Ватанны саклаучылар көне
Б.Н. Ельцин исемендәге китапханә материаллары


Ватанны саклаучылар көне | |
---|---|
![]() | |
Кабул ителгән | в 1922 елда |
Уздырыла | ел саен |
Дата | 23 февраль |
Бәйле | 1918 елның февралендә Кызыл Армиянең Германия гаскәрләренә каршы беренче сугышлары |
Ватанны саклаучылар көне (рус. День защи́тника Оте́чества) — ел саен 23 февральдә Россиядә һәм элеккеге СССР республикаларында билгеләп үтелә торган бәйрәм. 1922 елдан СССРда бу дата ел саен Кызыл Армия көне, 1946 елдан Совет Армиясе көне, 1949–1992 елларда Совет Армиясе һәм Хәрби-диңгез флоты көне буларак билгеләп үтелә. 23 февраль — хәрби хезмәткәрләрдән кала, барлык совет гражданнары өчен эш көне[1].
Советлар Союзы таркалганнан соң бәйрәм Россиядә Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә һәм Россиянең хәрби дан көне булып тора. Ватанны саклаучылар көне — оборона өлкәсендә хезмәт иткән ир-атлар һәм хатын-кызлар бәйрәме[2].
Бәйрәмнең барлыкка килүе
Россия империясендә инкыйлабка кадәр 26 ноябрьдә Георгий кавалерлары көнен бәйрәм итәләр. Бәйрәм итү 1769 елда орден гамәлгә куелган көнгә туры китерелә. Россиядә Ватанны саклаучыларның барысына да кагыла торган бәйрәм булмый[3].
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1918 елның 15 (28) гыйнварында Совет Россиясенең Халык Комиссарлары Шурасы Эшче-Крестьян Кызыл гаскәрен төзү турында Декрет чыгара (1918 елның 2 февралендә большевиклар хөкүмәтенең рәсми матбугат органында басылып чыга[4]). Фронтта яңа армиягә солдатларны үзләре теләкләре белән яздыру башлана, алардан полкларга тупланган кызылармеец роталары формалаштырыла[5].
18 февральдә алман һәм Австро-Венгрия гаскәрләре бөтен Көнчыгыш фронт буйлап һөҗүм итә башлыйлар. 21 февральдә Яков Свердлов җитәкчелегендә Петроград революция оборонасы комитеты төзелә. 22 февральдә кич белән Петроградка, Владимир Ленин чакыруы буенча, Могилевтан Югары баш командующий штабы начальнигы, элеккеге генерал Михаил Бонч-Бруевич килә. Ул Совет Россиясен тышкы дошманнардан сакла өлкәсен җитәкли. Ленин һәм хакимиятнең башка вәкилләре белән булган киңәшмәдән соң Бонч-Бруевич Смольныйда эшкә керешә, аның кабинеты Ленинныкы белән янәшә урнашкан була[6].
Ревель, Псков һәм Нарвага һөҗүмне алты дивизиядән һәм башка частьлардан торган 8 немец армиясе гаскәрләре алып бара. Псков юнәлешендә һөҗүм иткәндә, Герман ягы көчләре 5 полктан тора[7]. Немецлар, каршылык күрмичә, поездларда, автомашиналарда һәм чаналарда хәрәкәт итеп, акрын гына арттан килгән төп көчләрдән бик еракка алга китеп, ирекле солдатлардан торган һәм «летучий отряд» дип аталган төркемнәр белән һөҗүм итәләр»[8]. Немецларның алга бару тизлеге тәүлегенә 50 чакрымга җитә[9]. Пинск — Двинск — Рига сызыгыннан кузгалып, немецлар һөҗүмнең беренче атнасында ук Минск, Полоцк, Псков, Ревель шәһәрләрен алалар.
1918 елның 23 февралендә СНКның 21 февральдәге «Социалистик Ватан куркыныч астында!»[10], шулай ук Николай Крыленконың «Хәрби Башкомандующий өндәмәсе» өндәмәләре басылып чыга. Ахыргысында «< > > Бөтен кеше коралга. Бөтен кешегә революцияне якларга. Окоп казу өчен бөтен кешене мобилизацияләү һәм окоп отрядларын җибәрү һәр отряд өчен чикләнмәгән вәкаләтләргә ия булган җаваплы комиссарлар билгеләп куелган советларга тапшырыла. Әлеге боерык инструкция сыйфатында бөтен шәһәрләр буенча барлык советларга җибәрелә», — дип язылган була[10]. 23 февральдә СНК рәисе Ленин «Правда»да «Тынычлыкмы, сугышмы» мәкаләсен бастыра, анда ул кичекмәстән солых төзү кирәклегенә басым ясый һәм мәкалә ахырында:
...революцион армияне фразалар һәм өндәүләр белән түгел (7 нче гыйнвардан безнең качучы гаскәрләрне туктатыр өчен шул өндәүләрдән башка бернәрсә дә эшләмәгәннәрдән аермалы буларак), ә бәлки оештыру эше, хезмәт, җитди, бөтенхалык, куәтле армия булдыру аша төзергә кирәк.
