Прокуратура хезмәткәрләре көне (Россия)

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Прокуратура хезмәткәрләре көне
Emblem of the Office of the Prosecutor General of Russia.svg
Төре Һөнәри бәйрәм
Кабул ителгән Россия Президенты Борис Ельцин
Уздырыла Россия
Дата 29.12.1995
Бәйрәм чаралары 12 гыйнвар, һәр ел сан
Бәйле Пётр I указы белән
Генерал-прокурор вазифасы турында Петр I указы

Прокуратура хезмәткәрләре көне (рус. День работника прокуратуры) — Россия прокуратурасы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме, ел саен 12 гыйнварда билгеләп үтелә. Бәйрәм Россия Федерациясе Президенты Борис Ельцинның 1995 елның 29 декабрендәге указы белән билгеләнә[1].

Бәйрәмнең тарихы

Россиянең беренче прокуроры — Павел Ягужинский

Россиядә генерал-прокурор вазифасы Петр I вакытында барлыкка килә. 1722 елның 12 гыйнварында (иске стиль буенча) гамәлгә куела[2]. Петр I имзалаган указда түбәндәгечә документлаштырыла: «Сенат җитәкчелегендә генерал-прокурор һәм обер-прокурор, шулай ук генерал-прокурорга рапорт бирергә тиешле прокурор һәр коллегиядә булырга тиеш».

Император прокуратураны «эшләрдәге тәртипсезлекләрдән, гаделсезлек, ришвәтчелек һәм законсызлыктан килеп чыккан явызлыкны юкка чыгару яки йомшарту» максатыннан булдырырга карар кыла. Шуңа күрә коллегияләрдә прокурорларга финанс вәзгыятен, эшләрнең дөрес хәл ителүен һәм указларның үтәлешен күзәтү йөкләнә.

Илдә беренче генерал-прокурор — Павел Ягужинский (1683—1736)[3]. Ул дәүләт эшләрендә мөһим роль уйный, нәкъ менә аңа прокуратура эшен күзәтү бурычы куела.

Прокуратура органнарының әлегә кадәр сакланган рәсми булмаган атамасы — «око государево» нәкъ менә шуннан килеп чыккан. 1762 елда Екатерина II казначылык һәм юстиция белән идарә итүне генерал-прокурор ведомствосына тапшыра, әмма аларны хакимият органнары күзәтеп, тикшереп тора. Үз чиратында, император Александр I үзенең реформасы белән юстиция министры, ягъни генерал-прокурор вазифасын сенат башлыгы вазифасы белән берләштерә.

Совет чорында прокуратура

1917 елның ноябрендә Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы Халык Комиссарлары Советы «1 нче номерлы суд турында декрет» кабул итә, аның нигезендә прокуратура һәм башка органнарның функцияләре тулы күләмдә халык судларына һәм инкыйлаби трибуналларга тапшырыла. Әмма 1922 елның маенда, Совет Социалистик Республикалар Берлегендә (алга таба ССРБ) беренче Җинаять кодексы кабул ителү белән бер үк вакытта, прокуратура Юстиция халык комиссариаты (Наркомюст) бүлекчәсе була.

1923 елның ноябрендә ССРБ Югары суды прокуратурасы оештырыла, гадел хөкем органнарында кануннарның үтәлешен күзәтергә һәм канун чыгару инициативасы хокукын алган. ССРБ Югары Суды прокуратурасы Югары Судның барлык коллегияләренең карарларын туктатып торырга хокуклы.

Шул ук вакытта Совет Социалистик Республикалар Берлегенең Транспорт һәм хәрби прокуратурасы булдырыла, бераз соңрак прокуратураларда тикшерү бүлекләре барлыкка килә — алар аеруча авыр җинаятьләрне тикшерү белән шөгыльләнә.

Элегрәк инкыйлабка кадәр дә, аннан соң да тикшерү бүлекләре судлар, Юстиция Халык комиссариатлары һәм трибуналлар карамагында эшли. Милиция һәм Берләшкән Дәүләт Сәяси идарәсе тикшерүчеләреннән аермалы буларак, прокурор тикшерүчеләрен суд тикшерүчеләре дип атыйлар.

1933 елда булган органнар урынына ССРБ прокуратурасын гамәлгә куялар: генпрокурорга барлык министрлыклар, ведомстволар һәм аларның эшенә күзәтчелек итүне йөклиләр. Моннан тыш, прокурор күзәтүендә барлык Халык комиссариатлары, Союз Республикаларының Югары Советлары, Куркынычсызлык органнары, милиция, шулай ук иректән мәхрүм итү урыннары була.

