Тыюлыклар һәм милли парклар көне

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Тыюлыклар һәм милли парклар көне
ССРБ почта маркасы
ССРБ почта маркасы
Төре Рәсми бәйрәм
Башка төрле Бөтенроссия тыюлыклар һәм милли парклар көне
Кабул ителгән 1997 елда «Кыргый табигатьне саклау үзәге» һәм «Бөтендөнья кыргый табигать фонды» (WWF)
Уздырыла Россия Федерациясендә
Дата 11 гыйнвар
Бәйле Баргузин тыюлыгына нигез салу

Тыюлыклар һәм милли парклар көне (рус. День заповедников и национальных парков) — Россия Федерациясендә берничә экологик оешма тәкъдиме нәтиҗәсендә бәйрәм ителә торган рәсми бәйрәм. Бу дата Россиядә ел саен 11 гыйнварда билгеләп үтелә[1]. 1916 елның 29 декабрендә (яңа стиль белән 11 гыйнварында) Баргузин тыюлыгы (Бурятия Республикасы) төзү турындагы боерык имзалана.

Россия Федерациясендә махсус сакланыла торган табигать территорияләрен төзү табигатьне саклау эшчәнлегенең традицион һәм нәтиҗәле формасы булып тора.

Бәйрәмнең тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1912 елда оешкан Император Рус география җәмгыятенең даими табигатьне саклау комиссиясе тыюлык эше концепциясен формалаштыруда актив катнаша һәм Россиянең табигый мирас объектларын саклау системасын төзегән оешмаларның берсе була. Комиссия тәкъдиме буенча, Камчатка һәм Байкал буе, Идел елгасы түбәнге агымының һәм Печора тайгасына, Төньяк Уралга һәм Саянга, шулай ук башка төбәкләргә булачак тыюлыклар җирлекләрен өйрәнү өчен дистәләгән экспедицияләр оештырыла[2].

Бу масштаблы эшнең нәтиҗәсе — илдә беренче Тыюлык территорияләре челтәре проекты. 1917 елның октябрендә Рус география җәмгыятенең гыйльми советында Вениамин Семенов-Тян-Шанский фәнни нигезләнгән географик схема тәкъдим итә, аңа 46 табигый объект керә.

Планның төп өлешен XX гасыр уртасында Совет Социалистик Республикалар Берлегендә гамәлгә ашыралар. Рус география җәмгыятенең даими табигатьне саклау комиссиясе инициативасы белән Баргузин, Кавказ, Кроноцкий, Саян тыюлыклары, «Белуха» табигый паркы һәм башкалар саклана башлый[2].

1917 елның 11 гыйнварында (иске стиль белән 1916 елның 29 декабрендә) Байкал күленең төньяк-көнчыгыш ярында илнең беренче дәүләт махсус саклана торган табигый территориясен — Баргузин тыюлыгын (Бурятия Республикасы) төзү турында боерык имзалана. Нәкъ менә шушы көнне Россиянең заманча тыюлык системасы барлыкка килә һәм табигатьне саклау эше башлана, ул сирәк очрый торган флора һәм фауна төрләрен саклауга юнәлдерелә. Аларның беренчесе кеш, аның таныту кыйммәтле мехлы җәнлекне контрольсез тоту нәтиҗәсендә нык зыян күрә.

Россиядә XIX гасыр ахыры XX гасыр башында тире экспорты дәүләт кеременең әһәмиятле бер өлеше була. 1913—1915 елларда Себергә һәм Камчаткага экспедицияләр оештырыла, аларның бурычлары — кеш яшәгән районнарны тикшерү һәм тыюлыкларны оештыру өчен оптималь урыннар эзләү. Ике елга якын катлаулы шартларда галимнәр тикшеренү эшләре алып баралар. Нәтиҗәсе — 1916 елның 17 маенда Иркутск генерал-губернаторының Баргузин кеш тыюлыгын оештыру турындагы карары басыла. 1916 елның 29 декабрендә бу документ Россия империясе Министрлар Советы тарафыннан раслана.

Илнең тыюлык системасы үсеше 1919 елда Идел елгасы түбәнге агымында урнашкан Әстерхан тыюлыгы (Әстерхан өлкәсе) төзелү белән дәвам итә, ул вакытта табигый комплексларның торышына табигый (Каспий дәрәҗәсе һәм елга агымы күләмнәренең тирбәлеше) һәм антропоген факторлар җитди йогынты ясый. Йомшак климат, балык һәм кошларның күплеге сәнәгатьчеләрне һәм аучыларны җәлеп итә. Кошлар бигрәк тә каурыйларга һәм тиреләргә, шулай ук азык һәм сабын кайнату заводлары өчен дә (XX гасыр башында һәр язда елганың түбән агымында ярты миллионга якын йомырка җыеп алалар) җыелган йомыркаларга ихтыяҗ зур булудан интеккән. Табигатьне яклап чыгыш ясаган җәмәгатьчелек вәкилләре ярдәмендә тыюлык булдырыла, бүгенге көндә аның орнитофаунасында 300 дән артык кош төре исәпләнә.

