Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты көне (Иран)

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты көне
Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты көне
Уздырылу урыны Иран
Үткәрелү көне 9 июль
Кагылышы Иран балалар язучысы Мәһди Азар-Йәзди хөрмәтенә

Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты көне (рус. День детской и подростковой литературы, фар. روز ادبیات کودکان و نوجوانان) — 9 июльдә билгеләп үтелә торган Иран дәүләте бәйрәме (иран календаре буенча 18 тир)[1].

Бәйрәм көнен сайлау

Бу көн Иран балалар язучысы Мәһди Азар-Йәзди истәлегенә багышлап 9 июльдә бәйрәм ителә. Ул 2009 елның 9 июлендә вафат була.

Мәһди Азар-Йәзди

Мәһди Азар-Йәзди (фар. مهدی آذر یزدی) (1921—2009) — танылган балалар язучысы. 1959 елда язучылык эшчәнлеген башлый. Йәзди китапларының күбесе — балалар өчен яраклаштырылган классик фарсы әдәбияты әсәрләре.[2]

Тормыш юлы

Язучы 1921 елда Йәзд шәһәрендә туа. Әтисе аны язарга һәм укырга өйрәтә, алга таба ул укуын мөстәкыйль дәвам итә. Яшүсмер чагында буш вакытын һәрвакыт китап укып үткәрә: аны барыннан да бигрәк классик фарсы поэзиясе һәм Коръән кызыксындыра.

1944 елда Тәһранга күченә. Ул туку остаханәсендә, нәшриятларда һәм китап кибетләрендә төзүче һәм эшче булып эшли.

Иҗаты

Йәздинең иң танылган әсәре — «Яхшы балалар өчен яхшы хикәяләр» (фар. قصه‌های خوب برای بچه‌های خوب). Серия сигез бүлектән тора, ул Сәгъди Ширазиның «Гөлстан» һәм Җәлаләтдин Руминың «Мәснәви» поэмалары кебек фарсы әдәбиятының классик әсәрләренә нигезләнә. Аларда шулай ук Мөхәммәт пәйгамбәр һәм Кимчелексез ундүрт зат тормышы турында Коръәннән берничә сюжет тасвирлана. 1966 елда серия «Елның иң яхшы китабы» буларак ЮНЕСКО премиясен, 1967 елда Иранда «Ел китабы» исемен ала[3].

«Игелекле балалар өчен яхшы хикәяләр» әсәре дөньяның күп телләренә, шул исәптән рус, әрмән, испан, кытай телләренә тәрҗемә ителә.

Иранның бөек балалар язучысы Мәһди Азар-Йәзди истәлегенә Йәзди исемендәге премия булдырыла. Ел саен премия иң яхшы балалар китабы авторына тапшырыла[4].

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. روز ملی ادبیات کودک در حد یک نام باقی مانده است. Дата обращения: 24 июнь 2022. Архивировано 31 декабрь 2018 года.
  2. http://unesdoc.unesco.org/images/0004/000401/040163eo.pdf. Дата обращения: 22 июнь 2017. Архивировано 10 июнь 2017 года.
  3. [http://jamejamonline.ir/online/1560747366102980643/%D8%A8%D9%87-%DB%8C%D8%A7%D8%AF-%D9%85%D8%B1%D8%AF%DB%8C-%DA%A9%D9%87-%D9%82%D8%B5%D9%87%D9%87%D8%A7%DB%8C-%D8%AE%D9%88%D8%A8-%D8%B1%D8%A7-%D8%A8%D8%B1%D8%A7%DB%8C-%D8%A8%DA%86%D9%87%D9%87%D8%A7%DB%8C-%D8%AE%D9%88%D8%A8-%D9%86%D9%88%D8%B4%D8%AA به یاد مردی که قصه​های خوب را برای بچه​های خوب نوشت(фарсыча) ]
  4. صدای روسیه(фарсыча). Дата обращения: 22 июнь 2017. Архивировано из оригинала 4 июнь 2016 года.