Рус теле көне
Рус теле көне | |
---|---|
Уздырылу урыны | Россия |
Үткәрелү көне | 6 июнь |
Рус теле көне (рус. День русского языка)— рус теленә багышланган халыкара көн, 2010 елда БМО тарафыннан гамәлгә куела, 6 июньдә, бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә[1].
2011 елның 6 июнендә Россия Федерациясе Президенты Д. А. Медведев тарафыннан «Рус теле көнен билгеләү һәм ел саен, 6 июньдә, бөек рус шагыйре, хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы А. С. Пушкинның туган көнендә билгеләп үтү» турында Указ имзалана[2].
6 июньдә бөтен Россия буйлап шагыйрь иҗатына багышланган чаралар: әдәби укулар, конкурслар, күргәзмәләр, класс сәгатьләре һәм концертлар уздырыла.
Тарихы
Рус теле көнен билгеләп узу фикерен беренче тапкыр «Русча сүзләр уены» («Русская игра слов») проекты авторы Иван Клименко 2007 елның 26 декабрендә «Парламент газетасы» битләрендә әйтә[3]. Үзенең мәкаләсендә ул, Рус теле елына йомгак ясап: «...исемле еллар тәҗрибәсе һәр календарь елда тел үсеше өчен тагын бер исемле көн булырга тиешлеген күрсәтә. Бу — Рус теле көне. Бөтен Рус дөньясы өчен бөтендөнья бәйрәме», дип язып чыга. Әмма Россиянең закон чыгару хакимияте дә, башкарма хакимияте дә бу тәкъдимгә җавап бирми.
Моңа кадәр 1996 елның 6 июнененнән, А. С. Пушкинның туган көненә бәйле, Кырымның Рус общинасы рус телен яклау көнен билгеләп үтә башлый. 2007 елдан башлап Кырымда алар инициативасы белән «Бөек Рус Сүзе» («Великое Русское Слово») халыкара рус, славян мәдәнияте фестивале үткәрелә башлый. Бу көнне фестиваль катнашучыларын күп еллар дәвамында Россия Федерациясе Президенты котлый.
БМО оешманың рәсми телләре көне игълан ителгәннән соң, 2011 елның 6 июнендә Россия Федерациясе Президенты Д. А. Медведев тарафыннан «Рус теле көнен билгелү һәм ел саен, 6 июньдә, бөек рус шагыйре һәм хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы А. С. Пушкинның туган көнендә билгеләп үтү" турында Указга кул куя[2].
БМО телләре көннәре
БМОда рус теле көне белән беррәттән оешманың башка рәсми телләре көннәре дә билгеләп үтелә[4]. Алар 2010 елда БМОның күптеллелеккә һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итү кысаларында иҗтимагый мәгълүмат департаменты тарафыннан игълан ителде[5]. Бу көннәрдә үткәрелә торган чаралар рәсми телләрнең тигез хокуклылыгын тәэмин итүгә, БМО хезмәткәрләренең БМО телләре тарихы һәм аларны үстерү юллары турында мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән.
БМО программасы кысаларында телләрнең истәлекле көннәре
- 20 март — Француз теле көне (Халыкара франкофония көне).
- 20 апрель — Кытай теле көне (Кытай язуына нигез салучы Цан Цзега багышланган).
- 23 апрель — Уильям Шекспир туган көненә багышлана).
- 23 апрель — Мигель Сервантес үлгән көнгә бәйле).
- 6 июнь — Рус теле көне (А. С. Пушкин туган көн).
- 18 декабрь — Гарәп теле көне (1973 елда БМО рәсми һәм эшче телләре арасына гарәп телен кертү турындагы карарны раслау көне)[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 День русского языка в ООН . Дата обращения: 6 июнь 2011. Архивировано 26 май 2013 года.
- ↑ О Дне русского языка : Указ Президента РФ от 06.06.2011 № 705 // Собрание законодательства РФ. 13.06.2011. № 24. Ст. 3401.
- Парламентская газета (2007-12-27). 6 июнь 2016 тикшерелде.
- ↑ Список международных дней на сайте ООН . Дата обращения: 26 апрель 2017. Архивировано 27 май 2016 года.
- Wayback Machine(ингл.)
Сылтамалар
- Официальный сайт Российской академии наук
- В России появился новый праздник — День русского языка (Грамота.ру)
- Указом Президента установлен День русского языка — 6 июня (Кремлин.ру)
- Стенограмма встречи в Институте русского языка, на которой Президент объявил о подписании указа «О Дне русского языка»
- Официальный сайт празднования Дня Русского языка в Москве «Русский Лад»