Россия Федерациясендә беренче милли парклар 80 нче елларда барлыкка килә. Аларның барлыкка килүе эре шәһәрләрнең, ял итү җирлекләренең үсүе, экотуристик хезмәтләргә ихтыяҗның артуы, табигать комплексларына антропоген йөкләнеш көчәя барган районнарда табигатьне саклау чараларын күрү зарурлыгы белән бәйле.

Россиядә 1997 елның 11 гыйнварында беренче тапкыр Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә. Бу көнне сайлау өчен нигез булып, 1917 елның 11 гыйнварында илебездә беренче Баргузин тыюлыгы төзелү тора[3].

Федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган территорияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россиядә федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган территорияләр 76 миллион гектарга якын мәйданны били. Тыюлыклар системасы эше нәтиҗәсендә уникаль ландшафтларның барлык типлары, хайваннар һәм үсемлекләрнең күп төрләре юкка чыгудан сакланып калган.

Россиядә 107 тыюлык, 70 милли парк, 63 тыюлык, 75 ботаника бакчасы һәм 22 федераль әһәмияттәге табигать һәйкәле бар.

Федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләрен төзү эше «Экология» милли проектының «Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү» федераль проекты буенча алып барыла. 2023 елда милли парк статусына өч территория ия була: Тула өлкәсендә «Тула биләмәләре», Карелия Республикасында «Воттоваара» һәм Саратов өлкәсендә «Дьяковский урманы». Шул рәвешле, Россиянең тыюлык системасы 35,5 мең гектарга арта.

Махсус сакланыла торган табигать территорияләрен төзү турында карарлар кабул иткәндә түбәндәгеләр исәпкә алына:

  • биологик төрлелекне, шул исәптән сирәк, юкка чыгу куркынычы яный торган, хуҗалык һәм фәнни яктан кыйммәтле үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы объектларын, аларның яшәү тирәлеген саклау өчен тиешле территориянең әһәмияте;
  • тиешле территорияләр чикләрендә аерым эстетик, фәнни һәм мәдәни кыйммәткә ия табигый һәм мәдәни ландшафтлар кишәрлекләренең булуы;
  • аерым фәнни, мәдәни һәм эстетик кыйммәткә ия булган геологик, минералогик һәм палеонтологик объектларның булуы;
  • уникаль табигый комплексларның һәм объектларның, шул исәптән аерым фәнни, мәдәни һәм эстетик кыйммәткә ия булган ялгыз табигать объектларының булуы[4].
Татарстан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасының табигать тыюлыклары фондын гомуми мәйданы 464,689 мең гектарга (республика мәйданының 6,9 % ы) булган барлык категорияләрдәге махсус сакланыла торган 190 табигать территориясе тәшкил итә.

Татарстанда федераль әһәмияттәге ике махсус сакланыла торган табигый территория:

  • Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы, Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы Министрлар Советының 1960 елның 13 апреле 510 нчы номерлы карары нигезендә төзелгән.
  • «Түбән Кама» милли паркы, Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы Министрлар Советының 1991 елның 20 апреле 223 нче номерлы карары белән булдырылган[5].

Тыюлыклар:

Бәйрәмнең әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тыюлыклар һәм милли парклар көне җәмәгатьчелекнең игътибарын экология һәм табигать ресурсларыннан тотрыклы файдалану мәсьәләләренә җәлеп итүдә зур әһәмияткә ия. Ул табигатькә сакчыл караш һәм сирәк төр хайваннарны һәм үсемлекләрне юкка чыгудан саклау кирәклеген искәртеп тора. Моннан тыш, бу көн экотуризмны һәм яшьләрдә экологик мәдәният тәрбияләүгә юнәлдерелгән белем бирү программаларын танытуга ярдәм итә.

Тыюлыклар һәм милли паркларда эшләүчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Махсус сакланыла торган табигать территорияләренең фәнни потенциалы 800 дән күбрәк хезмәткәрдән тора, алар арасында 50 дән күбрәк фән докторы һәм 400 гә якын фән кандидаты бар. 2023 елда бу өлкәләрдә квалификациясен күтәрергә теләүчеләр өчен Витус Беринг исемендәге Камчатка дәүләт университетында Россия Табигать министрлыгы ярдәмендә профильле курс ачыла. Курсларны беренче булып 104 белгеч тәмамлый.

