Халыкара сулагайлар көне

Халыкара сулагайлар көне (рус. Международный день левши, ингл. International Lefthanders Day) — көндәлек эшләрне сул кул белән эшли торган кешеләргә багышланган рәсми булмаган бәйрәм[1]. Һәр ел саен 13 агустта билгеләп үтелә.

Тарихы

1976 елда Америка Кушма Штатларында (алга таба АКШ) Сулагайларның халыкара оешмасы (Lefthanders International) оештырыла, ул «Сулагайлар турында Билль» («Билль о левшах») документын тәкъдим итә. Документ тексты түбәндәгеләрдән гыйбарәт: һәр кешегә эш һәм гамәлләр башкарганда үзенә уңайлы булган кулны сайлау иреге тәкъдим ителергә тиеш; сулагайлар өчен товарлар ирекле файдалануда һәм һәр кеше сатып ала алырлык бәя куелырга тиеш; сулагайларны кимсетергә ярамый, аларның иреге башкалар кебек үк бер дәрәҗә. Билльның соңгы мәкаләсе — 13 августны бөтен дөнья сулагайларының абруен һәм хокукларын пропагандалый торган Халыкара сулагайлар көне дип игълан итү.

Кайбер мәгълүматлар буенча, беренче тапкыр «Сулагайлар көне» 1992 елның 13 августында Бөекбританиянең сулагайлар клубы тәкъдиме белән бәйрәм ителә[2].

Чараның максаты — төрле эш җиһазлары җитештерүчеләрнең игътибарын сулагайларның мөмкинлекләренә, проблемаларына юнәлтү. Уңагайлар өчен ясалган җиһазларда сулагайлар үзләре өчен табигый булмаган хәрәкәтләр ясыйлар, шуның нәтиҗәсендә рухи һәм тән җәрәхәтләре алалар. 1991 елда АКШта үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәсе сулагайларның производствода булган аварияләрдә ешрак һәлак булуын күрсәтә[2].

Бәйрәмнең традицияләре

Сулагайлар көнендә Россиядә кызыклы традиция бар. Барлык уңагайларга бер көнгә сулагай булырга, ягъни аларга сул куллары белән ипи кисәргә, язарга, чәчләрен тарарга, тешләрен чистартырга тәкъдим ителә. Бу традиция сулагайлар тормышының никадәр авыр һәм үзенчәлекле булуына кешеләрнең игътибарын юнәлтү максатыннан барлыкка килә.

Бәйрәм көнендә сулагайларга истәлек бүләкләре тапшырыла[3].

Сулагайлар турында кызыклы фактлар

  • Дөньяда сулагайларның саны елдан-ел кими бара. Борынгы заманнарда алар 50 % булса, хәзерге көндә 10 %.
  • Тумыштан сулагай, вакыт үтү белән уңагай булган кеше экстремаль шартларда, тиз карар кабул итәргә кирәк булганда барыбер сул кулы белән эшли.
  • Амбидекстер — уң һәм сул кулы белән бер дәрәҗәдә эшли ала торган кеше. Бу сирәк очрый торган сәләт, фәндә аз өйрәнелгән һәм аның нәрсәдән гыйбарәт булуы билгесез. Галимнәр ачыклаганча, әгәр дә сулагай актив кулын имгәтсә, ул уңагайга караганда икенче кулы белән эшләргә тизрәк өйрәнә.
  • Сулагайларда баш миенең уң ярымшары күбрәк үсеш ала, ул иҗади эшчәнлек өчен җаваплы.
  • Япониядә кияүдәге хатын-кызның сулагай икәнлеге ачыкланса, ир-ат хатыныннан аерылырга мөмкин.
  • Африка кабиләләрендә сулагайларны агулаучылар дип саныйлар һәм аларга аш-су пешертмиләр.
  • Күп илләрдә сулагайларны шайтан ярдәмчеләре белән тиңләгәннәр. Русьта аларны ялганчылар дип атыйлар һәм хөкем итү вакытында алар сүз ирегеннән мәхрүм ителә[3].

Шулай ук карагыз

Сылматалар

Тема буенча өстәмә