Коры җир гаскәрләре көне
Коры җир гаскәрләре көне | |
---|---|
| |
Төре | Һөнәри бәйрәм |
Рәсми исеме | Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең коры җир гаскәрләре көне |
Кабул ителгән | 2006 елның 31 маенда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 549 номерлы фәрманы нигезендә[1] |
Уздырыла | {{ {Калып:1 |
Дата | 1 октябрь (ел саен үткәрелә) |
Бәйле | Иван Грозныйның хәрби реформалары башлану белән |
Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең коры җир гаскәрләре көне (рус. «Де́нь Сухопу́тных войск Вооружённых сил Росси́йской Федера́ции») — Россия Федерациясенең Коры җир гаскәрләре хәрби һәм гражданлык хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Россиядә 2006 елдан һәр елны 1 октябрьдә билгеләп үтелә[1].
Бәйрәмнең тарихы
1550 елның 1 октябрендә Иван IV (Грозный) «Мәскәү һәм аның тирәсендәге өязләрдә сайланган мең йомышлы кешене урнаштыру турында» карар чыгара, беренче даими гаскәр-укчылар полкы төзи[2]. Моннан тыш, Иван Грозный дворян атлы гаскәрләрен туплау системасын тәртипкә сала, тыныч һәм сугыш вакытында даими хезмәттә булуны билгели, армия һәм аны тәэмин итү белән үзәкләштерелгән идарә итүне оештыра, шул рәвешле даими армиягә хас билгеләре булган[3] Рус дәүләтенең беренче даими гаскәрен төзи һәм киләчәктә дә Россия коры җир гаскәрләренең формалашуына һәм үсешенә нигез сала.
1699 елның ноябрендә Пётр I гаскәрләр формалаштыруның рекрутлык принцибын урнаштырып, «Ирекле кешеләрне солдатлар буларак хезмәткә алу турында» фәрман чыгара. Төньяк сугыш (1700—1721) тәмамланганнан соң Россия империясендә даими коры җир армиясе барлыкка килә[2].
2006 елның 31 маенда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә һөнәри бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр билгеләү турында» 549 номерлы фәрман имзалый, фәрман законлы көченә кергән елдан башлап, ел саен 1 октябрьдә «Коры җир гаскәрләре көнен» билгеләп үтү турында документлаштырыла[1][4].
Россия Федерациясе Коры җир гаскәрләре — Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең хәрби составы буенча иң борынгысы һәм хәрби составы буенча иң күпсанлылардан санала[5]. Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Мәгълүмат һәм массакүләм коммуникацияләр департаменты мәгълүматлары буенча, 2013 елның 1 октябренә коры җир гаскәрләренең саны — 300 мең кеше. 2020 елга кадәр коры җир гаскәрләренең кырыктан артык берләшмәсен формалаштыру һәм бишесен үзгәртеп кору планлаштырыла[6].
Россиянең коры җир гаскәрләре составы
Россия Федерациясе Коры җир гаскәрләренә түбәндәгеләр керә:
- Мотоукчылар гаскәрләре;
- Танк гаскәрләре;
- Радиациядән, химик һәм биологик куркынычлардан саклану гаскәрләре;
- Ракета гаскәрләре һәм артиллерия;
- Һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре;
- Разведка хәрби частьләре һәм берләшмәләре;
- Инженер гаскәрләре;
- Элемтә гаскәрләре[7].
Бу гаскәрләрнең кайберләренең шулай ук һөнәри бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәре бар, мәсәлән: «Танкчылар көне», «Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне», «Һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре көне»[8] һәм башкалар. Шуңа да карамастан, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Югары башкомандующие Россия коры җир гаскәрләренең төрле төрләре арасында хәрби туганлыкны ныгыту өчен, һөнәри бәйрәм — «Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең коры җир гаскәрләре көне» н формалаштырырга тәкъдим итә.
Коры җир гаскәрләре байрагы
Байрак туры почмаклы кызыл тукыма үзәгендә Россия Коры җир гаскәрләренең алтын төс белән сурәтләнгән эмблемасыннан гыйбарәт. Эмблема үзе аркылыга-буйга куелган ике кылыч фонында янып торган алтын граната кебек күренә. Символ билгеле бер әһәмияткә ия: аркылыга-буйга үрелгән алтын кылычлар — Ватанны саклау һәм көрәшнең традицион символы, янган граната бу төр гаскәрләрнең сугышчан куәтен билгели[7].
Бәйрәм итү
Коры җир гаскәрләре көнендә хәрбиләр, шулай ук ветераннар, профильле югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары командованиедән, оборона министрыннан һәм Президенттан котлаулар кабул итә. Хәрби частьләрдә тантаналы парадлар уза. Рәсми өлештән соң хәрби хезмәткәрләр өчен чакырылган артистлар катнашында концертлар оештырыла.
