик нигезе булып изгеләр Пётр һәм Феврония Муромскийларны хөрмәт итү тора, аларның ир белән хатын союзы православие традициясендә христиан никахы үрнәге булып санала[4]. Аларның образы борынгы рус агиография традициясенә барып тоташа: Пётр һәм Феврониянең тормыш юлы турындагы хикәя XVI гасырга формалашкан һәм ир белән хатынны мәхәббәт һәм гаилә татулыгын яклаучылар итеп күзаллауны ныгыта. Нәкъ менә бу бәйләнеш бәйрәм датасын — аларны чиркәүдә искә алу көнен, ягъни 8 июльне — билгели[5].
Пётр һәм Феврония чиркәү традициясендә
Пётр һәм Феврония — рус изгеләре, риваять буенча, XII гасыр ахырында — XIII гасырның беренче өлешендә Муромда яшәгән ирле-хатынлы пар[6]. Рус православие чиркәвендә алар никах һәм гаилә яклаучылары буларак хөрмәт ителә; аларны искә алу көннәре 8 июльдә һәм 19 сентябрь алдыннан якшәмбе көнне (1992 елда җәсәдләрен күчерү истәлегенә) билгеләп үтелә[6]. Изгеләрнең җәсәдләре Муромдагы Изге Троица монастыренда саклана[7].
Тарихи реконструкцияләр күзлегеннән, Пётрны еш кына 1205—1228 елларда идарә иткән һәм үләр алдыннан Пётр исеме белән монахлыкка киткән Муром кенәзе Давид Юрьевич белән тәңгәлләштерәләр. "Пётр һәм Феврония турында повесть"та бәян ителгән агиографик риваять легендар характерда һәм еланны җиңү, могҗизалы сәламәтләнү мотивларын үз эченә ала; тарихчылар аны документаль расланган мәгълүматлардан аерым карый[8]. Рус православие чиркәве ир белән хатынны 1547 елда изгеләр рәтенә кертә[6].
Бәйрәмнең тарихы
Муромдагы башлангыч
Гаиләне хөрмәтләүнең дөньяви традициясе Муромда 1990 нчы елларда, җирле шәһәр көнен Пётр һәм Февронияне искә алу белән бәйли башлагач, формалаша. 2006 елда шәһәр хакимияте тәкъдиме белән Муром халкы 8 июльне Бөтенроссия «Ир белән хатын мәхәббәте һәм гаилә бәхете көне» дип игълан итүне сорап, дистәләгән мең имза җыя. Ул вакыттагы иҗтимагый фикер алышуларда бәйрәмне еш кына көнбатыштагы Изге Валентин көненең ватан аналогы итеп күрсәтсәләр дә, бу — аның алга сөрелешен озата барган тезисларның берсе[9].
2008 елда гамәлгә куелуы
Беренче тапкыр гомумроссия дәрәҗәсендә бәйрәм 2008 елның 8 июлендә билгеләп үтелә. Бу ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителә. Тантаналарны оештыручы — Россиянең өченче президенты Дмитрий Медведевның хатыны Светлана Медведева җитәкләгән Социаль-мәдәни инициативалар фонды. Башлангычны Дәүләт Думасы, Федерация Советы һәм Рус православие чиркәве хуплый, шуннан соң бәйрәм ел саен билгеләп үтелә башлый[10].
2022 елда гамәлгә куелуы
2022 елның 28 июнендә Россия президенты Владимир Путин «традицион гаилә кыйммәтләрен саклау, балаларны һәм яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләү максатларында» 8 июльне рәсми рәвештә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне итеп билгели торган 411 нче санлы указ имзалый[11]. Моңа кадәр бәйрәм юридик яктан ныгытылмый. Рәсми статус алуга карамастан, 8 июль эш көне булып кала[12].
Бәйрәм итү
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Россиядә һәм башка илләрдә, шул исәптән Болгария, Белоруссия, Азәрбайҗан, Украина, Германия, Бөекбритания, Франциядә билгеләп үтелә[13].
Россиядә бәйрәм үзәге булып Муром санала. 8 июльдә Муромада сәүдә һәм һөнәрчелек ярминкәләре, балалар өчен анимация мәйданчыклары ачыла, концертлар уза[14].
2022 елда шәһәрдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен 15 нче тапкыр билгеләп үтәләр. Хокук саклау органнары исәпләп чыгарганча, бу көнне шәһәр үзәгендәге интерактив мәйданчыкларга 117 меңләп җирле халык һәм кунаклар килгән, яр буендагы концертны караучылар саны 75 меңгә җиткән[15].
8 июльдә бөтен Россия буенча традицион гаилә кыйммәтләренә һәм балаларга һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирүгә багышланган агарту акцияләре үткәрелә[16][17].
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү
Бәйрәм итү тарихы
1990 елларда Муром халкы, шәһәр көнен гаилә кыйммәтләре көне белән берләштереп, дөньяви бәйрәм итү традициясен торгыза.
