Берләшкән Милләтләр Оешмасы көне
Берләшкән Милләтләр Оешмасы көне | |
---|---|
Кабул ителгән | 1948 елда |
Оештыручы | БМО Генераль Ассамблеясе |
Уздырыла | ел саен |
Дата | 24 октябрь |
Берләшкән Милләтләр Оешмасы көне (рус. День Организации Объединённых Наций, фр. Journée des Nations unies, кыт. 联合国日, ингл. United Nations Day, исп. Día de las Naciones Unidas) — БМО Генераль Ассамблеясенең 2 нче сессиясе (168 нче резолюция) карары белән ел саен, 1948 елның 24 октябреннән билгеләп үтелә. Бу көн — 1945 елда БМО Уставы үз көченә кергән көн.
1971 елда 26 нчы сессиядә Генераль Ассамблея бу көнне халыкара бәйрәм дип игълан итә һәм барлык дәүләтләргә аны дәүләт бәйрәме буларак билгеләп үтәргә тәкъдим итә (2782 (XXVI) резолюция).
Берләшкән Милләтләр Оешмасы көне уңаеннан БМО Генераль сәркатибе ел саен дөнья җәмәгатьчелегенә юллама белән мөрәҗәгать итә[1][2][3][4][5][6].
БМО көнен билгели торган илләр
Әлеге көнне һәр ил үзенчә бәйрәм итә:
- Дания — Байрак көне.
- Коста-Рика — Милли бәйрәм.
- АКШ — Ел саен, БМО көне уңаеннан, президент юлламасы бастырыла[7].
- флагштокларда Швеция байрагы яисә БМО байрагы күтәрелергә мөмкин.
- Финляндия — Байрак көне.
Шулай ук карагыз
- Берләшкән Милләтләр Оешмасының дәүләт хезмәте көне
- Халыкара БМО тынычлык урнаштыручылар көне
Искәрмәләр
- ↑ Plesch, Dan. The United Nations: The Free World's Great Parade, History Today (2010-06-06). 24 октябрь 2018 тикшерелде.
- ↑ London Decked with Flags for United Nations - Other Countries Prepare to Celebrate, Chicago Tribune (1942-06-14), бит 5. 24 октябрь 2018 тикшерелде.
- Routledge, 2015. — P. 5. — ISBN 9781134668731.
- UNC Press Books, 2012. — P. 113. — ISBN 9780807837467.
- ↑ Churchill, Sir Winston S. The End of the Beginning(ингл.). — RosettaBooks, 2013. — P. 168. — ISBN 9780795331787.
- Routledge, 2016. — ISBN 9781317150541.
- ↑ Harry S. Truman: Proclamation 2811—United Nations Day, 1948 . www.presidency.ucsb.edu. Дата обращения: 29 октябрь 2017. Архивировано 29 октябрь 2017 года.