23 февральдә эре шәһәрләрдә массакүләм митинглар уза, иреклеләрне Кызыл Армиягә массакүләм язу башлана, ә 25 февральдә фронтка беренче кызылармеец отрядлары китә[11].
23 февральдән соң кызыл отрядлар алман гаскәрләренә каршылык күрсәтә башлыйлар. Валка шәһәрендә һөҗүм итүче немец частьлары латыш укчылары отряды белән сугышка керә. «Правда» газетасының 24 февраль санында: «Валкада немец ударниклары белән 300 кешелек латыш отряды сугыша», — дип язылган була. Псков янында, Ревель янында, Гдов районында сугыш хәрәкәтләре бара[7][11].
Генерал фон Эйхгорн оккупацияләнгән Минскта, 1918 елның феврале
Алман империясе гаскәре. Киев, 1918 елның марты
23 февраль иртәсендә Герман курьеры Совнаркомга ультиматум җиткерә; уйлану өчен 48 сәгать вакыт бирелә[12]. РСДРП(б) Үзәк Комитеты утырышында Ленин, көчле каршылык күрсәтүгә карамастан, үзәк комитет әгъзаларын ультиматумны кабул итәргә күндерә. Ленин Германия шартларында солых төзүне таләп итә. Аның фикеренчә, иң мөһиме — «югалтулар бәрабәренә булса да, инде оешкан пролетариат хакимияте утраучыгын саклап калырга кирәк»[13][14][15]. 24 февральгә каршы төндә ультиматумны кабул итәләр. Әмма сугышлар 3 март солых килешүенә кадәр дәвам итә[7].
1918 елның 25 февралендә «Правда»да басылган «Авыр, ләкин кирәкле дәрес» мәкаләсендә В.И. Ленин ул көннәрдәге вәзгыятьне түбәндәгечә сурәтли:
Полкларның позицияләрен саклаудан баш тартулары, хәтта Нарва линиясен саклаудан баш тартулары, чигенгәндә бөтен нәрсәне юк итү приказының үтәлмәве турында газаплы-хурлыклы хәбәрләр; качу, хаос, булдыксызлык, ярдәмсезлек, ваемсызлык турында әйтеп тә торасы юк (...) Совет республикасында армия юк.
26 февральдә РСФСР Халык Комиссарлары Шурасы барлык хакимият органнарын Мәскәүгә күчерү турында карар кабул итә.
1918 елның 3 мартында Алман шартларында Брест солыхы имзалана.
Мәскәү һәм бөтен Россия патриархы Тихон 1918 елның 5 (18) мартында үзенең юлламасында Брест солыхын кискен рәвештә гаепләп чыга: «Хәзер төзелгән солых нигезендә православ халкы яшәгән тулы бер өлкәләр бездән аерылалар һәм дин буенча ят булган дошман ирегенә тапшырылалар, ә дистәләгән миллион православие кешеләре үз диннәре өчен бөек рухи вәсвәсә шартларына эләгәләр... Халкыбызны һәм рус җирләрен авыр шартларга куйган бу солых халыкка көтелгән ял һәм тынычлык бирә алмый. Православие чиркәвенә исә зур зыян һәм кайгы, ә Ватанга исәпсез-хисапсыз югалтулар китерәчәк»[16].
Бәйрәм көнен гамәлгә кую[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1919 елның 10 гыйнварында РККА югары хәрби инспекциясе рәисе Николай Подвойский ВЦИКка РККА еллыгын 28 гыйнварда бәйрәм итәргә тәкъдим җибәрә:
28 гыйнварда Халык Комиссарлары Советының Эшче-Крестьян Кызыл армиясен төзү турындагы декретына бер ел була. Кызыл Армия оешуның еллыгын бәйрәм итүне 28 гыйнварга, декрет чыгарылган көнгә багышлап билгеләп үтү яхшы булыр иде.
Аның үтенече соңга калып килә һәм 23 гыйнварда гына карала. Нәтиҗәдә, ВЦИК тәкъдимнең соңга калуы сәбәпле кире кага. Шуңа да карамастан, 24 гыйнварда Мәскәү Советы Президиумы «Кызыл Армия оешу еллыгы уңаеннан бәйрәм оештыру турында» мәсьәләне карый һәм бәйрәм итүне Кызыл бүләк көне — 17 февраль — белән берләштерә. Кызыл бүләк көне үзенчәлекле хәйрия акциясе буларак планлаштырыла, халык кызылармеецлар өчен бүләкләр бирергә тиеш була. Ләкин 17 февраль дүшәмбегә туры килү сәбәпле, Кызыл бүләк көнен һәм, димәк, РККА еллыгын да, якындагы якшәмбегә, ягъни 23 февральгә күчерәләр. «Правда» газетасы хәбәр иткәнчә:
Кызыл бүләк көне бөтен Россия буенча 23 февральгә күчерелә. Бу көнне шәһәрләрдә һәм фронтта 28 гыйнварда үтәлгән Кызыл Армия оешуның еллыгын бәйрәм итү оештырылачак.