Уникаль белем базасы булган галимнәр хайваннар һәм үсемлекләрнең сирәк төрләрен үстерү, торгызу, реинтродукцияләү һәм реабилитацияләү үзәкләрендә эшлиләр. Белгечләр зубр, Амур юлбарысы, Пржевальский аты, стерх һәм башкалар кебек кыргый хайваннарның популяциясен саклау юнәлешендә эшлиләр.

« Илебезнең тыюлык системасы — ул табигать кенә түгел, ә аны өйрәнергә һәм сакларга ярдәм итүче кешеләр дә. Федераль әһәмияттәге махсус сакланыл торган табигать территорияләрендә 10,2 меңнән артык кеше эшли. Алар — дәүләт инспекторлары, фәнни хезмәткәрләр, туристлыкны үстерү буенча белгечләр һәм башкалар. Күпләр тыюлыкларда һәм милли паркларда гомерләре буе эшли, нәселләре белән бу өлкәләрдә эшләүчеләр дә бар.
Александр Козлов, Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры[6]
»

Чаралар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тыюлыклар һәм милли парклар көнен бәйрәм итү кысаларында төрле чаралар үткәрелә. Алар — конференцияләр, семинарлар, күргәзмәләр, экскурсияләр һәм махсус сакланыла торган табигать территорияләрен җыештыру акцияләре. Экология оешмалары һәм волонтерлык хәрәкәтләре табигатьне саклау темасына багышланган бәйгеләр, остаханәләр оештыра. Шулай ук бу көнне тыюлыклар һәм милли парклар хезмәткәрләрен биологик төрлелекне саклауга керткән өлешләре өчен бүләкләү тантаналары уза.

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Биләгән мәйданы буенча иң зур — Арктика тыюлыгы. 1993 елның 11 маенда барлыкка килә. Мәйданы — 41,690 км2. Тыюлыкта 124 төр кош, 18 төр имезүче һәм Төньяк Боз океаны суларында 29 төр балык.
  • Биләгән мәйданы буенча иң кечкенәсе Белогорск өлкәсендә урнашкан тыюлык — Белогорье. 1979 елның 13 июлендә нигезләнгән, мәйданы — 21,31 км2. Тулы бер табигатьне саклау һәм өйрәнү комплексы булып тора. Тыюлык территориясендә 149 төр кош, 50 төр имезүче, суларда 15 төр балык бар. Тыюлык флорасы 370 үсемлектән тора.
  • Командор тыюлыгы территориясендә, аның табигатеннән һәм хайваннар дөньясы төрлелегеннән тыш, тарихи кыйммәткә ия, нәкъ менә Берингның фәнни тикшеренү экспедициясенең тукталыш урыны урнашкан.
  • Красноярск өлкәсендәге Путоран тыюлыгы 2010 елда Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы объектына кертелә һәм Бөтендөнья табигый мирас статусын ала.
  • Усть-Ленск тыюлыгы территориясендә кошларның сирәк төре — кызыл китапка кертелгән ал Акчарлак очрый.
  • Россиянең беренче тыюлыгы 1917 елда нигезләнә. Бу Бурятия Республикасында урнашкан Баргузин тыюлыгы.
  • Байкал күленең ярлары тулысынча диярлек тыюлыклар белән әйләндереп алынган. Күлгә Байкал, Байкал-Лена һәм Баргузин тыюлыклары кушыла.
  • Дөньяда беренче тыюлык Шри-Ланка утравында б.э.к. III меңьеллыкта ук гамәлгә куелган дип санала[7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Экологические даты и акции Архивная копия от 14 август 2009 на Wayback Machine
  2. 2,0 2,1 Россия отмечает День заповедников и национальных парков. rgo.ru (11 гыйнвар 2024).
  3. Всероссийское общество охраны природы. Почему именно 11 января отмечается День заповедников и национальных парков России? dzen.ru (11 гыйнвар 2022).
  4. Виталий Белоусов. День заповедников и национальных парков в России. RIA.RU (11 гыйнвар 2023).
  5. Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты. Сегодня День заповедников и национальных парков. ojm.tatarstan.ru (11 гыйнвар 2021).
  6. Пресс-служба Минприроды России. В России 11 января отмечается День заповедников и национальных парков. Министерство природных ресурсов и экологии Российской Федерации (11 гыйнвар 2024).
  7. Детские библиотеки Приокского района. 10 фактов о заповедниках и национальных парках. Лента.ру (11 гыйнвар 2023).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]