Яшьләр көне (Россия)
Яшьләр көне (Россия) | |
---|---|
![]() | |
Төре | Рәсми бәйрәм |
Кабул ителгән | Россия президенты Борис Ельцин тарафыннан |
Уздырыла |
![]() |
Дата | 27 июнь 1993 ел |
Бәйрәм чаралары | июньнең соңгы шимбәсе |
Йолалар | концертлар һәм күңел ачу чаралары, фестивальләр, конференцияләр, төрле акцияләр |
Яшьләр көне (Россия) (рус. День молодёжи) — Россия яшьләре бәйрәме, Россия Федерациясендә 2023 елга кадәр 27 июньдә[1], 2023 елдан — июнь аеның соңгы шимбәсендә билгеләп үтелә[2][3]. 2025 елда 28 июньгә туры килә.
Тасвирлама
2020 елның 30 декабрендәге «Россия Федерациясендә яшьләр сәясәте турында»гы канун нигезендә, Россия гражданлыгы булган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләрнең социаль-демографик төркеме яшьләр дип санала[4].
2024 елга Россиядә яшьләр саны 37 млн кеше дип бәяләнгән, бу ил халкының якынча дүрттән бер өлеше була[5].
Яшьләр — милләтнең киләчәге булып тора һәм хәрәкәтләндерүче көч санала, илнең һәм җәмгыятьнең үсеше алардан бәйле[6].
Яшьләр көне әлеге социаль-демографик төркемнең потенциалын үстерүгә, шулай ук яшьләрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән[7].
Тарихы
Россия Яшьләр көне тарихы тамырлары белән Совет чорына барып тоташа. 1917–1945 елларда СССРда сентябрь башында Халыкара яшүсмерләр көне (МЮД) билгеләп үтелә. Бу көнне совет яшьләренең хезмәттәге уңышлары, аларның теләктәшлеге ассызыклана[8][9]. Бәйрәм исемен белдергән аббревиатура илнең кайбер шәһәрләрендәге урам исемнәрендә сакланган (мәсәлән, Владимирдагы МЮД урамы[10]). Халыкара яшүсмерләр көне белән бәйле якты истәлекләр шахтер Алексей Стаханов исеме белән бәйле. 1935 елда, бәйрәм алдыннан, ул күмер чыгару буенча рекорд куя[11].
1958 елның 7 февралендә СССР Югары Советы Президиумы үзенең указы белән совет яшьләре көнен гамәлгә куя, тантаналар көне итеп июньнең соңгы якшәмбесе билгеләнә[12][13]. Бәйрәм күбесенчә идеологик характерда була. Бу көнне чараларны оештыру һәм үткәрү өчен Бөтенсоюз Ленин Коммунистик яшьләр берлеге (ВЛКСМ) җаваплы була[14]. Совет яшьләре көнендә спорт ярышлары, предприятиеләрдә бригадалар ярышлары, осталык бәйгеләре, активистлар слетлары, шулай ук концертлар һәм бию кичәләре уздырыла[8].
1993 елның 24 июнендә, ССРБ таркалганнан соң, Россиянең беренче Президенты Б.Н. Ельцин, Россия Федерациясенең яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты һәм Россиянең яшьләр һәм балалар берләшмәләре Милли Советы тәкъдиме белән, 459-рп номерлы «Яшьләр көнен бәйрәм итү турында»гы боерыкнамәсенә кул куя, аның нигезендә бәйрәм 27 июньгә билгеләнә. Россия дәүләте башлыгы боерыгы буенча:
«Россия Федерациясе составындагы республикалар, край, өлкә, автономияле оешмалар, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре башкарма хакимият органнарына, Яшьләр көненә багышланган очрашулар, концертлар, күргәзмәләр, яшьләр сәнгать коллективлары чыгышлары һәм башка акцияләр оештырырга... Россиянең Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгына массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан киң яктырту эшен оештырырга һәм һәм тормышка ашырырга... Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясенә «Россия» каналы аша бәйрәмнең барлык чараларын киң яктыртырга...»[15]
Бәйрәм датасы Борис Ельцин тарафыннан 27 июньгә күчерелсә дә, кайбер шәһәрләрдә төп тантаналар «искечә» июньнең соңгы якшәмбесендә уздырыла, чөнки ул еш кына эш көненә туры килә. Бу көнне бөтен Россия буйлап бәйрәм чаралары, концертлар, викториналар, спорт ярышлары, дискотекалар, бәйгеләр һәм башка күңел ачу чаралары уздырыла. Белоруссия белән Украинада да яшьләр көннәрен элеккечә, СССР чорындагы кебек үк, июньнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтәләр.
Көньяк Осетиядә дә, Россия белән бергә, Яшьләр көне 27 июньдә уздырыла[16].
