Бөтендөнья үсеш турында мәгълүмат көне

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Бөтендөнья үсеш турында мәгълүмат көне
Кабул ителгән 2008 елда
Оештыручы БМО Генераль Ассамблеясе
Уздырыла ел саен
Башлану көне 1973 елдан
Дата 24 октябрь

Бөтендөнья үсеш турында мәгълүмат көне (башкача: Үсеш турында бөтендөнья мәгълүмат көне, рус. Всемирный день информации о развитии, ингл. World Development Information Day, исп. Día Mundial de la Información sobre el Desarrollo, фр. Journée mondiale d'information sur le développement ) — БМО Генераль Ассамблеясенең 27 нче сессиясе (A/RES/3038 нче резолюция) карары нигезендә 1973 елдан һәр ел 24 октябрьдә билгеләп үтелә.

Резолюциядә әйтелгәнчә, әлеге дата Берләшкән Милләтләр Оешмасы көненә туры килергә тиеш.

Бу Бөтендөнья көненең максаты — җәмәгатьчелек игътибарын үсеш проблемаларына җәлеп итү. Үсеш турында мәгълүмат тарату үсеш проблемаларына төшенү өчен мөһим фактор булып тора, үсеш максатларында халыкара хезмәттәшлек өлкәсендә көчләрне үстерүгә ярдәм итә, дигән фикер әйтелә.

Бу көнне гадәттә үсеш проблемалары һәм аларны хәл кылу ысуллары карала. Әлеге бәйрәмдә массакүләм мәгълүмат чараларына зур урын бирелә, чөнки кешеләр аларда басылып чыккан язмаларны укып һәм анализлап, конструктив диалог алып бару һәм килеп чыккан бурычларны хәл кылу мөмкинлеге ала. Халыкны кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә агарту өлкәсендә дә массакүләм мәгълүмат чаралары ролен аерым билгеләп үтәргә кирәк.

Шулай ук карагыз

  • Бөтендөнья диалог һәм үсеш хакына мәдәнятләр төрлелеге көне

Сылтамалар