Аннары бәйрәм берничә елга онытыла һәм 1922 елда яңадан торгызыла. Шул елның 27 гыйнварында Бөтенрусия Үзәк сайлау комиссиясе Президиумының Кызыл Армиянең дүртъеллыгы турындагы карары басылып чыга[17]:
IX Бөтенроссия Советлар съездының Кызыл Армия турындагы карары нигезендә Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты Президиумы башкарма комитетларның игътибарын якынлашып килүче Кызыл Армия төзелү еллыгына (23 февраль) юнәлтә.
23 февраль көнен нигезләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1923 елда РККАның 5 еллыгы зурлап билгеләп үтелә, һәм 23 февральдәге бәйрәмнәр Бөтенсоюз дәрәҗәсенә күтәрелә. Республика Ревоюция хәрби советының Л.Д. Троцкий кул куйган 1923 елның 5 февралендәге боерыгында бәйрәмгә сәбәп булган вакыйга түбәндәгечә билгеләнә: «1918 елның 23 февралендә, дошман басымы астында, эшче һәм крестьян хөкүмәте кораллы көч булдыру кирәклеген игълан итте»[9]. Шул ук елда «Военная мысль и революция» журналында 23 февральдә төньяк-көнбатыш юнәлештәге сугышларда катнашкан беренче кызылармеец часте формалашкан дигән раслау хәбәре пәйда була.
1933 елда К. Е. Ворошилов (Троцкийның сәяси дошманы) РККАның 15 еллыгына багышланган тантаналы утырышта белдерү ясый[19]:
Сүз уңаеннан, РККА еллыгын бәйрәм итүне 23 февральгә туры китерү шактый шартлы һәм аңлатуга буйсынмаган характерда, тарихи даталар белән дә туры килми.
Шуңа да карамастан, Сталиннан соңгы чорда генерал-майор профессор С.Ф. Найда: «Совет Армиясенең туган көнен бәйрәм итүнең нигезе булып нәкъ менә 23 февральдә Петроградта В.И. Ленинның «Социалистик Ватан куркыныч астында!» өндәмәсенә җавап булган Кызыл Армия отрядларының формалаша башлавы тора», — дип билгеләп уза[20].
Ватанны саклаучылар көне төрле илләрдә
Ватанны саклаучылар көне СССР составына кергән кайбер илләрдә билгеләп үтелә.

Россиядә Ватанны саклаучылар көне[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
РФ Югары Советының Оборона һәм куркынычсызлык мәсьәләләре комитеты инициативасы белән бәйрәмнең яңа исеме РФ Югары Советы Президиумының 08.02.1993 N 4423-1 «Россия Федерациясенең истәлекле көнен — Ватанны саклаучылар көнен билгеләү турында»гы карары белән кертелә.
2002 елдан РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы карары нигезендә 23 февраль Россиядә эшләми торган бәйрәм көне санала һәм бу дата «Россиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1995 елның 13 мартындагы 32-ФЗ номерлы РФ Федераль законы нигезендә «Ватанны саклаучылар көне» буларак билгеләп үтелә[21]. Бу канун нигезендә «Ватанны саклаучылар көне» Россия Федерациясендә Россиянең хәрби дан көне булып тора.
2006 елның 24 мартында Дәүләт Думасы бәйрәмнең канундагы рәсми тасвирламасыннан «Кызыл Армиянең Германия кайзер гаскәрләрен җиңү көне (1918 ел)» сүзләрен төшереп калдырырга, шулай ук бу канунда әлеге бәйрәм атамасында «яклаучы» төшенчәсен бердәнбер санда (РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә) бәян итәргә карар чыгара.
Постсовет Россиясендә 23 февраль — хезмәт коллективларында, мәктәпләрдә, гаиләләрдә билгеләп үтелә торган массакүләм бәйрәм. Әмма бу көнне шәхси котлауга лаек затлар даирәсе турындагы сорауга консенсуслы җавап бирелми. Өч фикер бар: котлаулар бары тик һөнәри хәрбиләргә генә (җенесенә карамастан) адресланырга тиеш; армиягә теге яки бу дәрәҗәдә катнашы булган һәркемне, бигрәк тә Бөек Ватан сугышы ветераннарын (җенесенә карамастан) котларга; һәм бу — малайларны һәм армиягә катнашы булмаган ир-атларны да кертеп, Россиянең барлык ир-ат гражданнарының бәйрәме[22].