1933 елның 17 декабреннән ССРБ прокуратурасы ССРБ Үзәк Башкарма комитетына һәм ССРБ Совет Халык комиссариатларына буйсына торган мөстәкыйль дәүләт органына әверелә. 1936 елгы Конституция билгеләгәнчә, нәкъ менә ССРБ прокуроры дәүләт органнары, вазифаи затлар һәм гражданнар тарафыннан барлык каннуннарның төгәл үтәлешен тулысынча күзәтә.

1941 елның сентябрендә прокурор-тикшерү хезмәткәрләренә хәрби (офицер) исемнәренә тиңләштерелгән класс чиннарын билгелиләр һәм махсус форма кертәләр. Ул озак вакытлар үзгәрми диярлек: совет елларында прокуратура хезмәткәрләре формасында класс чиннары погоннарда түгел, 1941 елдагы кебек кием якасына тегеп куела торган төсле тасмада чагыла.

1979 елда ССРБ прокуратурасы турында канун кабул ителә. Ул моңа кадәр төрле норматив-хокукый актларда язылган барлык вәкаләтләрне беркетә һәм күзәтчелек ведомствосына җинаятьчелеккә каршы көрәш мәсьәләләрендә барлык хокук саклау органнары эшчәнлеген координацияләү функциясен өсти.

1991 елдан соң прокуратура

1992 елның 17 гыйнварында, ССРБ таркалганнан соң, «Россия Федерациясе прокуратурасы турында» яңа Федераль канун кабул ителә (үзгәрешләр белән). Үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә Россия прокуратурасы структур һәм функциональ яктан хакимиятнең бер тармагына да керми торган мөстәкыйль дәүләт органы булып формалаша[4].

Прокуратура турында канунга үзгәреш бер генә тапкыр кертелә: 2007 елда прокуратураның тикшерү идарәсе Россия Федерациясе прокуратурасы карамагындагы Тикшерү комитетына үзгәртелә, 2011 елда прокуратура карамагындагы Тикшерү комитеты мөстәкыйль ведомство — Россия Тикшерү комитеты буларак формалаша. Шул вакыттан бирле прокуратура җинаять эшләрен тикшерми, әмма илнең барлык хокук саклау органнары эшчәнлеген яраштырып алып бара. Органның дөрес атамасы — Россия Федерациясе прокуратурасы, Генераль прокуратура — күзәтчелек органының үзәк аппараты. Ул барлык прокуратуралар эшчәнлеген җитәкли, россиялеләрнең мәнфәгатьләрен халыкара дәрәҗәдә яклый, шулай ук ведомство матбугат басмаларын чыгара[4].

Эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: җинаятьчелеккә һәм коррупциягә каршы көрәш, гражданнарның хокукларын һәм канунлы мәнфәгатьләрен яклау, илнең хокукый киңлегенең бердәмлеген тәэмин итү[4].

Россия Федерациясе прокуратурасы системасын Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы, Россия Федерациясе субъектлары прокуратуралары, алар карамагындагы хәрби һәм башка махсуслаштырылган прокуратуралар, фәнни һәм мәгариф оешмалары, юридик затлар булган матбугат басмалары редакцияләре, шулай ук шәһәрләр һәм муниципаль районнар прокуратуралары, башка территориаль, хәрби һәм башка махсуслаштырылган прокуратуралар тәшкил итә.

Прокурор һөнәре

Прокурор — прокуратура органнарының прокурор күзәтчелеген гамәлгә ашыру вәкаләтләре бирелгән вазифаи зат.

Россия Федерациясе процессуаль кануннары нигезендә суд эшләрен карауда катнаша, канунга каршы килгән карарларга, хөкемнәргә, судларның билгеләмәләренә һәм карарларына каршы килә. Прокурор Россия Федерациясе кануннарының үтәлешен контрольдә тота. Җирле үзидарә органнары, Тикшерү комитеты, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте һәм башка оешмалар эшчәнлеген тикшереп тора. Шулай ук балигъ булмаганнарның, инвалидларның һәм пенсионерларның конституциячел хокукларын яклау белән шөгыльләнә.