2022 елда «Росмолодежь» федераль агентлыгы «Яшьләр көне» фестивален оештыра. Анда күренекле йолдызлар чыгыш ясаган концерт мәйданчыгыннан тыш, төрле актив чаралар: мастер-класслар, тематик киңлекләр, проектлар һәм берләшмәләр презентацияләре, оештырыла.
2023 елның гыйнварында Россия Президенты Владимир Путинның «Воробьевы горы» МДУ инновацион фәнни-технологик үзәгенең «Ломоносов» кластерында очрашу барышында катнашучыларның берсе дәүләт башлыгына Яшьләр көнен бәйрәм итүне ял көненә күчерү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Ул, билгеләнгән датада бәйрәмне билгеләп үтү уңайсыз, чөнки яшьләр йә сессия тапшыралар, йә эшлиләр, дип аңлата[17].
РФ Президентының 2023 елның 2 маендагы 132-рп номерлы карары белән Яшьләр көне июньнең соңгы шимбәсенә күчерелә[3].
Традицияләр
Традиция буенча Яшьләр көнендә бәйрәм концертлары, фестивальләр, күргәзмәләр, спорт ярышлары уза. Еш кына бу көнне популяр артистлар, блоггерлар, яшьләрнең кумирлары белән очрашулар оештырыла[14]. Музейлар, мәдәни үзәкләр, кинотеатрлар төрле акцияләр уздыра. Шулай ук Яшьләр көненә флешмоблар, волонтерлык һәм экологик инициативалар, хәйрия ярминкәләре багышлана[18].
Россиядә яшьләр сәясәтенә бәйле күп эшләр башкарыла. Шуның ачык мисалларыннан берсе — «Минем илем — минем Россиям» бәйгесе. Беренче тапкыр конкурс 2004 елда уздырыла, Экспертлар советы студентларның «XXI гасыр шәһәрең» темасына шәһәрләр белән идарә итү системасын камилләштерүгә, икътисадның реаль секторларын, шулай ук социаль һәм фәнни-педагогик өлкәне үстерүгә багышланган эшләренә бәя бирә. 2006 елда бәйге гомумроссия статусын ала, төп бурычы — яшьләрне социаль проектлау нигезләренә өйрәтү, шулай ук илнең кадрлар потенциалын формалаштыру[19][20].
Бәйле даталар
- Халыкара яшьләргә теләктәшлек көне (24 апрель)
- Халыкара яшьләр көне (12 август)
- Бөтендөнья яшьләр көне (10 ноябрь)
Искәрмәләр
- ↑ День молодежи в 2023 году: история и традиции праздника
- ↑ Россиядә Яшьләр көнен бәйрәм итү көне үзгәрде
- ↑ 1 2 Распоряжение Президента Российской Федерации от 02.05.2023 № 132-рп «О Дне молодежи»
- ↑ О молодежной политике в Российской Федерации . docs.cntd.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2025.
- ↑ Татьяна Голикова: на молодежь 14–35 лет приходится четверть населения РФ | Эксперт . Эксперт (4 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2025.
- ↑ День молодёжи России (2022-06-27). 25 июнь 2025 тикшерелде.
- ↑ 28 июня – День молодежи России . Канашский муниципальный округ Чувашской Республики. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2025.
- ↑ 1 2 День молодежи 2025: дата, история, традиции, суть праздника . interfax-russia.ru (3 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2025.
- ↑ Энергия нового поколения: когда в 2025 году отмечают День молодежи | Ямал-Медиа (2025-06-25). 25 июнь 2025 тикшерелде.
- ↑ МЮДа улица во Владимире | Владимир: с XIX в. до наших дней [неопр.]. vladimir1896.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2025.
- ↑ День молодежи в 2025 году: какие традиции и история у этого праздника . vesti.ru (5 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2025.
- ↑ [ Всесоюзный Ленинский Коммунистический союз молодёжи] — ЗСЭ (3-е издание)
- ↑ День молодёжи . Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2010. Архивировано из оригинала 7 август 2016 года.
- ↑ 1 2 29 июня — День молодежи: история и традиции, праздничные мероприятия (2024-06-28). 25 июнь 2025 тикшерелде.
- ↑ Распоряжение Президента Российской Федерации от 24.06.1993 г. № 459-рп
- ↑ День молодежи: праздник юности и молодости
- ↑ Встреча с учащимися вузов по случаю Дня российского студенчества. 25 июнь 2025 тикшерелде.
- ↑ День молодежи 2025: какого числа, история и традиции праздника. 25 июнь 2025 тикшерелде.
- ↑ Положение о конкурсе "Моя страна - моя Россия" . Моя страна. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2025.
- ↑ Путин: проекты на конкурсе "Моя страна - моя Россия" показали большой потенциал молодежи (08.06.2019). 2 июль 2025 тикшерелде.