Мәскәүдә бәйрәм традицияләренең берсе — Кремль диварлары янында тантаналы чара, Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салу. Александр бакчасына Россия Президенты, Федераль Җыен башлыклары, хәрби җитәкчелек, хакимиятнең башка тармаклары вәкилләре, сәяси партия җитәкчеләре, чиркәү руханилары килә[23]. Бер минут тынлык белән искә алудан соң, Дәүләт гимны яңгырый, мактаулы каравыл ротасы тантаналы марш белән уза. Сәяси партияләр дә аерым массакүләм чаралар оештыра[24]. Кич белән илнең югары җитәкчелеге Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концертында катнаша[25][26][27]. Шулай ук Мәскәүдә һәм Россиянең башка бик күп шәһәрләрендә бәйрәм салюты оештырыла[28]. Шәһәрләрдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы концертлар, парадлар үткәрелә[29][30]. 1918 елның февраль вакыйгаларын реконструкцияләү оештырыла[31][32][33]. Акъярда Ватанны саклаучылар көне белән 2014 ел вакыйгалары истәлегенә Халык ихтыяры көненә багышланган митинг була. Ул вакытта 23 февральдә Акъяр үзәгендә меңләгән кеше Россиягә кушылу өчен чыгыш ясый[34][35][36].
Россия гражданнары өчен Ватанны саклаучылар көне — мөһим һәм әһәмиятле дата. 2013 елның февралендә «Иҗтимагый фикер» фонды тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәсе буенча, сораштырылучыларның 77 проценты шулай дип белдерә[37].
23 февраль — Ватанны саклаучылар көне — Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасында бәйрәм ялы көне дип игълан ителә[38][39][40][41][42].

Белоруссиядә Ватанны саклаучылар һәм Кораллы Көчләр көне[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Белоруссиядә Беларусь Республикасы Кораллы Көчләре тарихы илнең дәүләтчелеген торгызуда һәм саклауда хәлиткеч роль уйнаган Эшче-крестьян Кызыл Армиясе оешудан башлана, дип билгеләнә.
Ул катлаулы тарихи чор безгә бик күп аңлатмалар һәм интерпретацияләр калдырды. Ләкин без иң мөһимен истә тотарга тиешбез: нәкъ менә шул кешеләр һәм шул Кызыл армия безгә исән калырга һәм милләт буларак танылырга ярдәм итте. Бу бәхәссез хакыйкать, без аны сакларга һәм киләсе буыннарга тапшырырга тиеш.— Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко[43]
Белоруссия һәм Россия хәрби хезмәткәрләре «Ватанны саклаучылар көне»нә багышланган уртак бәйрәм чаралары үткәрәләр[44][45]. Белоруссия хәрби көчләренең йөзьеллыгы уңаеннан 2018 елның 23 февралендә Гроднода авиация катнашында парад уза[46], шулай ук Герой шәһәр Минскта, Крепость-герой Брестта, Витебск, Гомель, Гродно һәм Могилев шәһәрләрендә утыз залп белән бәйрәм салюты ясала[47][48].
23 февраль Украинада[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Украинада рәсми рәвештә 6 декабрьдә Украина Кораллы Көчләре көне билгеләп үтелә. Ләкин асылда аны беркем дә билгеләп үтмәгәнгә (хәрби частьлар һәм корабльләрнең шәхси составын тантаналы тезү, парадлар һәм башка бәйрәм чаралары оештырылмый, чираттагы исемнәр бирү күрсәтелгән дата белән бәйләнми һ.б.), ә искечә 23 февральдә бәйрәм итү беркем тарафыннан да тыелмый. 1999 елда Президент Леонид Кучма Указы чыгарыла, аның нигезендә 23 февраль закон нигезендә Ватанны саклаучылар көне дип билгеләнә. 6 декабрь кебек үк, бу көн дә ял көне булып тормый.
2008 елда Украина президенты Виктор Ющенко 29 гыйнварны «чын милли Ватанны саклаучылар көне» ул «Крут каһарманнары батырлыгы көне», дип белдерә, мондый истәлекле көнне канун тәртибендә билгеләү турындагы инициативаланы хуплый (2008 елның гыйнварында Украина халык партиясенең Черкасск өлкә оешмасы Президентка Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүне 23 февральдән 29 гыйнварга күчерергә тәкъдим итә)[49]. Шуңа да карамастан, 23 февраль, эш көне булуына карамастан, «Ватанны саклаучылар көне» буларак бәйрәм ителә бирә.
2013 елда «Рейтинг» социологик төркеме тарафыннан 23 февральгә карата җәмәгатьчелек фикерен белешү үткәрелә. Нәтиҗәдә, сораштырылганнарның 41 % ы өчен 23 февраль — якын ир-атларга яхшылык эшләр өчен мөмкинлек (ешрак хатын-кызлар шулай җавап бирә). 39 % өчен — армиягә мөнәсәбәте булган ир-атлар бәйрәме (ир-атлар үзләре ешрак шулай саный). Шул ук вакытта 12 % аны совет чорыннан калган сәяси бәйрәм дип саный, ә 7 % өчен бу — гадәти көн. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча Украинада яшәүчеләрнең күбесе 23 февральне бәйрәм буларак кабул итә[50].