Зур шәһәрләрдә дә бәйрәм концертлары, ветераннар очрашулары һәм башка акцияләр оештырыла. Иң зур чаралар гадәттәгечә Мәскәүдә уза. 2015 елдан башлап коры җир гаскәрләренең төп гыйбадәтханәсе дип танылган Преображения Господня диварларында гыйбадәт кылу йоласы бар. Хәрбиләр һәм гади гражданнар Билгесез солдат кабере һәм маршал Жуков һәйкәленә чәчәкләр сала. Мәскәү өлкәсендәге «Патриот» паркында сугышчыларның күрсәтмә чыгышлары һәм матур тамашалар уза[9].
Кызыклы фактлар
- Россиядә коры җир гаскәрләре эмблемасы сурәтләнгән тәңкәләр җитештерелә (1 сумлыклар). Алар көмештән коелган, һәркайсының бәясе 3,5 мең сумга җитә.
- Александр I идарә иткән чорда Хәрби-коры җир көчләре министрлыгы була. Бу Россия тарихында гаскәрләрнең мондый төре телгә алынган беренче ведомство.
- Россия музыкантлары коры җир гаскәрләре өчен гимн яза, исеме — «Алга, пехота!» (рус. «Вперед, пехота!»). Александ Шаганов сүзләре, Игорь Матвиенко командасы көй яза[10].
- XIX гасырның икенче яртысында коры җир гаскәрләренә инженер, тимер юл гаскәрләре, химик һәм биологик куркынычлардан саклану гаскәрләр дә кушыла.
- Икенче бөтендөнья сугышы вакытында иң күп санлы көчләр булып барлык фронтларда да коры җир гаскәрләре була. Әмма алар тулысынча Бөек Ватан сугышыннан соң рәсмиләштерелә. 1946 елның язында Коры җир гаскәрләренең баш командованиесе төзелә[11].
Искәрмәләр
- ↑ kremlin.ru
- ↑ ТАСС» // tass.ru (31 сентября 2015 года)
- РИА «Новости» // ria.ru (1 октября 2020 года)
- ↑ Указ Президента Российской Федерации В. Путина от 31 мая 2006 года № 549 «Об установлении профессиональных праздников и памятных дней в Вооружённых силах Российской Федерации». Интернет-портал «Российской газеты» // rg.ru (3 июня 2006 года)
- Президента Российской Федерации // kremlin.ru
- Министерства обороны Российской Федерации // function.mil.ru (1 октября 2013 года)
- ↑ 7,0 7,1 Нина Рыкова. День Сухопутных войск в 2024 году: дата, история и традиции праздника в России . Лента.ру (3 сентябрь 2024).
- ↑ [www.calend.ru/holidays/0/0/138/ День войск противовоздушной обороны (День войск ПВО) является памятным днём в Вооружённых силах Российской Федерации и отмечается ежегодно во второе воскресенье апреля.] Интернет-проект «Календарь событий» // calend.ru
- ↑ 1 октября — День Сухопутных войск России: история, традиции, поздравления . Известия (1 октябрь 2024).
- ↑ День сухопутных войск – 2024: история, традиции и интересные факты . ren.tv (29 сентябрь 2024).
- ↑ 10 фактов о сухопутных войсках . Детские библиотеки Приокского района (1 октябрь 2022).
Сылтамалар
- Личному составу и ветеранам Сухопутных войск России. Уважаемые товарищи! Поздравляю вас с профессиональным праздником − Днём Сухопутных войск, которым сегодня исполняется 470 лет. — Поздравительная телеграмма Президента Российской Федерации В. В. Путина от 1 октября 2020 года. Официальный сайт Президента Российской Федерации // kremlin.ru
- Министр обороны России поздравил военнослужащих и ветеранов с Днём Сухопутных войск. В этом году войскам исполняется 470 лет. — Приказ министра обороны Российской Федерации № 480 от 24 сентября 2020 года. Официальный сайт Министерства обороны Российской Федерации // function.mil.ru (1 октября 2020 года)
- ВИДЕО. Сегодня в Вооружённых силах Российской Федерации отмечают День Сухопутных войск. — Сухопутным войскам в этом году исполняется 469 лет. Официальный сайт Министерства обороны Российской Федерации // function.mil.ru (1 октября 2019 года)
- Энциклопедия. Календарь воина. — 1 октября. Официальный сайт Министерства обороны Российской Федерации // encyclopedia.mil.ru
- 1 октября — День сухопутных войск России. История праздника. Сайт «Праздники онлайн» // prazdniki-online.ru