2006 елда, шәһәр хакимияте инициативасы белән, Муром халкы, 15-20 мең имза җыеп, 8 июль көнен әхлакый һәм рухи гаилә кыйммәтләренә багышланган «Бөтенроссия никахлы парларның мәхәббәт һәм гаилә бәхете көне (Муром кенәзе Пётр һәм аның хәләл җефете Феврония истәлеге хөрмәтенә)» дип игълан итүне сорый. 2008 елның 18 гыйнварында, Хач ману бәйрәме алдыннан, Хисап палатасыбашлыгы, Муромның шәрәфле гражданины һәм Спас-Преображенский монастыре попечительләр советы башлыгы Сергей Степашин, монастырьның өлкән рухание игумен Кирилл (Епифанов) һәм башка дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре бәйрәмне оештыру турындагы коммюникега кул куялар. Бу инициативаны төбәк башлыклары һәм җәмәгать эшлеклеләре, Дәүләт Думасы, Федерация Советы һәм Рус православие чиркәве дә хуплый[18][19][14].
«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» исемен алган Бөтенроссия бәйрәме беренче тапкыр 2008 елның 8 июлендә уздырыла. Аның оештыручысы булып Светлана Медведева җитәкләгән Социаль-мәдәни инициативалар фонды тора[14][20]. Киләчәктә бәйрәм ел саен уздырыла башлый[14][21].
2016 елда бәйрәм алдыннан, Дәүләт Думасының ЛДПР партиясе депутатлары Ярослав Нилов һәм Алексей Диденко парламентка 8 июльне эш көне булмаган бәйрәм итеп билгеләү турында закон проекты кертәләр. Думаның профильле комитеты бәйрәмне кертү эш сәгате фондын киметә, җитештерүчәнлеккә һәм бюджетка тискәре йогынты ясый, дигән карар кабул итә, бер елдан соң закон проекты беренче укылыштан кире кагыла[22][23].
2022 елның 28 июнендә 8 июль көне дәүләт бәйрәме статусын ала. Шуңа да карамастан, ул эш көне булып кала[24].
Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгынаРоссиядә 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен күпбалалы ата-аналар өчен ял көне итәргә тәкъдим итә[25].
Бәйрәм традицияләре
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы — ромашка. Бәйрәм көннәрендә ромашкадан такыялар үрәләр, ромашка гөлләмәләре, ромашкалар яки башка гаилә символлары сурәтләнгән "февронька"лар (ачык хатлар) бүләк итәләр. 8 июльдә никах теркү популярлык ала. Шуңа күрә бу көннәрдә ЗАГС хезмәте эш сәгатьләрен озайта, аерылышу турындагы гаризаларны кабул итүдән баш тарта. Башка шәһәрләрдән һәм илләрдән килүчеләр никахларын нәкъ менә Муромда теркәргә теләгәнлектән, бу шәһәрдә гражданлык хәлен теркәү залларына сорау зур була[26]. Шул ук вакытта Рус православие чиркәве, чиркәү календаренда әлеге көн Питрау уразасына туры килгәнлектән, бу традицияне хупламый, һәм алмашка Пётр һәм Феврониянең бер вакытта вафат булган көндә — 13 сентябрьдә, никахлашырга тәкъдим итә.
«Миңа тормыш бүләк ит» һәм «Гаилә учагы уты» акцияләре
Ел саен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән «Миңа тормыш бүләк ит» акциясе үткәрелә. Акция кысаларында ярышлар, фотокүргәзмәләр оештырыла, мәгълүмати материаллар таратыла һәм төрле өлкәдә эшләүче белгечләр — табиблар, хокук белгечләре, психологлар, журналистлар, дини һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, катнашында түгәрәк өстәлләр үткәрелә[27].
2024 елда Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Гаилә учагы уты» акциясе уза. Аны Муромда изге кенәз Пётр һәм княгиня Феврония монументы янында кабызганнар. Капсула ил буйлап йөри.
Кинофестиваль
2005 елдан башлап, Россиядә, бәйрәм уңаеннан, «Гаилә эчендә» гаилә һәм балалар фильмнары халыкара кино фестивале уздырыла[28].
Бүләкләү
8 июль чараларының мөһим өлеше — Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен Оештыру комитеты тарафыннан булдырылган «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшыру тантанасы. Медальнең реверсында, алгы ягы (аверс) Питер һәм Феврония рәсеме белән бизәлгән һәм «Гаиләдә мәхәббәт һәм тугрылык өчен» дип язылган, арткы ягында (реверс) ромашка сурәтләнә. Бүләк 25 елдан артык өйләнешеп бергә яшәгән, «ватандашлары алдында гаилә мөнәсәбәтләренең ныклыгы һәм татулыгы белән танылган», «балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләүче» парларга бирелә. Бүләккә кандидатлар муниципаль хакимият тарафыннан тәкъдим ителә, ә бүләкләү тантанасы төбәк һәм федераль дәрәҗәдә оештырыла. Медальләрдән тыш, җиңүчеләргә җирле хакимият «гаилә» темасына кыйммәтле бүләкләр тапшыра.[14][18][13][29][30].
