Бөтендөнья атом-төш коралын тыю өчен көрәш көне

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Хиросима көне
Хиросима көне
Атом-төш бомбасы шартлаган вакытта Хиросимада барлык сәгатьләр иртәнге 08:15 тә туктап кала
Рәсми исем Бөтендөнья атом-төш коралын тыю өчен көрәш көне
Кабул ителгән 1955 ел
Үткәрелү көне 6 август
Кагылышы Япониянең Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләрендә булган атом-төш коралы һәлакәте

Бөтендөнья атом-төш коралын тыю өчен көрәш көне (Хиросима көне) (рус. Всемирный день борьбы за запрещение ядерного оружия, День Хиросимы) — һәр ел 6 августта билгеләнә торган бөтендөнья хәтер көне. Бу көнне 1945 елда Америка авиациясе Япониянең Хиросима шәһәрен атом бомбасына тота.

Тарихы

Атом бомбасын сугыш мәнфәгатьләрендә куллануга әзерлек 1944 елның җәендә башлана. 1945 елның май-июнь айларында Тын океандагы Мариан утраулары архипелагында урнашкан Тиниан утравына Американың 509 нчы катнаш авиация төркеме килә. 1945 елның 25 июлендә АКШ президенты Гарри Трумэн түбәндәге максатларның берсен: Хиросима, Кокуру, Ниигат яисә Нагасакины бомбага тоту турындагы боерыкны хуплый[1].

1945 елның 6 августында полковник Пол Тиббетс җитәкчелегендәге билгеләнгән районнарга юнәлгән В-29 «Энола Гэй» очкычы алдына өч һава торышы разведчигы чыга. Очкычтан алты-җиде чакрым ераклыкта атом-төш шартлавы параметрларын теркәү аппаратурасы белән тагы бер очкыч озата бара барган, шартлау нәтиҗәләрен фотога төшерү өчен, 70 чакрым артта бомбардировщик озата бара.

Бомба төшкәнчегә кадәр кадәр бер сәгать алдан япон кисәтү радарлары челтәре берничә очкычның якынлашуын терки, ләкин аларның аз санлы булуына күрә, Хиросимада игълан ителгән һава кисәтүе сигналы туктатыла.

8 сәгать 15 минутта, визуаль төзәүдән соң, 10 мең метр биеклектән Хиросимага тротил эквиваленты якынча 20 мең тонна тәшкил иткән уран зарядлы Little Boy («Малыш») атом бомбасы ташлана, ул 600 метр биеклектә шартлый.

Нәтиҗәдә шунда ук 80 мең кеше һәлак була, 12 меңнән артык кеше хәбәрсез югала, 40 мең кеше яралана.

Шартлау үзәгеннән дүрт чакрым радиуста озак вакыт дәвамында янгыннар дәвам итә. 12 квадрат километр мәйданда торак йортлар, биналар тулысынча җимерелә, 90 мең бинадан 62 меңе юкка чыга.

9 августның 11.01 сәгатендә бомба йөртә торган очкыч экипажы плутоний зарядлы (20 мең тонна тротил эквивалентлы) Fat Man («Толстяк») атом бомбасын ташлый. Урынның тигезлектә ятмавы һәм шартлау үзәгенең билгеләнгән ноктадан ике километрга читкә тайпылуы (шәһәр үзәгеннән) югалтуларны һәм җимерелүләрне бераз киметә төшә. Корбаннар: 73 мең артык кеше һәлак була һәм хәбәрсез югала, соңрак алган нурланыш һәм җәрәхәтләрдән 35 мең кеше үлә. Зыян күрүчеләрнең 50% тан артыгы пешүдән, 30% ка якыны һөҗүм дулкыныннан җәрәхәтләр ала, 20% ы үтеп керә торган радиация йогынтысына дучар була. Янгын да биналарның күп өлешен юкка чыгара. Шартлау үзәгендә булган кешеләрнең тәне мизгел эчендә көлгә әйләнә, корылма ташларында бары шәүләләре генә ябышып кала[2].

Хиросима белән Нагасаки утлы тәмугка әверелә. Япониянең «The Asahi Shimbun» газетасы «янгын урыныннан качучы кешеләр мәетләрне хәтерләтә иде» дип яза. Ярдәмгә карамастан, кешеләр үлә, исән булып, аңнарында булучылар да тизрәк гомерләре өзелүне сорый. Кайберәүләргә бу газаплардан котылу «бәхете» тия: шартлау үзәгенә якынрак булган кешеләрдән кара эзләр генә кала – мөгаен, алар үлгәннәрен аңламый да калгандыр.

Атом бомбаларын кичергән меңләгән кешене «хибакуся» – «шартлау йогынтысына дучар булган кешеләр» дип атыйлар. Ләкин ярдәм урынына алар яңа кыенлыклар белән очраша: Япония хакимияте аларга озак еллар ярдәм итә алмый, ә тирә-юньдәгеләр, гомумән, «хибакуся»лар белән эш итмәскә тырыша. Чөнки кешеләр радиациядән курка. Нәтиҗәдә исән калганнарны эшкә алмаска, алар белән никахлашмаска тырышалар, авыру балалар туу ихтималыннан куркалар[3].

Ике бомбардировка нәтиҗәсендә 300 меңгә якын кеше (һәлак була һәм хәбәрсез югала), 200 меңгә якын кеше радиоактив нурланышка дучар ителә[4].


