Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү хезмәткәрләре көне

Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү хезмәткәрләре көне (рус. День воспитателя и всех дошкольных работников) — һәр ел саен 27 сентябрьдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәм.

Тарихы

2004 елның 27 сентябрендә бөтен Россия педагогик басмалары («Детский сад со всех сторон» һәм «Мәктәпкәчә белем» газеталары, «Обруч» журналы) тәкъдиме белән кабул ителә. Әлеге тәкъдимне күпчелек мәктәпкәчә белем бирү программалары авторлары, балалар бакчалары укытучылары һәм күп ата-аналар хуплый.

Бәйрәмнең идеясы — җәмгыятькә балалар бакчасына һәм, гомумән, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга күбрәк игътибар бирергә ярдәм итү.

Бу көн иҗтимагый, халык бәйрәме буларак барлыкка килә, соңрак 27 сентябрьдә Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә билгеләп үтелә, рәсми рәвештә бәйрәм ителә[1][2].

Бәйрәм датасы Санкт-Петербургта беренче балалар бакчасы ачылу хөрмәтенә куела. 1863 елның көзендә балалар бакчасын Васильевский утравында профессор Люгебильның хатыны София Люгебиль ача.

Кызыклы фактлар

  • Еш кына Россиядә беренче балалар бакчасы Аделаида Симонович тарафыннан ачылган дип раслана. Бу чынбарлыкка туры килми, ханым чыннан да XIX гасырның 2 нче яртысында Россиянең мәктәпкәчә белем бирүнең иң зур эшлеклесе була, әмма аның балалар бакчасы 1866 елда ачыла.
  • София Люгебильның балалар бакчасы бүгенге Россия территориясендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен беренче учреждение, Россия империясе территориясендә беренче балалар бакчасы 1859 елда Гельсингфорста ачыла[3].
  • 2003 елның көзендә Санкт-Петербургта шәһәрдәге беренче балалар бакчасының 140 еллыгы уңаеннан Тәрбиячеләр көнен бәйрәм ителә. Шушы чарадан соң илнең барлык төбәкләренә бәйрәмне гомуммилли итү тәкъдиме белән хат таратыла.
  • 2008 елда Мәскәү социология көллияте һәм берничә газета Россиянең ун төбәгендә социологик тикшеренү уздыра. Балалар бакчалары тәрбиячеләренә — «Сез календарьга мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячеләре өчен һөнәри бәйрәм көнен кертергә кирәк дип саныйсызмы?» — дигән сорау бирелә. Тәрбиячеләрнең 81,6 % бу бәйрәмне булдыруны хуплый. Башка өлкә хезмәткәрләренә дә сораштыруда катнашырга тәкъдим ителә, күпчелек (66,7 %) бу һөнәри бәйрәмне булдыру ягында[4].

Башка илләрдә

Украина

2012 елның 27 сентябреннән Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.[5][6].

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Письмо Министерства образования и науки Российской Федерации, 2008. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2012. Архивировано из оригинала 15 сентябрь 2019 года.
  2. Поздравление министра образования и науки Российской Федерации Андрея Фурсенко с Днём воспитателя и работника дошкольного образования 27 сентября 2009 г. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2012. Архивировано 10 сентябрь 2019 года.
  3. Из истории дошкольного воспитания Архивная копия от 25 апрель 2013 на Wayback Machine
  4. День работников дошкольного образования | Краснодарский НМЦ. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 сентябрь 2009. Архивировано 28 сентябрь 2009 года.
  5. На Украине отмечают День воспитателя и всех дошкольных работников. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2015. Архивировано 1 октябрь 2015 года.
  6. День воспитателя и всех дошкольных работников. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2015. Архивировано 26 сентябрь 2015 года.

Тема буенча өстәмә