Прокурорның төп функцияләре:

  • конституциячел законлылыкның үтәлешен күзәтү;
  • гражданнарның хокуклары һәм ирекләре үтәлешен күзәтү (алар прокурорга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар);
  • хөкем йортында дәүләт мәнфәгатьләрен яклау (җәмәгать мәнфәгатьләрен саклау һәм гражданнарның хокукларын яклау буенча);
  • җинаять эзәрлекләве (прокурорлар җинаятьләрне ачыклауда хокук саклау органнары белән тыгыз элемтәдә эшлиләр);
  • канун бозулар турында мәгълүмат җыю һәм анализлау;
  • тикшерү үткәрү һәм дәлилләр җыю (кирәк булганда прокурор тикшерүне башлап җибәрә ала);
  • хөкем йортында тикшерү (прокурор — гаепләүче);
  • җәзаның үтәлешен күзәтү (прокурор тоткыннарны тоту хокукларының һәм шартларының үтәлешен күзәтергә тиеш).

Прокурорның һөнәри сыйфатлары:

  • әхлакый сыйфатлар (намуслылык, патриотизм, гаделлек, гуманлылык, җаваплылык һәм башкалар);
  • һөнәри күнекмәләр (теоретик һәм гамәли әзерлекне даими камилләштерү, кануннарны яхшы белү һәм документлар белән эшли белү);
  • интеллектуаль сыйфатлар (үсеш алган интеллект, стратегик максатларны анализлау һәм кую сәләте, иҗади һәм тәнкыйди фикерләү).

Бәйрәмне үткәрү традицияләре

Төп традицияләрнең берсе — прокуратура бүлегендә үткәрелә торган тантаналы җыелыш. Бу чарага тармакның иң яхшы хезмәткәрләре, ветераннары, шулай ук башка дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре чакырыла. Бәйрәм көнендә узган елгы эшкә йомгак ясала, алдынгы хезмәткәрләрне Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләклиләр.

Көн дәвамында прокуратураларда концертлар һәм тантаналы кабул итүләр уза. Еш кына түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар оештырыла. Аларда прокурорлар хокук саклау системасының эшен яхшырту һәм күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча үз күзаллаулары белән уртаклашалар.

Бәйрәм көнендә күп кенә прокурорлар уку йортларында студентлар өчен лекцияләр укыйлар. Кайбер прокуратура бүлекләре «Ачык ишекләр көне» уздыра — студент-юристларны һәм мәктәп укучыларын чакыралар, аларга прокуратура тарихы һәм аның һөнәре турында сөйлиләр[5].

Шулай ук бәйрәм көнендә һәлак булган хезмәткәрләрне искә алу кабул ителгән[6].

Кызыклы фактлар

  • Сенатның беренче генерал-прокуроры — граф Павел Иванович Ягужинский.
  • 1802 елдан прокуратура институты яңа төзелгән Юстиция министрлыгы карамагында була, юстиция министры вазифасын генерал-прокурор башкара.
  • Октябрь инкыйлабыннан соң беренче «Прокурор күзәтчелеге турында нигезләмә» Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты карары белән 1922 елның маенда кабул ителә. Юстиция халык комиссариаты составында Дәүләт прокуратурасы булдырыла.
  • 1923 елның ноябрендә ССРБ Югары суды прокуратурасы оештырыла.
  • 1936 елда прокуратура органнары мөстәкыйль бердәм үзәкләштерелгән система буларак формалаша.
  • 1943 елда формалы кием белән класс чиннары тапшыру барлыкка килә.
  • 1946 елның мартында прокуратура органнары эшчәнлегенең мөһим дәүләт һәм сәяси әһәмиятен исәпкә алып, Совет Социалистик Республикалар Берлеге Югары Советы ССРБ прокуроры атамасын ССРБ генераль прокуроры дип үзгәртә. Совет Социалистик Республикалар Берлегенең беренче генераль прокуроры — Константин Петрович Горшенин[7].

Искәрмәләр

  1. Указ Президента Российской Федерации от 29.12.1995 г. № 1329. www.kremlin.ru.
  2. Указ о должности генерал-прокурора. www.hist.msu.ru/.
  3. Генеральная прокуратура Российской Федерации. История органов прокуратуры. epp.genproc.gov.ru (3 сентябрь 2024).
  4. 4,0 4,1 4,2 День работника прокуратуры в России. ria.ru (12 гыйнвар 2025).
  5. Алена Печур. День работника прокуратуры в 2025 году: история и традиции праздника. yamal-media.ru (12 гыйнвар 2025).
  6. Мария Фролова. День работника прокуратуры в 2025 году: история российского праздника, традиции, слова для поздравления. yamal-media.ru (16 декабрь 2024).
  7. Ирина Панькина. Интересные факты ко Дню работников прокуратуры Российской Федерации. vk.com (12 гыйнвар 2024).

Сылтамалар