Әтиләр көне

Әтиләр көне (рус. День отца, ингл. Father's Day) — гаилә бәйрәме. Бу әтиләргә, балалар тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен, якыннарының рәхмәт әйтү, хөрмәтләү һәм җәмгыятькә гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген искә төшерү көне.

Россиядә Әтиләр көне 2021 елдан бирле, РФ президенты В. В. Путин әтиләр бәйрәмен октябрьнең өченче якшәмбесендә гамәлгә кертү турындагы Указга кул куйгач, билгеләп үтелә[1]. 2008 елдан 2021 елга кадәр Россия регионнарында әлеге бәйрәм көнен төрле даталарда билгеләп үткәннәр[2].

Еллар буенча бәйрәм итү көннәре
Еллар Бәйрәм көннәре Еллар Бәйрәм көннәре
2021 ел 17 октябрь 2026 ел 18 октябрь
2022 ел 16 октябрь 2027 ел 17 октябрь
2023 ел 15 октябрь 2028 ел 18 октябрь
2024 ел 20 октябрь 2029 ел 21 октябрь
2025 ел 19 октябрь 2030 ел 20 октябрь

Бәйрәмнең барлыкка килү тарихы

Әтиләр көне 1910 елда АКШта башлангыч ала. 1909 елда Үзәк методистлар чиркәвенә йөрүче Сонора Смарт Додд, Әниләр көне уңаеннан вәгазь тыңлаганнан соң, әтиләр хөрмәтенә шундый ук бәйрәм булдырырга тәкъдим итә. Аның өчен бу, хатыны үлгәннән соң кызын һәм биш улын ялгызы тәрбияләп үстергән үз әтисе — АКШтагы Ватандашлар сугышы ветераны Уильям Смарт истәлегенә хөрмәт күрсәтү була[3].

Башта Сонора бәйрәм датасы сыйфатында үз әтисенең туган көнен — 5 июньне тәкъдим итә, ләкин бәйрәмне күчерергә туры килә. Беренче тапкыр ул 1910 елның 19 июньендә, якшәмбе көнне үткәрелә[3].

« Минем үз әтием Әтиләр көнен беркайчан да үзенә генә багышланган бәйрәм дип кабул итмәде, ә аны барлык әтиләрнең — лаеклы әтиләрнең бәйрәме дип санады.


Сонора Смарт Додд[4]

»

Бәйрәм тиз арада бөтен ил буенча популярлашып китә, һәм 1913 елда Әтиләр көнен бәйрәм итү идеясен АКШ президенты Вудро Вильсон хуплый. Моннан тыш, 1916 елда президент Вильсон, телгә алынган чиркәү урнашкан Вашингтон штатындагы Спокан шәһәренә килгәч, бәйрәм чараларында шәхсән үзе катнаша[3].

1966 елда Линдон Джонсон июньнең өченче якшәмбесен Әтиләр көне дип игълан итүче президент прокламациясенә кул куя, ә 1972 елда президент Ричард Никсон бу көнне бәйрәм итүне бөтен ил территориясендә тәмамән канунлаштыра[3]. Вакыт узу белән Әтиләр көне башка илләрдә дә популярлаша[5].

Россиядә бәйрәм тарихы

Россиядә бәйрәм Президентның «Әтиләр көне турында»гы 2021 елның 4 октябре фәрманы нигезендә кертелә[6]. Документ нигезендә бу көнне октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтәләр[7][8].

2008 елның 14 февралендә «Россия газеты»нда (рус. «Российская газета») «Владимир Путин «Әтиләр көне»н кертү турында «уйларга» вәгъдә итте» исемле мәкалә басыла. Кыска мәкаләдә Россия Федерациясе Президентының түбәндәге өземтәсе китерелә:

« Баланың дөньяга килүендә әниләр белән беррәттән әтиләр дә катнаша. Гаиләгә булышу, балаларны тәрбияләү — бу әти кеше бурычлары. 2008 елны Гаилә елы дип игълан итеп, без ата-ана булу һәм демография өлкәсенә караган бурычларны хәл итәргә телибез[9]. »

Әтиләр көне, Россиянең кайбер төбәкләрендә федераль дәрәҗәдә карар кабул ителгәнче үк, рәсми раслана һәм билгеләнә.

2018 елда Дәүләт думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты рәисе Тамара Плетнёва Россиядә «Әтиләр көне»н булдырырга һәм аны октябрьнең соңгы шимбәсендә билгеләргә тәкъдим итә[10][11]. Әмма аның Федераль канун проекты кире кагыла.

