Луганск

Луга́нск (рус. Луганск, 1935—1958 һәм 1970—1990 елларда — Ворошиловгра́д) — Россия Федерациясе шәhәре (2022 елның 30 сентябреннән), 2014 елдан Луганск Халык Республикасы үзәге. Лугань елгасы буенда урнашкан. Луганск Халык Республикасы һәм Россия Федерациясе арасында 2022 елның 30 сентябрендәге Шартнамә ЛХР территориясен, шул исәптән Луганск шәһәрен дә кертеп, Россия Федерациясе составындагы яңа субъект буларак билгели.[3]

География

Шәһәр Лугань һәм Ольховка елгалары кушылу урынында унашкан. Мәскәүгә кадәр 1100 км ераклыкта.

Россиядә: 2022 елның 15 ноябреннән — «Хезмәт даны шәһәре»[4].

Климат

Луганск климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 12,8 17,3 23,1 31,8 36,6 39,4 40,5 42 36,8 31,2 22,8 15,6 42
Уртача максимум, °C −1 −0,4 5,7 15,6 22,2 26,4 28,7 28,1 21,8 13,9 5,3 0,1 13,9
Уртача температура, °C −4 −4,1 1,4 9,7 15,8 20,1 22,3 21,2 15,3 8,6 1,8 −2,7 8,8
Уртача минимум, °C −6,8 −7,4 −2,4 4,2 9,4 13,8 16 14,5 9,4 4 −1,2 −5,5 4
Абсолют минимум, °C −41,9 −36,9 −27,3 −12,1 −8,2 −1,8 5,2 −0,4 −7,2 −16,3 −26,3 −29,6 −41,9
Явым-төшем нормасы, мм 503
Чыганак: Погода и климат

Тарих

undefined

Шәһәргә 1795 елда нигез салына — нәкъ шул елда Екатерина II биредә чуен кою заводы төзү турында указ чыгара.

1874 елда Луганскка тимер юл килә, ә 1882 елда аңа шәһәр статусы бирелә.

1919 елга кадәр Луганск — Екатеринослав губернасының өяз шәһәре; 1920—1925 елларда — Донецк губернасы, 1925—1932 елларда — Луганск округы, 1932—1938 елларда — Донецк өлкәсе составында.

1935 елның 5 ноябрендә шәһәргә совет хәрби һәм сәяси эшлеклесе Климент Ворошилов хөрмәтенә Ворошиловград исеме кушыла.

1938 елдан Луганск өлкәсе үзәге булып тора.

Бөек Ватан сугышы барышында (1942 елның 17 июле) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. 1943 елның 14 февралендә азат ителә.

1958 елдан шәһәргә иске исеме бирелә, әмма 1970 елда, Климент Ворошилов вафатыннан соң, шәһәргә кабаттан Ворошиловград исеме кушыла. 1990 елда тарихи исем кайтарыла.

Халык

1897[5] 1926[6] 1939[6] 1959[7] 1970[8] 1979[9] 1989[10] 2001[11]
20 404 71 006 214 607 274 520 382 774 463 047 496 813 463 097

Милли состав (2001): украиннар — 50 %, руслар — 47 %.

Галерея

Искәрмәләр

  1. Официальный сайт Правительства Луганской области. Правительство Луганской области.
  2. площадь Луганского городского совета
  3. Договор между Российской Федерацией и Луганской Народной Республикой о принятии в Российскую Федерацию Луганской Народной Республикой и образовании в составе Российской Федерации нового субъекта от 30 сентября 2022 года (ратифицирован Федеральным законом от 4 октября 2022 года № 373-ФЗ, вступил в силу 5 октября 2022 года, письмо МИД России от 05.10.2022 № 19696/дп). Официальный интернет-портал правовой информации (3 октябрь 2022).
  4. Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести»
  5. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=448
  6. 1 2 http://pop-stat.mashke.org/ukraine-cities.htm
  7. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php
  8. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php
  9. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg2.php
  10. http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php
  11. http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/total_population/structure_population/sel_1/?box=1.1W&k_t=44&rn=&id=&botton=cens_db

Тышкы сылтамалар