Бөтендөнья балалар көне
Бөтендөнья балалар көне | |
---|---|
... хөрмәтенә аталган | бала хокуклары |
Елның көне | 20 ноябрь |
Нигезләнү датасы | 20 ноябрь 1989 |
Рәсми веб-сайт |
un.org/en/events/childrenday/ |
Рәсми исем |
фр. Journée mondiale de l’enfance ингл. Universal Children’s Day кыт. 国际儿童日 исп. Día Universal del Niño гарәп. الْيَوْم الْعَالَمِيّ الطِّفْل |
SEO_description | Всемирный день ребёнка — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
Төп тема | бала хокуклары |
SEO_title | Всемирный день ребёнка — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Бөтендөнья балалар көне (рус. Всемирный день ребенка, ингл. Universal Children's Day, исп. Día Universal del Niño , фр. Journée mondiale de l'enfance) — 1954 елда БМОның Генераль Ассамблеясе 1956 елдан бөтен илләрне кушылырга чакырган бәйрәм (836 (IX) номерлы резолюция). Резолюциягә ярашлы, ул балаларның иминлеген ныгытуга, БМО бөтендөнья күләмендә балалар мәнфәгатен кайгыртуга юнәлдерелгән.
БМО Генераль Ассамблеясе бәйрәмне һәр дәүләт үзе максатка ярашлы дип тапкан формада һәм көндә үткәрергә тәкъдим итә. Әммә, оешманың рәсми документларына нигезләнеп, Бөтендөнья балалар көне 20 ноябрьдә билгеләнә. 1959 елда бу көндә «Балалар хокуклары декларациясе», ә 1989 елда «Балалар хокуклары конвенциясе» кабул ителә.
1990 елдан башлап, БМОга кергән 129 илдә 20 ноябрь көнендә төрле фирмалар һәм оешмалар мәрхәмәтлелек акцияләре, йөрешләр һәм флешмоблар, атналыклар үткәрәләр.
Бөтендөнья балалар көненнән тыш, тагын бер зур бәйрәм — 1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне дә билгеләп үтелә.
Еллык темалары
- 2024 — «Ачлык һәм хәерчелек мәсьәләләре, проблеманың масштабы һәм аны чишү юллары».
- 2023 — «Бөтен балаларга — бөтен хокуклар».
- 2022 — «Инклюзия — һәр бала өчен».
- 2021 — «Һәр балага иң яхшы киләчәк».
- 2020 — «Балалар проблемаларына игътибарны җәлеп итү һәм тормыш шартларын яхшырту».
Илләрдә
- Парагвайда Балалар көне 16 августта уздырыла. 1869 елның бу көнендә Акоста-Нью районындагы сугышта — Парагвай сугышының соңгы бәрелешләренең берсендә 9-15 яшьлек 3500-4000 бала Бразилия һәм Аргентина агрессиясенә каршы Ватан сагына баса. Бу сугышта алар һәлак булалар.
- Панамада Балалар көне июльнең өченче якшәмбесендә уздырыла[1].
- Россиядә Бөтендөнья балалар көнендә юстиция һәм эчке эшләр органнары катнашында Бөтенрәсәй «Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне» акциясе уза. Төрле төбәкләрдә төрле форматтагы чаралар, балалар һәм ата-аналар өчен түләүсез юридик консультацияләр уздырыла.
Искәрмәләр
- ↑ День ребёнка в Панаме . Дата обращения: 18 июль 2020. Архивировано 18 июль 2020 года.