2014 елның 14 октябрендә Украина президенты Петр Порошенко 23 февральдә Украинада Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүне гамәлдән чыгара[51]. 23 февраль урынына яңа бәйрәм — 14 октябрьдә билгеләп үтелә торган Украинаны саклаучылар көне билгеләнә. Соңыннан аның исеме «День защитников и защитниц Украины» дип үзгәртелә[52]. 14 октябрьдә чиркәү тарафыннан Изге Ана япмасы көне билгеләп үтелә, ә Украинада бу көнне шулай ук Украина казаклары көнен, ә Украина милләтчеләре — Украина баш күтәрүче армиясе оешуның еллыгын билгеләп үтәләр[53].
Кыргызстанда Ватанны саклаучылар көне[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кыргызстанда Ватанны саклаучылар көне ел саен 23 февральдә билгеләп үтелә. Кыргызстан Республикасының 2004 елда кабул ителгән Хезмәт кодексы (113 маддә) нигезендә, бу көн эшләми торган бәйрәм көне итеп үзгәртелә. Кыргызстан Кораллы Көчләре көне 29 майда билгеләп үтелә һәм эш көне булып тора.
Бишкәктә бу көнне мэрия бинасы каршындагы мәйданда Бишкәк гарнизонының шәхси составы тантаналы рәвештә тезелә, шуннан соң хәрби хезмәткәрләр оркестр озатуында парад белән башкаланың төп мәйданы — «Ала-Тоо»га кадәр узалар[54][55].
Казакъстанда Ватанны саклаучылар көне[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казахстанда Ватанны саклаучылар көне 7 майда билгеләп үтелә. Дата 1992 елның 7 маенда Казакъстан Президенты (Югары Башкомандующий булып торган) Нурсолтан Назарбаевның милли кораллы көчләр төзү турындагы указы белән бәйле.
23 февраль Казакъстанда рәсми бәйрәм саналмый, әмма традиция буенча гаиләләрдә билгеләп узыла[56].
Таҗикстанда Ватанны саклаучылар һәм Кораллы көчләр оешкан көн[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Таҗикстанда 23 февраль Ватанны саклаучылар көне һәм Кораллы көчләр оешкан көн буларак билгеләп үтелә[57].
1992 елның гыйнварында Таҗикстан Президенты Указы нигезендә Таҗикстан Республикасы Оборона комитеты оештырыла, аңа ил территориясендә дислокацияләнгән частьлар һәм берләшмәләр, хәрби комиссариатлар, штаблар, Гражданнар оборонасы учреждениеләре һәм формированиеләре, югары уку йортларының хәрби кафедралары, хәрби-юридик оешмалар, тәэмин итү һәм хезмәт күрсәтү частҗләре керә. Милли гвардияне формалаштыру процессы башлана. 1992 елның 18 декабрендә Таҗикстанның Югары Советы Президиумы Указы нигезендә Таҗикстанның Оборона министрлыгы оештырыла һәм бу милли кораллы көчләр булдыру процессының башлангычы була. Беренче подразделениеләр, частьлар һәм берләшмәләр халык фронты отрядлары базасында оештырыла.
1993 елның 23 февралендә, СССР таркалганнан соң беренче тапкыр, гражданнар сугышы кызган вакытта Дүшәнбедә Кораллы көчләр хәрби парады уза. Тарихи яктан 23 февральнең Кораллы көчләр көне буларак билгеләп үтелүен исәпкә алып, ил җитәкчелеге бу көнне Таҗикстан Кораллы көчләрен булдыру көне дип игълан итә[58].
Ватанны саклаучылар көне Көньяк Осетиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
23 февраль — Көньяк Осетиядә рәсми бәйрәм һәм ял көне. 23 февральдә Көньяк Осетия җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелеге Бөек Ватан сугышы елларында Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән ветераннарны, шулай ук 1990 нчы елларда Көньяк Осетияне яклаучыларны искә ала һәм аны саклауны дәвам итә. Оборона министрлыгы, ОМОН, башка бүлекчәләр хәрбиләрен дә, шулай ук эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен дә хөрмәтлиләр. Бөтен Көньяк Осетия буйлап атна дәвамында истәлекле кичәләр һәм аны яклаучылар белән очрашулар уза[59].
23 февраль Абхазиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
23 февраль Абхазиядә дә билгеләп үтелә, әмма рәсми рәвештә бәйрәм көне булып саналмый. Бу көнне Абхазия Республикасы Оборона министрлыгы хәрбиләре Абхазиядә урнашкан 7 нче Россия хәрби базасы хәрбиләре һәм РФ ФСБ чик буе идарәсе чик сакчылары белән берлектә Сухумда Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар салалар. Шулай ук 1992–1993 еллардагы Абхазия халкының Ватан сугышында һәлак булганнарга һәм Грузия-Абхазия конфликты зонасында хезмәт иткән вакытта һәлак булган Россия тынычлык урнаштыручыларына да чәчәкләр салына. Абхазия һәм Россия хәрбиләре Дан паркында һәм һәлак булган тынычлык урнаштыручыларга обелиск янында чәчәкләр сала[60].