Хәтер көне

1955 елның 6 августында Хиросимда атом-төш коралын тыю өчен беренче халыкара конференция була. 1985 елда Тын океанның көньяк өлеше атом-төш коралыннан азат зона дип игълан ителә (Раротонг килешүе)[5].

Хиросима массакүләм юк итү коралына каршы көрәш символына әйләнә. Хиросима көне Бөтендөнья атом-төш коралын тыю өчен көрәш көне буларак халыкара бергәлек тарафыннан билгеләп үтелә башлый. Бу көнне шәһәрнең үзендә ел саен хәтер тантанасы уза. Шәһәр үзәгендә шартлаудан соң калган хәрабәләр белән җирнең эшкәртелмәгән бер кисәге саклана.

Япониядә ел саен «Сугыш һәм атом-төш коралына — юк!» шигаре астында «Тынычлык маршы» оештырыла. Илнең барлык 47 префектурасын тоташтыра торган 13 маршрут буенча маршта катнашучылар 10 мең чакрымнан артык юл уза һәм 6 августта атом-төш шартлавы үзәге әйләнәсендә урнашкан Хиросима Тынычлык паркында йөрешләрен тәмамлыйлар[6].

Хиросима корбаннарына куелган һәйкәл парктагы яшеллек арасына урнаштырылган соры бетон чатырдан гыйбарәт. Һәйкәл эчендә — известь плитә, аның астында — һәлак булганнарның исемнәре уелган тартма. Ел саен бу исемлеккә якынча 100 яңа исем өстәлә. Каберлектә: «Тыныч йоклагыз, хата кабатланмас» дигән сүзләр язылган.

Һәйкәлдән ерак түгел Тынычлык мемориаль музее урнашкан. Кеше шәүләләре уелып калган ташлар әлеге музейда саклана. Алар арасында велосепидчылар шәүләсе дә бар.

Тынычлык паркында чаң эленеп тора, анда: «Якыннан узучы һәркем чаң сугып үтсен, ул безгә һәрвакыт атом-төш сугышы куркынычы турында искә төшереп торсын», — дип язылган.

Хәтер көнендә ел саен үткәрелә торган ритуаллар - бер минутлык тынлык һәм искә алу чаң тавышы.

2010 елда атом-төш коралы хәлакәте еллыгына багышланган чараларда тарихта беренче тапкыр АКШ вәкиле - Япониядәге АКШ илчесе Джон Рус (John Roos) һәм БМО генераль сәркатибе Пан Ги Мун да катнаша.

Шул ук елда Хиросимадагы мемориаль комплекста Нобель премиясе лауреатлары Фредерик Виллем де Клерк, Мэйрид Корриган Магуайр, Мохаммед эль Барадеи, Джоди Уильямс, Ширин Эбади и Далай-лама XIV катнаша.

2011 елда хәлакәтнең 66-еллыгына багышланган матәм чараларында атом-төш энергетикасының куркынычсызлыгы һәм яңартыла торган энергия чыганаклары үсеше мәсьәләләре күтәрелә.

2012 елда Хиросимада искә алу тантанасында АКШның элеккеге президенты Гарри Трумэнның өлкән оныгы Клифтон Даниел да катнаша.

Россиядә Хиросима көненә багышланган чараларның зур өлеше Волгоградта уза. 1972 елда Хиросима һәм Волгоград тугандаш шәһәрләргә әверелә: уртак әрнү, күпсанлы корбаннар һәм тулысынча диярлек юкка чыгарылу дөнья тарихында мәңгегә уелып калган бу ике шәһәрне берләштереп тора. 1985 елда Волгоградка япон шәһәре хакимияте чаң бүләк итә, ул «Сталинград сугышы» панорамасы музеенда саклана. Бу чаңга 08:15 вакытта символик сугу Хиросимдагы фаҗига корбаннарын искә алу чараларының башлануын хәбәр итә[7].

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. День Хиросимы — Всемирный день борьбы за запрещение ядерного оружия (6 август 2021). Дата обращения: 7 август 2024.
  2. Атомные бомбардировки Хиросимы и Нагасаки (6 и 9 августа 1945 г.). Дата обращения: 7 август 2024.
  3. [https://intertat.tatar/news/atom-tos-bombalary-uterep-kena-kalmyi-alar-gomer-bue-gazap-cigarga-mabur-ita-5867804 «Атом-төш бомбалары үтереп кенә калмый, алар гомер буе газап чигәргә мәҗбүр итә» Тулырак: https://intertat.tatar/news/atom-tos-bombalary-uterep-kena-kalmyi-alar-gomer-bue-gazap-cigarga-mabur-ita-5867804] (10 август 2024). Дата обращения: 12 август 2024.
  4. День Хиросимы — Всемирный день борьбы за запрещение ядерного оружия (6 август 2021). Дата обращения: 7 август 2024.
  5. Договор Раротонга. Дата обращения: 7 август 2024.
  6. Всемирный день борьбы за запрещение ядерного оружия. Дата обращения: 7 август 2024.
  7. Памятные мероприятия, посвященные 69-ой годовщине атомной бомбардировки Хиросимы (6 август 2014). Дата обращения: 7 август 2024.

Әдәбият

  • Военная энциклопедия в 8 томах. Т. 8: Таджикский — Яшин / Гл. ред. комиссии С. Б. Иванов. — М.: Воениздат, 2004. — 579 с. — ISBN 5-203-01875-8.