Җәлаләтдин Руми

Җәлалетдин Руми (фар.  جلال‌الدین محمد بلخی) — фарсы шагыйре, суфый, фәлсәфәче.

Иҗатының таҗы – «Көллияте Шәмси Тәбризи» исемле зур күләмле шигырь җыентыгы. Андагы газәлләрнең эчтәлеге — кешене илаһилаштыру, галәмдәге һәрнәрсәнең гомум Җан — Аллаһ белән бергә кушылуы.

Руминың икенче зур хезмәте — 15 ел дәвамында язылган 6 томлык фәлсәфи дидактик эчтәлекле «Мәснәви» поэмасы. Ул — суфыйчылык тәгълиматы энциклопедиясе һәм Көнчыгыш халыклары фольклоры чыганагы.

Руми — пантеистик суфыйчылык вәкиле. Суфыйларга хас булганча, җир образларын кулланып, Аллага мәхәббәт турында яза. Руми газәлләрендә дөньяны йөрәк белән тануга игътибар ителә, кеше калебе — Аллаһ йорты, диелә. Пантеистик суфыйчыларның күбесе Аллаһ мәрхәмәтле, изге кеше йөрәгендә дип раслыйлар. Руми әсәрләрендә икейөзлелектән, явызлыктан азат кеше турында сөйләнелә. Аның әсәрләрен «суфыйчылык Коръәне» дип тә атаганнар.

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

  • Куракова Ч.М. Шәрык халыклары әдәбияты тарихы. Лекцияләрнең кыскача конспекты. Казан, 2014.