23 февраль Әрмәнстанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әрмәнстанда бу көн дәүләт бәйрәме булып тормый. Әмма 23 февральдә Ереванда һәм Гөмредә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чаралар уза. Әрмәнстан оборона министры, Кораллы көчләрнең Баш штабы башлыгы, РФнең Әрмәнстандагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе, Әрмәнстан һәм Россия Кораллы көчләренең югары дәрәҗәле офицерлары һәм хәрбиләре, дипломатик ведомство вәкилләре Ереванның Җиңү паркында булалар. Алар, Ватанны саклаганда һәлак булучылар истәлегенә хөрмәт йөзеннән, Билгесез солдат һәйкәленә веноклар салалар. Шуннан соң парк буйлап парад йөреше белән Әрмәнстан һәм Россия хәрбиләре уза.
Гөмре шәһәрендә «Дом Москвы» мәдәни-эшлекле үзәге, Мәскәү хөкүмәтенең Тышкы икътисади һәм халыкара элемтәләр департаменты ярдәме белән, 23 февральдә танылган әрмән җырчылары һәм музыкантлары катнашында хәрби-патриотик җыр концерты уздыра. Шәһәрнең Драма театрында җирле халыкһәм Гөмредә урнашкан Россия хәрби базасы хәрбиләре җыела[61].
23 февраль Латвиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Латвия бәйсезлеген игълан иткәннән соң 23 февраль көне рәсми бәйрәм көне булудан туктый[62]. Гәрчә аны элеккечә Латвиядә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, СССР Кораллы көчләренең элеккеге хәрби хезмәткәрләре, кораллы конфликтларда катнашучылар, совет югары хәрби-уку йортларын тәмамлаучылар билгеләп үтсә дә. Мәсәлән, Даугавпилста, традиция буенча, бу көнне Дубровин паркындагы мемориал янына шәһәр өчен сугышларда һәлак булган хәрбиләрне искә алу өчен җыелалар. Ригада 23 февральдә Пардаугавада Латвия һәм Риганы азат итүчеләргә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салына[63].
23 февраль Эстониядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу көнне Россия Федерациясе һәм Беларусь Республикасының Эстониядәге илчелекләре хезмәткәрләре, Эстониянең ветераннар һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре Таллиндагы хәрби зиратта Азат итүче сугышчы (Бронза солдат) һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашалар[64][65][66][67].
Ватанны саклаучылар көне Молдава Республикасында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Приднестровьеда Ватанны саклаучылар көне дәүләт бәйрәме булып санала һәм 23 февральдә билгеләп үтелә. Төп бәйрәм чаралары Тираспольда уза. Аларда Президент һәм көч ведомстволары башлыклары катнаша[68].
Искәрмәләр
- ↑ День защитников Отечества . Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2022.
- ↑ Поздравление Владимира Путина по случаю Дня защитника Отечества . news.1777 (23 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2024.
- ↑ Константин Медведев. 23 февраля - День защитника Отечества. Чем важен этот праздник для нас? Российское историческое общество. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 гыйнвар 2025.
- ↑ Газета Временного рабочего и крестьянского правительства. — 20 января (2 февраля) 1918. — № 13 (58). — С. 1.
- ↑ Черепанов А. И. «Под Псковом и Нарвой». — М. : Воениздат, 1956. — С. 18.
- ↑ Ганин А. В. И. Г. Пехливанов — один из первых историографов Первой балканской войны. Архивная копия от 19 март 2015 на Wayback Machine // promacedonia.org
- ↑ 1 2 3 Николаев П. А. Интервенция Германии // Интервенция на Северо-Западе России 1917—1920 гг. — Российская академия наук, Институт российской истории, Санкт-Петербургский филиал. — СПб.: «Наука», 1995. — С. 93—99.
- ↑ Черепанов А. И. Под Псковом и Нарвой. — М.: Воениздат, 1956. — С. 71.
- ↑ 1 2 Гривенко В. Историческое переосмысление 23 февраля Архивная копия от 19 февраль 2007 на Wayback Machine // Независимое военное обозрение : интернет-газета // nvo.ng.ru (16 февраля 2007 года)
- ↑ 1 2 Газета Временного рабочего и крестьянского правительства, № 31 (76) от 23 февраля 1918 года, с. 1.
- ↑ 1 2 Кораблёв Ю. Защита Республики. Как создавалась Рабоче-крестьянская Красная армия. // Переписка на исторические темы: диалог ведёт читатель. — М.: Политиздат, 1989. — С. 160—161.
- ↑ Kotkin, 2014
- ↑ Барсенков А. С., Вдовин А. И. История России. 1917—2004 гг. : учеб. пос. для вузов. — М., 2005. — С. 62.
- ↑ Ленин В. И. Мир или война (напечатано 23 февраля 1918 г.) // Полн. собр. соч. — Т. 35. — С. 368.