2021 елның 31 маенда Владимир Путин белән очрашуда Россия Президенты карамагындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова «Әтиләр берлеге»нең эшчәнлеге һәм Россия регионнарында «Әтиләр көне»н билгеләү турында хәбәр итә[12]. Аның фикеренчә, бу көн балаларны тәрбияләүдә ир-атларның ролен ассызыклый һәм бәйрәм көнен рәсми рәвештә булдыру мөһимлеге елдан-ел арта. Вәкаләтле вәкил бу бәйрәмне кертү аталар темасына игътибарны арттырачак һәм «гаиләне яклау мәсъәләләренә гармонияле якын килү символы» булачак, дигән фикер җиткерә.

2021 елның июль ахырында Россия Федерациясе Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бәйрәм көнен билгеләүне иҗтимагый фикер алышуга чыгара. Бәйрәм датасы буларак октябрьнең өченче якшәмбесе тәкъдим ителә[13].

2021 елның августында Владимир Путин Әтиләр көнен кертү тәкъдимен хуплый[14][15], ил башлыгы 2021 елның 4 октябрендә тиешле фәрманны имзалый.

Төрле илләрдә бәйрәм итү көннәре

Бәйрәм итү көне Ил Чыганак
19 март
(Изге Иосиф көне белән туры килә)
[16]
Вознесение Господне датасы белән туры килә [16]
5 май [17]
8 май [18]
Майның икенче якшәмбесе [16]
Июньнең беренче якшәмбесе [19]
Июньнең икенче якшәмбесе [20]
Июньнең өченче якшәмбесе [21][22]

[5]

19 июнь
21 июнь [16][23]
23 июнь
Июльнең икенче якшәмбесе [24]
8 август [21]
Августның икенче якшәмбесе [25]
Сентябрьнең икенче якшәмбесе [16]
Сентябрьнең икенче якшәмбесе [26]
21 октябрь [27]
Октябрьнең беренче якшәмбесе [28]
Октябрьнең өченче якшәмбесе [29]
Ноябрьның икенче якшәмбесе [30][31][16]
5 декабрь [16]
26 декабрь [32]

Бәйрәм итү традицияләре

1910 елда Споканда Әтиләр көнен беренче тапкыр бәйрәм иткәндә, гаилә әгъзалары, әтиләренә хөрмәт йөзеннән, киемнәренә роза чәчәге: әтиләре исән булганнар — кызыл, ә вафат булганнарныкы — ак төстәге чәчәк бөреләрен таккан. Пресвитериан һәм методист чиркәүләренең пасторлары Әтиләр көне уңаеннан вәгазьләр сөйләгән. Шәһәр мэры һәм Вашингтон штаты губернаторы Әтиләр көне уңаеннан прокламацияләр чыгарган[33].

Бүгенге көндә Әтиләр көнен бәйрәм итү традицияләре кагыйдәләр белән чикләнмәгән һәм төрле илләрдә бер-берсеннән шактый аерылырга мөмкин. Мәсәлән, АКШта кешеләр еш кына әтиләренә бүләкләр бирә яки пикниклар, табигатькә чыгу кебек гаилә чаралары оештыра. Аурупаның кайбер илләрендә, мәсәлән, Италия һәм Испаниядә, Әтиләр көне гаилә даирәсендә махсус төшке яки кичке ашлар белән билгеләп үтелә[33]. Моннан тыш, бәйрәм популярлык казанган илләрдә ул югары дәрәҗәдә коммерцияләшүе белән дә аерылып тора[33][34][35].

Әтиләр көне, Таиландтагы кебек, аны бәйрәм итү датасы дәүләт дәрәҗәсендәге башка бәйрәм белән туры килгән илләрне санамаганда, күпчелек очракта дәүләт бәйрәме булып саналмый. Әмма бәйрәм традицион рәвештә якшәмбе көнне билгеләп үтелгәнгә күрә, бу көнне күп кенә оешмалар эшләмәскә мөмкин[36].

Россиялеләр бәйрәмне 2021 елдан билгеләп үтә. Бәйрәм уңаеннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, россиялеләрнең өчтән икесе (66%) илдә яңа бәйрәм барлыкка килүен, шулай ук аның ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелгәнен белә. Сораштыруда катнашучыларның яртысы (49%) кунакка кайтып, гаилә белән төшке аш үткәрергә планлаштырган, ә 23% «әтисенә ул күптән хыялланган әйберсен бүләк итәргә» җыенган[37].

