Халыкара грамоталылык көне

Халыкара грамоталылык көне (ингл. International Literacy Day, исп. Día Internacional de la Alfabetización, фр. la Journée internationale de l'alphabétisation, гарәп. اليوم العالمي للتحصيل‎, кыт. 国际扫盲日, рус. Междунаро́дный день грамотности) — 8 сентябрьдә билгеләп үтелә. Ел саен уздырыла торган Халыкара грамоталылык көне, Тегеранда 1965 елның сентябрендә узган Бөтендөнья мәгариф министрлары конференциясе тәкъдиме белән, ЮНЕСКО тарафыннан 1966 елда игълан ителә. 8 сентябрь — әлеге конференцияне тантаналы ачу көне.

Бу көн ЮНЕСКО эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булган грамоталылыкны тарату буенча җәмгыятьнең тырышлыгын активлаштыруга юнәлтелгән.

  • 2002 елда БМО Генераль Ассамблеясе (A/RES/56/116 номерлы резолюция) Берләшкән милләтләр Оешмасының белемлелек унъеллыгын игълан итә.
  • Икенче елны Генераль Ассамблея (A / RES / 57/166 резолюциясе) БМО Генераль секретаре тәкъдим иткән «Грамоталылык унъеллыгы өчен БМО гамәлләр планы»н раслый һәм ЮНЕСКОны, унъеллык кысаларында уздырыла торган халыкара дәрәҗәдәге чараларны стимуллаштыру һәм активлаштыру өчен, координатор итеп билгели. Бу көнне ЮНЕСКОның махсус премияләре (һәркайсы 15 000 доллар күләмендә) бирелә, алар белемсезлек белән көрәштә иң нәтиҗәле инициативаларны билгеләп үтәләр. Беренче чиратта бу Төньяк Африка, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Латин Америкасы, Гарәп Әмирлекләре һәм Кытай белән бәйле проектлар[1].

2016 елда күп илләрдә «Үткәнне укып, киләчәкне язабыз» девизы астында халыкара көннең 50-еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары үткәрелә.

Статистик мәгълүмат

2005 елда гомум башлангыч белем алу мөмкинлеген тәэмин иткән илләр саны 50 дән азрак.

2005 елга дөньядагы өлкән яшьтәге кешеләрнең 20% ы укый-яза белми.

2022 елда Җир шарында якынча 771 млн кеше укый-яза белми[2].

Халыкара көннең темалары

  • 2006  — «Грамоталылык тотрыклы үсешне тәэмин итә».
  • 2007  — «Сәламәтлек һәм грамоталылык».
  • 2008  — «Грамоталылык и здоровье».
  • 2009 — «Грамоталылык шәхси мөмкинлекләрне киңәйтә».
  • 2010  — «Хатын-кызлар өчен грамоталылыкның мәгънәсе».
  • 2011  — «Грамоталылык һәм дөнья»[3][4].
  • 2013  — «Грамоталы 21 гасыр юлында үсеш»[5].
  • 2014  — «Грамоталылык һәм тотрыклы үсеш»[6].
  • 2015  — «Грамоталылык һәм тотрыклы җәмгыятьләр».
  • 2016  — «Үткәнне укып, киләчәкне язабыз».
  • 2017  — «Грамоталылык цифрлашкан технологияләр дөньясында»[7].
  • 2018  — «Грамоталылык һәм күнекмәләрне чарлау»[8].
  • 2019  — «Грамоталылык һәм күптеллелек»[9].
  • 2020  — «COVID-19 һәм аннан соңгы кризис шартларында укыту һәм грамотага өйрәтү»[10].
  • 2021  — «Кешегә юнәлтелгән торгызу мәнфәгатьләрендә грамоталылык: цифрлы аерманы киметү»[11].
  • 2022 — «Грамоталылыкка өйрәтү өчен пространствоны үзгәртеп кору».
  • 2023 — «Күчеш икътисады илләрендә грамоталылыкны таратуга ярдәм итү: тотрыклы һәм тыныч җәмгыятьләр өчен нигез булдыру»[12].

Искәрмәләр

  1. Ликбез — грамотность — свобода/Справочно-информационный портал ГРАМОТА.РУ — русский язык для всех. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2015. Архивировано 24 сентябрь 2015 года.
  2. 8 сентября — Международный день грамотности: история, мероприятия, интересные факты. Известия (7 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2024.
  3. Послание Генерального секретаря ООН Пан Ги Муна по случаю Международного дня распространения грамотности. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2015. Архивировано 9 сентябрь 2017 года.
  4. Международный день грамотности-2012/Сайт ЮНЕСКО. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2015. Архивировано 19 декабрь 2015 года.
  5. Международный совет по открытому и дистанционному образованию (ICDE). Новости. 13 сентября 2013 года. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2015. Архивировано из оригинала 24 сентябрь 2015 года.
  6. Пресс-коммюнике ЮНЕСКО/02.09.2014. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2015. Архивировано 11 июнь 2015 года.
  7. Международный день грамотности (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2021. Архивировано 8 сентябрь 2021 года.
  8. Международный день грамотности (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2021. Архивировано 8 сентябрь 2021 года.
  9. Международный день грамотности (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2021. Архивировано 8 сентябрь 2021 года.
  10. Международный день грамотности (рус.).
  11. Международный день грамотности (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2021. Архивировано 8 сентябрь 2021 года.
  12. С грамотностью по жизни. Культура Петербурга (6 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 август 2024.

Тема буенча өстәмә