Бөтендөнья игелек көне
Бөтендөнья игелек көне | |
---|---|
Рәсми исем | Всемирный день доброты |
Кабул ителгән | 13 ноябрь |
Уздырылу урыны | бөтен илдә |
Үткәрелү көне | 13 ноябрь |
Оештырган | Бөтендөнья игелек хәрәкәте |
Бәйрәм ителү | ел саен, 13 ноябрь |
Бөтендөнья игелек көне (рус. Всемирный день доброты) — 13 ноябрьдә билгеләп үтелә торган халыкара бәйрәм. Ул 1998 елда Бөтендөнья игелек хәрәкәте тарафыннан кертелә[1][2][3][4].
Тарихы
1997 елда Япониядә «Бөтендөнья игелек хәрәкәте» волонтерлык оешмасы төзелә. Аңа Тын океан төбәге вәкилләре керә. Бер елдан, 13 ноябрьдә, Токиода волонтерлык хәрәкәтенең беренче конференциясе үткәрелә. Аны ачу көне яңа бәйрәм — Бөтендөнья игелек көне датасы буларак сайлана.
Хәрәкәтнең төрле илләрдән фикердәшләре бөтен дөнья буйлап кешеләрне игелекле гамәлләр кылырга рухландыра.
Оешманың рәсми документы — «Игелек декларациясе», анда түбәндәгеләр документлаштырыла:
«Без, канәгатьләнү хисе һәм тормыш мәгънәсенә төшенүнең төп шарты буларак, игелекнең фундаменталь әһәмиятен таныйбыз һәм бу документ белән Бөтендөнья игелек хәрәкәтен булдыруны игълан итәбез. Без һәр илдә оешмалар аша берләшергә, яхшы һәм бер-береңә карата игелекле мөгаләмәдә булырга омтылачакбыз».
«Бөтендөнья игелек хәрәкәте» ике елга бер мәртәбә совет җыя. Катнашучылар онлайн аралаша, алар игелекле эшләр идеяләре һәм аларны тормышка ашыру ысуллары турында сөйлиләр.
Бәйрәмне үткәрү традицияләре
Бәйрәмне дөньяның күп илләрендә билгеләп үтәләр. Ел саен катнашучы илләрнең саны арта. Бөтендөнья игелек көненең тамгасы — йөрәк. 2009 елда Мәскәүдә Манеж мәйданында флешмоб уза. Җыелганнар «Дөнья сәгате» фонтанын уратып алып зур түгәрәк ясыйлар[5].
Бәйрәм итүнең төгәл кагыйдәләре һәм традицияләре юк, шуңа күрә һәр кеше үзенең нинди игелекле эш башкарачагын үзе хәл итә ала[6][7][8].
Кызыклы фактлар
- Акчаны игелекле гамәлләр өчен сарыф итәргә мөмкин. Швециядән миллионер Юхан Элиаш Бразилиядә 150 мең гектардан артык яңгыр урманнары сатып ала һәм анда тыюлык төзи.
- Дисней Винни-Пух тавышын яңгыра торган актер Джим Каммингс даими рәвештә үзенең герое исеменнән авыру балалар белән телефоннан сөйләшә. Бу нәни авыруларга бераз булмаса да үз чирләре турында онытып торырга ярдәм итә.
- Тикшеренүләр күрсәткәнчә, волонтерлык иртә үлем куркынычын 24 процентка киметә. Димәк, игелеклелек һәм ярдәм итү теләге, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең алты һәм аннан да күбрәк порциясен ашаган кебек үк, гомерне озайта.
- Игелекле булу һәм башкаларга ярдәм итү — бу табигый, ә яхшылыкка омтылу кешегә нәселдән бирелә. Шул сәбәпле күңелегез чиста булсын, бу башка буыннарга да тапшыралачак.
- Бөтен ил игелек эшли ала. Мәсал итеп, барлык итальяннар 18 яшьләренә бүләккә дәүләттән 500 евро ала. Бу акчаны яшьләр театрларга, музейларга һәм тамашаларга билет сатып алыр өчен тота ала. Ел саен 600 меңнән артык яшь итальянлы сәнгатькә тартыла һәм матурлык аша игелеклерәк була башлый. Россиядә аналог буларак «Пушкин картасын» атарга мөмкин[9].
Искәрмәләр
- PMID 34747252 DOI:10.1177/17504589211054717
- PMID 29702043 DOI:10.1080/00224545.2018.1469461
- PMID 37195988 Калып:PMC DOI:10.1371/journal.pone.0284438
- Калып:Doi
- ↑ 13 ноября 2023 — Всемирный день доброты: История и традиции праздника. Общественная служба новостей
- PMID 23421360 DOI:10.1037/a0031578
- ↑ Rhoads, S. A., & Marsh, A. A. (2023). Doing good and feeling good: Relationships between altruism and well-being for altruists, beneficiaries, and observers. World Happiness Report, 103—130.
- ↑ Myers, D. G. (2023). Teaching: The Unexpected Pleasure of Doing Good. APS Observer, 36.
- ↑ Всемирный день доброты в 2024 году: время делиться улыбкой. вфокусе