- ↑ Войтиков С. С. Развитие взглядов высшего руководства Советской России на военное строительство в ноябре 1917 — марте 1918 г. // Вопросы истории : журнал. — № 10. — 2007.
- ↑ Послание Патриарха Московского и всея России Тихона по поводу заключения Брестского мира. 5 (18) марта 1918 года.
- ↑ Историческая справка о дне 23 февраля. Архивная копия от 25 гыйнвар 2020 на Wayback Machine // happy-year.narod.ru
- ↑ С историей формирования Красной армии можно ознакомиться на выставке в Пскове. Архивная копия от 14 апрель 2021 на Wayback Machine // pln-pskov.ru
- ↑ Максим Хрусталёв. «Несокрушимая и легендарная». — Исторические корни Дня защитника Отечества. Архивная копия от 7 август 2017 на Wayback Machine // km.ru (23 февраля 2010 года)
- ↑ Найда С. Ф. Почему день Советской армии и Военно-морского флота празднуется 23 февраля? // Военно-исторический журнал. — 1964. — № 5. — С.115—117.
- ↑ Федеральный закон Российской Федерации № 32-ФЗ от 13 марта 1995 года «О днях воинской славы (победных днях) России». Архивная копия от 26 ноябрь 2021 на Wayback Machine Официальный сайт Президента Российской Федерации // kremlin.ru
- ↑ Кого нужно поздравлять 23 февраля? Аргументы и факты (22 февраль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 февраль 2019. Архивировано 22 февраль 2019 года.
- ↑ В День защитника Отечества Святейший Патриарх Кирилл возложил венок к могиле Неизвестного солдата у Кремлёвской стены . Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2016. Архивировано 6 март 2016 года.
- ↑ 23 февраля 2018 года. Москва. Шествие КПРФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2018. Архивировано 14 апрель 2019 года.
- ↑ В Пскове состоялся торжественный концерт, приуроченный к 100-летию Красной армии и Дню защитника Отечества . Мөрәҗәгать итү датасы: 22 февраль 2018. Архивировано 22 февраль 2018 года.
- ↑ 23 февраля 2016 года на площади у стелы в Крестах состоялся парад войск в честь Дня защитника Отечества . Мөрәҗәгать итү датасы: 1 май 2020. Архивировано 19 апрель 2021 года.
- ↑ Парад в Крестах 23 февраля 2017 года . Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2017. Архивировано 24 февраль 2017 года.
- ↑ Полная программа мероприятий на 23 февраля в Волгограде . Мөрәҗәгать итү датасы: 1 май 2020. Архивировано 25 февраль 2018 года.
- ↑ Парад в День защитника Отечества в Омске . Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2019. Архивировано 23 февраль 2019 года.
- ↑ Парад в Североморске в честь 100-летия РККА . Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2019. Архивировано 21 февраль 2022 года.
- ↑ В воскресенье во Всеволожске восстановили события февраля 1918 года, происходившие под Псковом . Мөрәҗәгать итү датасы: 29 февраль 2016. Архивировано 4 март 2016 года.
- ↑ Масштабная историческая реконструкция к столетию образования РККА состоялась в Пскове (ВИДЕО) . Мөрәҗәгать итү датасы: 1 май 2020. Архивировано 19 апрель 2021 года.
- ↑ Празднование Дня защитника Отечества в Псковской области . Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2018. Архивировано 21 февраль 2022 года.
- ↑ На митинге в Севастополе без единого украинского флага выбрали нового мэра, гражданина РФ - СМИ . Интерфакс-Украина. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 февраль 2019. Архивировано 22 февраль 2019 года.
- ↑ Двойной праздник: в Севастополе отметили 23 Февраля и День народной воли . Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2018. Архивировано 27 февраль 2018 года.
- ↑ Выпуск «Севинформбюро» от 23 февраля 2018 года
- ↑ О российской армии и 23 февраля . Мөрәҗәгать итү датасы: 1 май 2020. Архивировано 23 апрель 2021 года.
- ↑ День защитника Отечества 2018 в Донецке . Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2018. Архивировано 24 февраль 2018 года.
- ↑ Митинг по случаю празднования 100-летия со дня основания Красной армии прошёл в Луганске . Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2018. Архивировано 24 февраль 2018 года.
- ↑ В ЛНР подписан указ о праздновании 23 февраля . Мөрәҗәгать итү датасы: 1 май 2020. Архивировано 8 август 2020 года.
- ↑ Глава ДНР объявил 23 февраля выходным днём . Мөрәҗәгать итү датасы: 22 февраль 2016. Архивировано 3 март 2016 года.
- ↑ ЛНР отметила День защитника Отечества награждением отличившихся, митингами и салютом (ФОТО) . Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2018. Архивировано 25 февраль 2018 года.