Россиянең кайбер төбәкләрдә 50 елдан артык бергә яшәгән парларга акчалата бүләкләр дә каралган. Моның өчен ир белән хатын икесе дә Россия Федерациясе гражданнары булырга һәм аларның никахлары рәсми рәвештә теркәлгән булырга тиеш[27][31].
Һәйкәлләр кую
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен рәсми бәйрәм дип игълан итү Россиянең күп кенә шәһәрләрендә Пётр һәм Феврониягә һәйкәлләр ачу өчен нигез булып тора. 2016 елга 60 ка якын шундый һәйкәл куела, бу изгеләр — Россияссиядә XXI гасырдагы иң популяр монументаль геройлар һәм илдә иң «таралган» православие изгеләре. Аларның яртысы «Гаилә эчендә» гомуммилли программасы кысаларында, калган яртысы җирле хакимият инициативасы белән урнаштырылган. Программа кысаларында урнаштырылган һәйкәлләрнең күбесе Суриков институтын тәмамлаган скульптор Константин Чернявскийның биш композициясе буенча иҗат ителә[20].
Искәрмәләр
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 28.06.2022 № 411 «О Дне семьи, любви и верности». Официальный интернет-портал правовой информации (28 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026.
- ↑ 1 2 История любви святых. lenta.ru (6 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2025.
- ↑ День семьи, любви и верности в России: когда отмечают, традиции праздника (2025-06-27). 4 июль 2025 тикшерелде.
- ↑ День семьи, любви и верности. Президентская библиотека имени Б. Н. Ельцина (7 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026.
- ↑ День семьи, любви и верности — история и традиции 8 июля. РИА Новости (23 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026.
- ↑ 1 2 3 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>; для сносокprlib3не указан текст - ↑ Пётр и Феврония: кто эти святые, история любви и где их мощи. Собор.by (1 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026.
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>; для сносокria20253не указан текст - ↑ 8 июля — День семьи, любви и верности: история и традиции праздника. Известия (7 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026.
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>; для сносокprlib4не указан текст - ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>; для сносокukaz3не указан текст - ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>; для сносокria20254не указан текст - ↑ 1 2 8 июля - День семьи, любви и верности. ТАСС (6 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2025.
- ↑ 1 2 3 4 5 День семьи, любви и верности. Досье. ТАСС (7 июль 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2025. Архивировано 12 апрель 2021 года.
- ↑ Праздничные мероприятия в Муроме посетило 117 тысяч человек. муром24.рф (11 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2025.
- ↑ Как отмечают праздник. lenta.ru (8 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 июнь 2025.
- ↑ День семьи, любви и верности в России: когда отмечают, традиции праздника. РИА новости (23 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2025.
- ↑ 1 2 Ольга Светлова. Приложение 4: Праздник день семьи, любви и верности // Святые покровители брака и семьи Петр и Феврония. — М.: АСТ, 2011. — 192 с. — (Святые вам помогут). — ISBN 978-5-17-074464-0.
- ↑ В России может появиться свой День всех влюблённых. РБК (21 гыйнвар 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июль 2017. Архивировано 8 июль 2018 года.
- ↑ 1 2 Полина Потапова. Конвейер святых. История самого популярного памятника в России. Republic (4 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2025.
- ↑ День семьи, любви и верности (2008-2017). Красный квадрат. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2025. Архивировано 9 июль 2021 года.
- ↑ День семьи предложили сделать выходным для повышения рождаемости. Lenta.ru (8 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2025. Архивировано 5 гыйнвар 2021 года.
- ↑ День, семьи, любви и верности не сделают выходным. m24.ru (16 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2025.
- ↑ День семьи, любви и верности в России: когда отмечают, традиции праздника. РИА новости (23 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2025.
- ↑ В Госдуме предложили сделать День семьи выходным для многодетных (2024-07-03). 3 июль 2024 тикшерелде.
- ↑ День семьи, любви и верности в девятый раз отметят в России. ТАСС (8 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2025. Архивировано 24 июнь 2017 года.
- ↑ 1 2 День семьи, любви и верности в России. РИА Новости (6 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2025.
- ↑ В кругу семьи кинофестиваль. vkrugu7i.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2025.
- ↑ День семьи, любви и верности в России: история и традиции праздника. РИА Новости (8 июль 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2025. Архивировано 8 июль 2018 года.
- ↑ День семьи, любви и верности в России. РИА Новости (8 июль 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июль 2017. Архивировано 8 июль 2018 года.
- ↑ В России проходит акция «Подари мне жизнь!» Фонд социально-культурных инициатив.