Россия Федерациясенең тикшерү органнары хезмәткәрләре көне

Россия Федерациясенең тикшерү органнары хезмәткәрләре көне (рус. День сотрудника органов следствия Российской Федерации) — Россия Федерациясенең Тикшерү комитеты, Эчке эшләр министрлыгының һәм Федераль иминлек хезмәтенең тикшерү бүлекчәләре хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Һәр ел саен 25 июльдә билгеләп үтелә.

Бәйрәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 27 августындагы 741 нче номерлы карары нигезендә билгеләнә[1].

Тарихы

Бу көн Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 27 августындагы «Россия Федерациясенең тикшерү органнары хезмәткәрләре көне турында» 741 нче номерлы карары нигезендә 2014 елдан алып үткәрелә.

Хокук буенча галимнәрнең узган гасыр урталарыннан безнең көннәргә кадәр килеп җиткән бердәм тикшерү органын булдыру кирәклеге турындагы бәхәсе[2] нәтиҗәсендә барлык тикшерүчеләр өчен бердәм бәйрәм булдырыла.

undefined

Россия Федерациясенең Тикшерү комитеты тәкъдим иткән РФ Хөкүмәте карары проекты РФ Эчке эшләр министрлыгы, РФ федераль иминлек хезмәте, РФ-нең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәте тарафыннан хуплана.

Үткәрү датасын сайлау 1713 елның 25 июлендә Петр I «Гвардия майоры М.И. Волконскийның тикшерү канцеляриясен төзү турында» Указы белән бәйле. Канцеляриянең җитәкчесе итеп Семенов полкының гвардия майоры Михаил Иван улы Волконский билгеләнә. «Майор» тикшерү канцеляриясе, тарих фәннәре докторы Дмитрий Олег улы Серов билгеләвенчә, Россиядә дәүләт башлыгына буйсынган һәм беренчел тикшерү уздыру вәкаләтләре бирелгән беренче дәүләт органы була[3][4].

«Майор» тикшерү канцеляриясе турыдан-туры Петр I буйсына һәм иң куркыныч коррупцион гамәлләр турындагы эшләрне тикшерә. Аларга дәүләтчелек нигезләренә кагылган җинаятьләр: ришвәтчелек, казна акчасын урлау, хезмәт вазифасын кулланып, ялган документлар эшләү һ.б. керә. Патшага буйсынган тикшерү органнары югары вазифа биләүчеләргә карата да гадел һәм объектив булып кала.

«Россия Федерациясе Тикшерү комитеты турында» Федераль канун 300 елга беренче тапкыр тикшерү органнары үсеше моделен Петр I идеясенә кайтара[5]. Бу документ комитет эшчәнлеге белән дәүләт башлыгы җитәкчелек итә дип билгели. Хәзерге вакытта Россия Федерациясенең Тикшерү комитеты дәүләт хакимияте органнарының бер структурасына да керми.

Петр I Указына 300 ел булу уңаеннан РФ Тикшерү комитеты «Россиянең беренче тикшерү канцеляриясенә 300 ел» ведомство медален булдыра.

Бәйрәм итү традицияләре

Төп чара Тикшерү комитетының җирле Тикшерү идарәсендә уза, тантанага эшләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән барлык хезмәткәрләр чакырыла. Аларга мактау грамоталары һәм ведомство бүләкләре тапшырыла. Тикшерү комитетының ике дистәгә якын үз медальләре һәм аерымлык билгеләре бар, алар арасында Россиянең беренче тикшерү канцеляриясенең 300 еллыгына багышланган истәлекле медале.

Төрле ведомство вәкилләре арасында спорт ярышлары уздырыла[6][4].

Искәрмәләр

  1. 25 июля - День сотрудника органов следствия Российской Федерации. Региональное Духовное Управление Мусульман Оренбургской области. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2024.
  2. Инициативы «ЯБЛОКА» по реформе следственных органов. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2024. Архивировано 27 гыйнвар 2012 года.
  3. НОВОСТИ И АНОНСЫ. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2024. Архивировано из оригинала 12 декабрь 2013 года.
  4. 1 2 25 июля – День сотрудника органов следствия Российской Федерации. Следственный комитет Российской Федерации по Республике Коми. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2024.
  5. Федеральный закон Российской Федерации от 28 декабря 2010 г. N 403-ФЗ "О Следственном комитете Российской Федерации". Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2024. Архивировано 13 декабрь 2013 года.
  6. 25 июля — День сотрудника органов следствия: кого поздравляют с праздником. Известия (24 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2024.

Мәгълүматның чыганаклары

• Строгович М. С. О дознании и предварительном следствии и о «едином следственном аппарате» // Социалистическая законность. 1957. № 5. С. 21;
• Голяков И. Т. О едином следственном аппарате и функциях Министерства юстиции // Советская юстиция. 1957. № 7. С. 8—11;
• Митричев С. О едином следственном аппарате // Известия. 1957. 2 июля;
• Тикунов В. С. О дальнейшем совершенствовании предварительного следствия // Советское государство и право. 1965. № 6. С. 9;
• Истина… И только истина! Пять бесед о судебно-правовой реформе. М., 1990. С. 275;
• Трубин Н. С. Прокуратура должна заниматься своим делом // Социалистическая законность. 1991. № 3. С. 8, 14;
• Деришев Ю. В. Проблемы организации досудебного производства по УПК РФ: моногр. Омск, 2003;
Постановление Правительства Российской Федерации от 27 августа 2013 г. № 741 «О дне сотрудника органов следствия Российской Федерации»;
Приказ Следственного комитета Российской Федерации от 21 июня 2013 г. № 39 «Об учреждении памятной медали „300 лет первой следственной канцелярии России“»;
• Указ Петра I «О создании следственной канцелярии гвардии майора М. И. Волконского» от 25 июля 1713 года. (Оригинал документа хранится в Российском государственном историческом архиве. Фонд 1329. Опись 1. Книга 27. Лист. 1.);
Проект Федерального закона «Об органах предварительного следствия в Российской Федерации»;
Федеральный закон Российской Федерации от 28 декабря 2010 г. № 403-ФЗ «О Следственном комитете Российской Федерации».

Әдәбият

• Серов Д. О. Гвардейцы-криминалисты Петра I: Из истории организации и деятельности «майорских» следственных канцелярий (1713—1723 гг.) // Ораниенбаумские чтения: Сб. научных статей и публикаций. СПб., 2001. Вып. 1.;
• Монахов А. А., Серов Д. О. У истоков следственного аппарата России // материалы Международной научно-практической конференции: Сб. научных статей и публикаций. М., 2013. Ч. 1. С. 286—291.;
• Серов Д. О., Монахов А. А. Зарождение следственного аппарата России (1713—1717 гг.) // Вестник Следственного комитета РФ. 2013, № 4.;
Серов Д. О., Аверченко А. К. Вневедомственный следственный аппарат России: замыслы и реальность // Журнал российского права. 2005, № 10. С. 122—127.
• Монахов А. А. Руководитель первой следственной канцелярии России гвардии майор М. И. Волконский: линия судьбы // Труды Пятой Международной научно-практической конференции «Война и оружие. Новые исследования и материалы». СПб., Ч. 3. С. 238—254.

Тема буенча өстәмә