Кадрлар белән эшләүчеләр көне
Кадрлар белән эшләүчеләр көне | |
---|---|
Төре | Һөнәри |
Рәсми исеме | рәсми булмаган |
Кабул ителгән | 2005 елда |
Уздырыла | ел саен |
Дата | 24 май, 12 октябрь |
Бәйле | Россия Эчке эшләр министрлыгы |
Кадрлар белән эшләүчеләр көне (Кадрлар бүлеге хезмәткәрләре көне, Кадр хезмәткәрләре көне, рус. День ка́дрового рабо́тника) — эшкә персоналлар кабул итү һәм хезмәт процессында туган мәсьәләләрне хәл итү өчен җаваплы хезмәткәрләр бәйрәме. Россиядә рәсми булмаган бәйрәмнәргә карый, елына ике тапкыр — 24 май һәм 12 октябрьдә билгеләп үтелә.
Тарихы
Ике дата да тарихи документлар белән бәйле.
1835 елның 24 маенда эш бирүчеләр һәм хезмәткәрләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында беренче регламент — «Фабрик биналар хуҗалары һәм ялларга керә торган эшчеләр арасында мөнәсәбәт турында»гы карар чыга[1].
1918 елның 12 октябрендә Халык комиссариаты «Совет эшче-крестьян милициясен оештыру турында»гы инструкцияне кабул итә. Нәтиҗәсендә нәкъ менә милициядә кадрлар белән эш өчен җавап бирүче беренче хезмәткәрләр барлыкка килә[2].
«Кадрлар белгече» термины СССРда барлыкка килә: хезмәткәрләр хезмәт кенәгәләрен рәсмиләштерәләр, шәхси эшләрне алып баралар һәм хезмәт законнарының үтәлеше өчен җавап бирәләр.
2005 елда Бөтенроссия кадрлар конгрессында Кадровиклар көнен 24 майда бәйрәм итү турында карар кабул ителә. Бу көн тарих күзлегеннән беренчерәк һәм барлык тармакларны колачлый. 12 октябрьне, һөнәри бәйрәм буларак, беренче чиратта Эчке эшләр министрлыгының кадр хезмәткәрләре билгеләп үтә, әмма Кадр хезмәткәрләре көнен елга ике тапкыр билгеләп үтү хезмәт эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә дә саклана[3].
Кадр хезмәткәрләренең тагын бер бәйрәме бар: сентябрьнең өченче шимбәсендә аны бары тик персонал белән идарә итүче белгечләр генә билгели. Кайбер компанияләрдә кадр хезмәткәрләрен компаниягә нигез салынган көнне дә котлау кабул ителгән[4].
Бәйрәм итүнең аерым традицияләре юк, еш кына бу даталарга түгәрәк өстәлләр яки конференцияләр багышланган, аларда кадрлар белән эшләү өлкәсендәге яңалыклар турында фикер алышалар.
Һөнәрнең үзенчәлекләре
Кадр хезмәткәрләре вазифасына түбәндәгеләр керә[5]:
- хезмәт кенәгәләрен алып бару һәм саклау;
- вазифа инструкциясен төзү;
- хезмәт шартнамәләрен һәм шәхси карточкаларны рәсмиләштерү;
- компаниянең кадрлар сәясәтен эшләү һәм гамәлгә кертү;
- кадрлар резервын формалаштыру һәм укытуны, яңадан әзерләүне, персоналның квалификациясен күтәрүне оештыру;
- ял графигын һәм штат расписаниесен төзү;
- командировкаларныны, авыру кәгазьләрен, декрет ялларын рәсмиләштерү;
- хезмәт
отпусклар
хезмәт законнарының үтәлешен тикшереп тору. - составление графика отпусков и штатного расписания;
- оформление командировок, больничных, декретов;
- хезмәт законнарының үтәлешен тикшереп тору.
Уку йортлары
2024 елга мәгълүматларга караганда, Россиянең кадр хезмәткәрләрен әзерли торган иң яхшы ун югары уку йорты исемлеге түбәндәгеләр керә[5]:
- Санкт-Петербург дәүләт университеты (СГПУ);
- В.Я. Горин исемендәге Белгород дәүләт аграр университеты;
- Тува дәүләт университеты;
- РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы академиясенең дәүләт хезмәте һәм идарәсе институты;
- Кемерово дәүләт университеты;
- Россия яңа университеты;
- Себер бизнес һәм мәгълүмати технологияләр институты;
- Ставрополь дәүләт аграр университеты;
- Көньяк Урал дәүләт университеты;
- Төмән дәүләт университеты.
Шулай ук карагыз
- Кадрлар хезмәте
- Кадрлар агентлыгы
- Персонал белән идарә
Искәрмәләр
- ↑ Елена Слободян. Почему в России День кадровика отмечают дважды? (24 мая 2014). 6 май 2024 тикшерелде.
- ↑ Арина Романова. День кадровика 2024: какого числа, история и традиции праздника. 6 май 2024 тикшерелде.
- ↑ 24 мая — День кадрового работника: история и традиции праздника (2023-05-23). 6 май 2024 тикшерелде.
- ↑ Двойной профессиональный праздник: день кадровика в России . Profkadrovik.ru. Дата обращения: 6 май 2024.
- ↑ 5,0 5,1 Рудакова Анна. День кадровика 2024: когда отмечается в России . Кадровое дело (24 апрель 2024). Дата обращения: 5 июнь 2024.