Россия халыклары телләре көне

Россия халыклары телләре көне (рус. День языков народов России) — истәлекле дата, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2025 елның 5 июнендә рус телен һәм Россия халыклары телләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру советы утырышында бу көнне билгеләп үтәргә тәкъдим итә[7]. Бәйрәм итү көне итеп 8 сентябрь — шагыйрь Рәсүл Гамзатовның туган көне билгеләнә. Россия халыклары телләре көнен гамәлгә кую турындагы күрсәтмә "Дәүләт тел сәясәте нигезләре"н раслау кысаларында, 2025 елның 11 июлендәге 474 санлы РФ президенты указы белән бирелә. 2025 елның 4 ноябрендә "Россия Федерациясе халыклары телләре көне турында"гы 798 санлы Россия Федерациясе президенты указына кул куела[8][9].

Россия Фәннәр Академиясенең Тел белеме институты мәгълүматлары буенча, Россиядә барлыгы 277 тел һәм диалект кулланыла[10].

Тарих

2025 елның 5 июнендә Рус телен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру советы утырышында Россия халыклары телләре көнен билгеләп үтүне кертергә карар кылына[7]. Бу көн Россия халыклары телләрен саклау һәм үстерү максатыннан билгеләнә. Владимир Путин бу тәкъдимне яңгыратып, телләрне саклау һәм үстерү өлкәсенә зур әһәмият бирүне ассызыклый[11].

2025 елның 11 июлендә Владимир Путин Россия Федерациясенең "Дәүләт тел сәясәте нигезләре"н раслаган 474 нче Указны имзалый. Әлеге документ кысаларында Президент Администрациясенә РФ Хөкүмәте белән берлектә 2025 елның 1 октябренә кадәр Россия халыклары телләре көнен билгеләү турында аерым указ проектын әзерләргә һәм тәкъдим итәргә йөкләмә бирелә. 2025 елның август башында Мәгариф министрлыгы бу указ проектын әзерли һәм 14 августта ул норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында җәмәгать фикер алышуы өчен урнаштырыла[12].

2025 елның 4 ноябрендә, Халыклар бердәмлеге көнендә, В. Путин "Россия Федерациясе халыклары телләре көне турында"гы 798 номерлы указга кул куя[13].

Дәүләт башлыгы Россия халыклары телләрен саклау һәм алга таба үстерүнең мөһимлеген, аларга дәүләт тарафыннан системалы ярдәм күрсәтү һәм илнең гомуми тел киңлеген яклау турында искәртә[7]. Шулай ук Владимир Путин Россия Федерациясе халыклары телләре турында яңартылган канун әзерләү һәм Россиянең барлык телләренең дәүләт реестрын төзү зарурлыгына басым ясый.

 Заседание Совета по реализации госполитики в сфере языка.jpg
   
     Владимир Путин:
« …илебезнең милли байлыгы һәм тарихи-мәдәни мирасы булган Россиянең барлык халыклары телләрен һәм тел күптөрлелеген саклау һәм аларга ярдәм итү өчен өстәмә шартлар тудырырга кирәк. »

Бәйрәмнең статусы һәм максатлары

Россия халыклары телләре көне истәлекле дата статусына ия, әмма бу көн эшләми торган бәйрәм көне түгел.

Бәйрәмне оештыруның төп максатлары — ил халыкларының телләрен һәм мәдәни мирасын саклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү, шулай ук милләтара бердәмлекне ныгыту[14]. Авар һәм рус телләрендә иҗат иткән Рәсүл Гамзатовның туган көненә багышланган датаны сайлау Россия халыклары мәдәниятләренең бердәмлеген символлаштырырга тиеш. Бу көн телләрнең күптөрлелеген, мәдәни мирасыбызның байлыгын һәм дәүләт тел сәясәтенең әһәмиятен күрсәтә.

Символлары

Бәйрәм көне, 8 сентябрь, совет авар шагыйре, прозаик һәм публицист Рәсүл Хәмзәтовның туган көненә багышлана. Күрсәтелгән датаны сайлау символик характерда, чөнки Рәсүл Хәмзәтов үз әсәрләрен ике телдә — авар һәм рус телләрендә иҗат итә. Россия Президенты Владимир Путин сүзләренчә, бу ил халыкларының мәдәни бердәмлеген һәм төрле милләт вәкилләренең иҗатын танытырга мөмкинлек бирә торган милләтара хезмәттәшлек коралы буларак рус теленең әһәмиятен ассызыклый. Бу, үз чиратында, милли авторларның әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә, мәдәниятләрнең бердәмлеген һәм үсешен ныгыта[15].

Үткәрү ысуллары

Бәйрәм чараларын үткәрү өчен төп мәйданчыклар — мәгариф һәм мәдәният учреждениниеләре. Алар — мәктәпләр, китапханәләр, мәдәният йортлары һәм башкалар. Истәлекле көндә тематик бәйгеләр, күргәзмәләр һәм онлайн-флешмоблар оештырыла. Рәсүл Хәмзәтов иҗатына аерым игътибар бирелә.

2025 елның 8 сентябрендә түбәндәге вакыйгалар үткәрелә:

  • Санкт-Петербургта Россия Милли китапханәсе «Ак торналар» бәйрәм чарасын оештыра. Әлеге чарада шагыйрь Рәсүл Гамзатов бюстына чәчәкләр салына, аның иҗатына багышланган әсәрләр күргәзмәсе ачыла һәм Дагыстан халыклары телләрендә шигырьләр укыла.
  • Махачкалада студентлар һәм мәктәп укучылары өчен Дагыстан халыклары мәдәнияте турында проектлар тәкъдим итү һәм туган телләрендә шигырьләр уку бәйгесе оештырыла[16].

Статистика

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 День языков народов России. Hi-Tech Mail.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2025.
  2. Путин поручил учредить День языков народов России. Интерфакс. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2025.
  3. День языков народов России появится в стране. Победа.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2025.
  4. Указ Президента Российской Федерации от 04.11.2025 № 798 "О Дне языков народов Российской Федерации" (рус.). http://publication.pravo.gov.ru/ (4 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 ноябрь 2025.
  5. День языков народов России. Ярославский областной центр дистанционного обучения. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2025.
  6. В РНБ — день рождения Гамзатова. Российская национальная библиотека. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2025.
  7. 1 2 3 Заседание Совета по реализации госполитики в сфере поддержки русского языка и языков народов России. Президент России (5 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2025.
  8. Указ Президента Российской Федерации от 04.11.2025 № 798 "О Дне языков народов Российской Федерации" (рус.). http://publication.pravo.gov.ru/ (4 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 ноябрь 2025.
  9. Праздник, который породил ещё два: Владимир Путин в День народного единства утвердил новые важные даты (2025-11-04). 4 ноябрь 2025 тикшерелде.
  10. 1 2 3 4 277 языков и диалектов используют народы России. Минобрнауки (21 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2025.
  11. Путин предложил учредить День языков народов России. РБК (5 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2025.
  12. В Минпросвещения подготовили проект указа о Дне языков народов России. Национальный акцент (1 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2025.
  13. Указ Президента Российской Федерации от 04.11.2025 № 798 "О Дне языков народов Российской Федерации" (рус.). http://publication.pravo.gov.ru/ (4 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 ноябрь 2025.
  14. В России появится новый праздник — День языков народов РФ. Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2025.
  15. Путин предложил учредить День языков народов России 8 сентября. Ведомости (5 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2025.
  16. Мероприятие к Дню языков народов. ГородЗовёт. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2025.

Тема буенча өстәмә