Халыкара юлбарыс көне
Тарихы
Юлбарыс халыкара саклау астында тора, ул Халыкара табигатьне саклау берлеге Кызыл китабына һәм Россиянең Кызыл китабына, шулай ук төрле илләрнең башка саклау документларына кертелгән[1][2].
1947 елдан башлап юлбарысларга ау тулысынча тыела. 1955 елда юлбарыс балаларын тотарга ярамый, шуннан соң аларга ау катгый чикләнә, шуларга бәйле халыкара килешүләр имзалана[2]:
- Биологик төрлелек турындагы конвенция (Рио-де-Жанейро, 1992 ел, 5 июнь);
- Юкка чыгу куркынычы янаган кыргый фауна һәм флора төрләре белән халыкара сәүдә итү турындагы конвенция (Вашингтон, 1973 ел, март).
2008 елның июнендә Глобаль юлбарыс форумында Бөтендөнья банкы президенты Роберт Зеллик "Халыкара юлбарыс көне"н гамәлгә кую тәкъдиме белән чыгыш ясый. Форумда катнашучылар тарафыннан «Юлбарысны саклау турындагы хөкүмәт башлыклары декларациясе» һәм «Юлбарыс санын арттыру буенча глобаль программа» кабул ителә[3].
2010 елның 21 ноябреннән 24 ноябренә кадәр Санкт-Петербургта Җирдә юлбарысларны саклауга бәйле проблемалар буенча Халыкара форумда — "Юлбарыс саммиты"нда, юлбарыслар яши торган 13 илнең хөкүмәт башлыклары тарафыннан «Халыкара юлбарыс көне» гамәлгә куела[3]. Саммитта Tx2 программасы кабул ителә, аның максаты — 2022 елга, көнчыгыш календаре буенча киләсе Юлбарыс елына, кыргый юлбарыслар санын икеләтә арттыру[4].
Бәйрәм итү датасы итеп 29 июль билгеләнә.
Бу көнне гамәлгә куюның максаты — җәмәгатьчелеккә юлбарысларның юкка чыгу проблемасы, шулай ук аларны саклау ысуллары турында игълан итү[3].
2011 елның 29 июлендә «Халыкара юлбарыс көне» беренче тапкыр билгеләп үтелә[3].
Чаралар
Бу көнне бөтен дөньяда түбәндәге чаралар үткәрелә[1][3]:
- браконьерлардан юлбарысларны коткару һәм саклау буенча лекцияләр, семинарлар, форумнар;
- музейларда тематик күргәзмәләр;
- шәһәр викториналары, квестлар, флешмоблар;
- телетапшырулар;
- зоопаркларга экскурсияләр;
- хәйрия һәм мәгърифәтчелек акцияләре һәм башкалар.
2013 елда бу көнне кайбер зоопаркларга юлбарысларны асрау өчен кирәкле барлык әйберләрне китерәләр. «Global Tiger Initiative» халыкара оешмасы тарафыннан юлбарыслар популяциясен саклау максатыннан якынча 350 миллион доллар акча җыела[5].
Һиндстанда дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан массакүләм акцияләр һәм чаралар оештырыла, милли паркларда һәм тыюлыкларда юлбарысларны саклау проблемалары турында экскурсияләр һәм семинарлар үткәрелә[6].
Малайзиядә ел саен карнаваллар һәм спорт ярышлары, сәнгать әсәрләре күргәзмәләре һәм аукционнары, шулай ук юлбарысларны яклау өчен акча җыю буенча хәйрия концертлары оештырыла[6].
Индонезиядә хәйрия йөгерешләре һәм экологик акцияләр уза. Халык тарафыннан ел саен төрле петицияләр имзалана, кәгазь әйберләр куллануны киметү буенча кампанияләр үткәрелә, чөнки юлбарысларның яшәү тирәлеге — урман[6].
Камбоджада сәүдә үзәкләрендә концертлар оештырыла, браконьерлык проблемасын хәл итүгә юнәлтелгән интерактив экспозицияләр булдырыла[6].
Россиядә
2000 елдан башлап Россиядә Ерак Көнчыгышта сентябрьнең дүртенче якшәмбесендә ел саен «Юлбарыс көне» билгеләп үтелә[7].
1995 елда бу көнне календарь бәйрәмнәре исемлегенә кертү идеясен язучы-аучылык белгече Владимир Ильич Тройнин тәкъдим итә. 1995—2000 елларда ул мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә Табигатькә соклану дәресләре, экологик экскурсияләр, төрле укулар форматында үткәрә[7].
2000 елда «Феникс» фонды директоры Сергей Леонидович Березнюк "Юлбарыс көне"н үткәрү форматын үзгәртергә тәкъдим итә[7].
2001 елда Владивосток администрациясе башлыгы карары (2001 елның 24 сентябре, 1501 нче санлы) нигезендә «Юлбарыс көне» рәсми шәһәр бәйрәме статусын ала. Соңрак бәйрәм Диңгез буе краеның башка торак пунктларына да тарала[7].
Бу көнне түбәндәге чаралар үткәрелә[7]:
- карнавал-йөреш;
- бәйгеләр;
- ярышлар.
2008 елдан «Юлбарыс көне» рәсми рәвештә крайкүләм бәйрәмгә әверелә[7].
| Бу көн шушы гүзәл ерткычның язмышы өчен борчылган, кыргый табигатькә битараф булмаган һәм аның белән гармониядә яшәргә, аны сакларга, үзебез һәм киләчәк буыннар өчен сәламәт тирәлек булдырырга омтылган һәркемне берләштерә. |
2010 елда «Юлбарыс көне» Кытайда да билгеләп үтелә башлый[8].
2016 елда Владивостокта бәйрәм итүдә 15 меңгә якын кеше катнаша, якынча 50 мең кеше аны тамаша кыла. 91 төркемнән (мәктәпләр, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган оешмалар) торган парад уза. Шәһәрнең төп мәйданында балалар өчен дә, олылар өчен дә чаралар оештырыла[7].
2017 елның 16-17 сентябрендә Диңгез буе краеның төньяк районнарында (Терней районы, Пожарский районы, Лазо районы, Кировский, Красноармейский районнары) фестиваль оештырыла. Пожарский районында бәйрәмдә 600 дән артык кеше катнаша. Амур юлбарысын, Ерак Көнчыгыш капланын, төче сулыкларны һәм, гомумән, әйләнә-тирә мохитне саклауга чакырган шигарьләр белән театральләштерелгән карнавал-йөреш оештырыла. «Буй-буй остаханә» хәйрия аукцион-бәйгесе, Жора исемле юлбарысны реабилитацияләүгә иганәләр җыю, шулай ук Җирне зарарлы калдыклардан чистартуга юнәлтелгән батарейкалар җыю акциясе уздырыла[9].
Кануннар дәрәҗәсендә
1996 елда Россия Федерациясендә беренче «Амур юлбарысын саклау стратегиясе» эшләнә[2].
2008 елда Россия премьер-министры Владимир Путин "Амур юлбарысын өйрәнү программасы"н хуплый[2].
2010 елның июлендә 2020 елга кадәрге чорга исәпләнгән яңа «Амур юлбарысын саклау стратегиясе» раслана[2].
2011 елда Алексеевка бистәсендә (Надеждинский районы, Диңгез буе крае) беренче «Юлбарысларны һәм башка сирәк хайваннарны реабилитацияләү һәм реинтродукцияләү үзәге» төзелә[2].
2012 елның октябрендә Диңгез буе краенда региональ әһәмияттәге «Среднеуссурийский» дәүләт табигый заказнигы булдырыла[2].
2013 елда Россия Федерациясе президенты Владимир Путин ике канун имзалый: сирәк очрый торган мәчесыманнарны сату һәм үтерү өчен җинаять җаваплылыгы, браконьерлык белән көрәштә егерьләр һәм инспекторларның вәкаләтләрен киңәйтү[6][10].
Шул ук елның 31 октябрендә президент тарафыннан амур юлбарысы популяциясен өйрәнү, саклау һәм торгызу буенча «Амур юлбарысы» табигатьне саклау үзәге булдырыла[6][10].
2015 елның ноябрендә Россия Федерациясе хөкүмәте карары белән Сихотэ-Алинь сыртының көнбатыш битләвендә (амур юлбарысының яшәү урыны) аеруча сакланучы табигый территория — «Бикин» милли паркы булдырыла[2].
2024 елның маенда Ерак Көнчыгышта амур юлбарыслары һәм ерак көнчыгыш капланнары өчен дөньяда беренче резерват — «Зур мәчеләр җире» булдырыла[11].
Юлбарыслар турында кызыклы фактлар
- «Тигр» сүзе борынгы фарсы теленнән «үткен, җитез» дип тәрҗемә ителә[12];
- Карл Линней — юлбарысны тасвирлаган беренче галим («Systema naturæ» хезмәте)[12];
- юлбарыс — тулысынча Азия төре, мәчесыманнар семьялыгына карый. Галимнәр тарафыннан юлбарысның тугыз астөре аерып күрсәтелә: Амур, Бенгалия (гомуми популяциянең 40 %), Һинд-Кытай, Малайя, Суматра, Көньяк Кытай, Бали (юкка чыккан), Кавказарты (юкка чыккан), Ява (юкка чыккан)[1][12];
- коры җир ерткычлары арасында юлбарыслар зурлыклары буенча 2 нче урынны алып тора (1 нче — көрән һәм ак аюлар). Ата затның гәүдә озынлыгы 2,9 метрга кадәр җитә, авырлыгы — 270 килограммнан артык[1];
- амур юлбарысының корсагында 5 см калынлыктагы май катламы бар, ул аңа экстремаль түбән температураларны кичерергә ярдәм итә[1];
- юлбарыслар караңгыда кешеләргә караганда алты тапкыр яхшырак күрәләр[1];
- юлбарыс селәгәе антисептик тәэсиргә ия[1];
- күпчелек юлбарысларның йөздән артык буй-буй сызыклары бар, алар буенча аерым затларны танырга мөмкин[12].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Международный день тигра – история и особенности праздника (2024-07-29). 29 июль 2026 тикшерелде.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 День тигра в России. Досье - ТАСС. 20 июнь 2025 тикшерелде.
- ↑ 1 2 3 4 5 День в тигриной шкуре - ТАСС. 28 июль 2026 тикшерелде.
- ↑ Тигриный саммит.
- ↑ Сегодня во всем мире отмечают День тигра - Российская газета (2013-07-29). 28 июль 2026 тикшерелде.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 29 июля — Международный день тигра: история и традиции «полосатого праздника» (2024-07-29). 20 июнь 2025 тикшерелде.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Tiger day festival 2016 in Vladivostok, Russia > WCS Russia [неопр.]. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2026.
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>; для сносокавтоссылка1не указан текст - ↑ День Тигра - 2017 Статья Российская федерация/Дальневосточный ФО/Приморский край Экодело - экологические проекты и организации (рус.). web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2026.
- ↑ 1 2 Международный день тигра (2022-07-29). 28 июль 2026 тикшерелде.
- ↑ 29 июля отмечается Международный день тигра. nature.kremlin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2026.
- ↑ 1 2 3 4 29 июля – Международный день тигра. 28 июль 2026 тикшерелде.