- ↑ Александр Лукашенко принял участие в торжественном собрании, посвящённом 100-летию Вооружённых Сил Беларуси. Архивная копия от 24 февраль 2018 на Wayback Machine Национальный центр правовой информации Республики Беларусь // pravo.by (23 февраля 2018 года)
- ↑ Российские и белорусские десантники на лыжах отметили 100-летие Красной армии. Архивная копия от 22 февраль 2018 на Wayback Machine Телеканал «РЕН ТВ» // ren.tv (22 февраля 2018 года)
- ↑ Ярослав Мирнов. В Пскове прошёл парад, посвящённый Дню защитника Отечества. — Участниками марша стали десантники из Пскова и Белоруссии, лётчики, спецназовцы и сотрудники УФСИН. Архивная копия от 25 февраль 2018 на Wayback Machine Газета «Комсомольская правда» (Псков) // pskov.kp.ru
- ↑ ВИДЕО. Военный парад к 100-летию Вооружённых Сил Республики Беларусь. Гродно, 23 февраля 2018 года. Архивная копия от 29 август 2020 на Wayback Machine // youtube.com (пользователь — «Телеканал Гродно Плюс»; опубликовано 24 февраля 2018 года)
- ↑ Военный парад в Гродно прошёл с участием авиации. Архивная копия от 24 февраль 2018 на Wayback Machine «Белорусское телеграфное агентство» (БЕЛТА) // belta.by (24 февраля 2018 года)
- ↑ Приказ министра обороны Республики Беларусь от 7 февраля 2018 года № 170 «О праздновании Дня защитников Отечества и 100‑летнего юбилея Вооружённых Сил Республики Беларусь». Архивная копия от 24 февраль 2018 на Wayback Machine Белорусская военная газета «Во славу Родины» // vsr.mil.by (23 февраля 2018 года)
- ↑ Что же мы отпраздновали 23 февраля? Салідарнасць. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2014. Архивировано 26 февраль 2014 года.
- ↑ Фоторепортаж День защитников Отечества . Мөрәҗәгать итү датасы: 28 март 2013. Архивировано 2 март 2013 года.
- ↑ Указ Президента України № 806/2014 — Офіційне представництво Президента України . Мөрәҗәгать итү датасы: 31 август 2016. Архивировано 14 сентябрь 2016 года.
- ↑ Гендерна рівність: Рада перейменувала День захисника України . suspilne.media. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 липень 2021. Архивировано 14 июль 2021 года.(укр.) }
- ↑ День защитника Украины теперь будет ежегодно отмечаться 14 октября . Мөрәҗәгать итү датасы: 1 май 2020. Архивировано 19 июль 2020 года.
- ↑ Военный парад прошёл в Киргизии в День защитника Отечества. Архивная копия от 31 декабрь 2013 на Wayback Machine РИА «Новости» // ria.ru (23 февраля 2012 года)
- ↑ В центре Бишкека военные устроили марш по случаю 23 февраля (видео). // mir24.tv (23 февраля 2013 года) Архивная копия от 30 декабрь 2013 на Wayback Machine
- ↑ 23 февраля или 7 мая? Информационная система ПАРАГРАФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2022. Архивировано 28 гыйнвар 2022 года.
- ↑ Парад в Душанбе 23 февраля 2013 года (видео) Архивная копия от 30 декабрь 2013 на Wayback Machine
- ↑ 23 февраля — День защитника и День образования Вооружённых Сил Таджикистана Архивная копия от 31 декабрь 2013 на Wayback Machine
- ↑ 23 февраля в странах СНГ . Мөрәҗәгать итү датасы: 28 март 2013. Архивировано из оригинала 29 октябрь 2012 года.
- ↑ 23 февраля — День защитника Отечества в Абхазии Архивная копия от 30 декабрь 2013 на Wayback Machine
- ↑ День защитника Отечества отметили в Армении . Мөрәҗәгать итү датасы: 29 март 2013. Архивировано 1 март 2013 года.
- ↑ 23 февраля в Латвии: не «День защитника отечества», но «Мужской день» и для многих — праздник . Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2018. Архивировано 24 февраль 2018 года.
- ↑ В Риге отметили 23 февраля . Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2013. Архивировано 30 апрель 2012 года.
- ↑ 23 февраля: День защитника Отечества на Воинском кладбище в Таллине . Мөрәҗәгать итү датасы: 1 май 2020. Архивировано 9 сентябрь 2018 года.
- ↑ В Таллине отметили День защитника Отечества (видео) . Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2015. Архивировано 27 февраль 2015 года.
- ↑ В Эстонии решили игнорировать запрет на празднование 23 февраля . Мөрәҗәгать итү датасы: 1 май 2020. Архивировано 18 апрель 2021 года.
- ↑ На заводе Ericsson отметили День защитника Отечества: руководство начало внутреннее расследование . Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2015. Архивировано 4 март 2015 года.
- ↑ Военно-спортивный праздник, посвящённый Дню защитника Отечества — 23/02/18 . Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2018. Архивировано 11 август 2020 года.
Сылтамалар
Ватанны саклаучылар көненә бәйле материаллар Б. Н. Ельцин исемендәге Президент китапханәсе сайтында.