Искәрмәләр

  1. 15 октября — День отца 2023: как россияне поздравляют пап. Известия (14 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 май 2024.
  2. Владимир Емельяненко. День отца в России: История и традиции праздника. Российская газета (15 октябрь 2023).
  3. 1 2 3 4 Meet Sonora Smart Dodd, the woman who started the tradition of Father's Day (ингл.). The Economic Times (18 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023.
  4. Meet the American who founded Father's Day, Sonora Smart Dodd, daughter of Civil War veteran and devoted dad (ингл.). Fox News Channel (16 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023.
  5. 1 2 Goyal S. Father’s Day 2022: Know Date, History, Significance and Celebrations of this Special Day. Josh (16 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023.
  6. Указ Президента Российской Федерации от 04.10.2021 № 573 «О Дне отца». Официальное опубликование правовых актов (4 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023.
  7. В России ввели новый праздник (рус.). РИА Новости (4 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023. Архивировано 4 октябрь 2021 года.
  8. Путин подписал указ об учреждении Дня отца. Lenta. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023. Архивировано 4 октябрь 2021 года.
  9. Владимир Путин пообещал «подумать» ввести в России День отца. Российская газета (14 февраль 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023. Архивировано 23 сентябрь 2011 года.
  10. В России предложили создать День отца. Интерфакс (19 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023. Архивировано 23 июнь 2018 года.
  11. Селезнёва М. В Госдуме предложили отмечать День отца. Life.ru (19 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023.
  12. Встреча с Уполномоченным по правам ребёнка Анной Кузнецовой (рус.). Президент России (31 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023. Архивировано 30 ноябрь 2021 года.
  13. В России предложили установить День отца. ТАСС (27 июль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023. Архивировано 27 июль 2021 года.
  14. Путин поддержал идею учреждения в России Дня отца (рус.). Life.ru (25 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 август 2021. Архивировано 28 август 2021 года.
  15. Владимир Путин поддержал предложение об учреждении в стране Дня отца (рус.). Единая Россия (25 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023. Архивировано 28 август 2021 года.
  16. 1 2 3 4 5 6 7 Dunlap K. When do countries around the world celebrate Father’s Day? (ингл.). News4JAX (18 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023.
  17. When is Father's Day in Denmark? (ингл.). Research Maniacs (9 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023.
  18. Did you know South Koreans do not celebrate Father's Day? (ингл.). Stripes Korea (16 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023.
  19. Fathers need love too (ингл.). Zug4Youaccess-date=2023-09-22.
  20. When is Father's Day in Belgium? (ингл.). Research Maniacs (9 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023.
  21. 1 2 Jiang F. Father's Day in China (ингл.). China Highlights (4 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023.
  22. Father’s Day 2024, 2025 and 2026 (ингл.). Public Holidays Global. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023.
  23. Father's Day in Egypt (ингл.). Webplus.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023.
  24. When is Father's Day in Uruguay? (ингл.). Research Maniacs (9 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023.
  25. About Father's Day (ингл.). There is a Day for That!. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023.
  26. When is Father's Day in Latvia? (ингл.). Research Maniacs (9 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023.
  27. В Беларуси учрежден новый праздник - День отца (рус.). Пресс-служба Президента Республики Беларусь (9 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023. Архивировано 10 июнь 2022 года.
  28. Sadykova K. Father's Day — history and traditions (ингл.). Luxtoday (9 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023.
  29. Россияне впервые отметят День отца. Lenta. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023. Архивировано 17 октябрь 2021 года.
  30. Праздники Финляндии. infoFinland.fi (13 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023.
  31. Fars dag (Father’s Day) (ингл.). semiswede. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023.
  32. Krasteva V. Father’s Day in Bulgaria (ингл.). БНР Radio Bulgaria. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023.
  33. 1 2 3 Combs S. Enjoy Father's Day? Meet the woman who spent 62 years campaigning for it (ингл.). National Geographic (журнал) (16 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023.
  34. Father's Day (ингл.). Encyclopedia Britannica. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023.
  35. Booth N. Global Father's Day celebrations - Celebration of Father’s Day around the world (ингл.). Yorkshire Evening Post (12 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023.
  36. Father's Day (ингл.). timeanddate. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023.
  37. День отца — 2021. ВЦИОМ (14 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 сентябрь 2023.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр