Шахтерлар көне
Шахтерлар көне (рус. День шахтёра) — шахтерларның һөнәри бәйрәме, тарихы Советлар Союзына барып тоташа; СССР таркалгач та, Россиядә, Белоруссиядә, Эстониядә, Үзбәкстанда, Казакъстанда, Украинада, Кыргызстанда августның соңгы якшәмбесендә уздырылуын дәвам итә.
Бәйрәмнең тарихы
1935 елның 30 нан 31 августы төнендә, Ирмино шәһәрендә, «Центральная-Ирмино» шахтасында (соңрак «22 съезд» шахтасы) Алексей Стаханов исемле шахтер рекорд куя: 7 тонна норма урынына 102 тонна ташкүмер чыгара, бу вакыйга стахановчылар хәрәкәтенә нигез сала.
Бәйрәм элеккеге Союздаш илләрдә уздырыла.
Рәсми бәйрәм СССР да 1947 елның 10 сентябрендә күмер сәнәгате министрлары Д. Г. Оник блән А. Ф. Засядько тәкъдиме буенча раслана. Шахтер көнен беренче тапкыр 1948 елның 29 августында бәйрәм итәләр. Ел башында министр «Шахтер көнен бәйрәм итүгә әзерлек турында» боерык чыгара.
Анда күмер сәнәгате хезмәткәрләренең барысы да бәйрәмне җитештерү казанышлары һәм торак-көнкүреш шартларының яхшыруы белән каршы алырга тиешлеге; хезмәт дисциплинасын ныгыту, эшкә яңа машиналар кертү, шахталар төзүне һәм реконструкцияләүне тизләтү буенча чаралар билгеләнде, хезмәттә аеруча нык аерылып торган шахтерларны бүләкләү өчен материаллар әзерләү буенча чаралар билгеләнә. Шахтер көнендә Мәскәүдә тантаналы утырыш үткәрелә, анда 1949 елга эштә яхшы уңышка ирешү йөкләмәсе кабул ителә.
Кайбер шәһәр-бистәләр өчен (Мәсәлән, Анжеро-Судженск, Антрацит, Артём, Брянка, Воркута, Горловка, Гуково, Джебарики-Хая, Донецк, Дровяная, Заполярный, Инта, Караганда, Кемерово, Кировск, Кировск/Голубовка (Луганск Халык Республикасы), Киселёвск, Копейск, Кохтла-Ярве, Краснодон, Молодогвардейск, Кривой Рог, Ленинск-Кузнецкий, Луганск, Макеевка, Междуреченск, Назарово, Нерюнгри, Новая Чара, Новокузнецк, Новошахтинск, Павлоград, Первомайск, Першотравенск, Прокопьевск, Свердловск, Ровеньки, Североуральск, Снежное, Селидово, Соледар, Стаханов, Суходольск, Терновка, Торез, Дзержинск, Шарыпово, Шахтерск, Шахтинск, Шахты, Шерловая Гора, Экибастуз, Мыски) Шахтерлар көне төп бәйрәмнәрнең берсе булып тора һәм ачык һавада концертлар, күңел ачу чаралары рәвешендә билгеләп үтелә.
Берёзовский, Горловка, Доброполье, Донецк, Киселевск, Краснокаменск, Макеевка, Прокопьевск, Солигорск, Соль-Илецк, Сосенский (Калуга өлкәсе), Торезе, Черемхово, Шахтах, Шахтинск (Караганда өлкәсе) һәм Шахтерск торак пунктларында Шәһәр көне Шахтерлар көненә туры китереп үткәрелә.
Кузбасста шахтерлар көне
Кемерово өлкәсендә 2001 елдан башлап Шахтерлар көнен билгеләп үтү өчен бер шәһәр билгеләнә:
- 1976 — 29 августта — Прокопьевск[1]
- 2001 — 26 августта — Прокопьевск
- 2002 — 25 августта — Ленинск-Кузнецкий
- 2003 — 31 августта — Белово
- 2004 — 29 августта — Осинники
- 2005 — 28 августта — Кемерово
- 2006 — 27 августта — Киселевск
- 2007 — 26 августта — Анжеро-Судженск
- 2008 — 31 августа — Полысаево
- 2009 — 30 августта — Березовский
- 2010 — 29 августта — Краснобродский
- 2011 — 28 августта — Калтан
- 2012 — 26 августа — Мыски
- 2013 — 25 августа — Ленинск-Кузнецкий
- 2014 — 31 августа — Новокузнецк
- 2015 — 30 августа — Прокопьевск
- 2016 — 28 августа — Кемерово
- 2017 — 27 августа — Междуреченск
- 2018 — 26 августа — Шерегеш
- 2019 — 25 августа — Гурьевск
- 2020 — 30 августа — Белово
- 2021 — 29 августа — Киселёвск
- 2022 — 28 августа — Полысаево
- 2023 — 27 августа — Кемерово районы
- 2024 — 25 августа — Новокузнецк районы
Кемерово өлкәсенә чыгыш ясарга танылган музыка коллективлары һәм билгеле артистлар чакырыла. Бәйрәм салют белән тәмамлана.
Чит илләрдә
Филателиядә
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Бабокин И. А. Праздник шахтеров советской страны [Текст] / И. А. Бабокин // Безопасность труда в промышленности. — 1978 (август). — № 8. — С. 2—7.