Кинологлар көне
Кинологлар көне (Россия Эчке эшләр министрлыгының кинология бүлекчәсе көне), (рус. День кинолога) — ел саен 21 июньдә билгеләп үтелә торган барлык кинологларның һөнәри бәйрәме. 1909 елның 21 июнендә Россиядә беренче полиция этләре питомнигын оештыруга багышланган. 2004 елдан бирле билгеләп үтелә.
Бу бәйрәм гомумдәүләт документларында күрсәтелмәсә дә, кинология бүлекчәләре булган көч ведомстволары рәсми кәгазьләрендә телгә алына. Бәйрәмгә ел саен гражданнар оешмалары да кушыла.
Тарихы
Россиядә беренче полиция хезмәт этләре питомнигы Санкт-Петербург ш. полициясенең эзләү бүлеге башлыгы Владимир Лебедев инициативасы белән 1909 елның 21 июнендә Кара елгада (рус. Черная речка) ачыла, соңрак аның базасында өйрәтүчеләр мәктәбе дә оеша.
Хезмәт бурычларын хәл итүдә этләрне куллану идеясен Лебедев Бельгиядән алып кайта, ул анда полиция этләр йортында була. Ауропада моңа кадәр этләрне инде берничә дистә ел дәвамында санитария, почта хезмәтләрендә, элемтә һәм полиция гаскәрләрендә эшләү өчен җәлеп иткән булалар.
Санкт-Петербургта ачылган питомник һәм полиция кинологлары мәктәбе өч ел эчендә 300 өйрәтүче һәм 400 дән артык эзләү эте әзерли[1]. Мәктәпнең иң танылган укучысы — Мәскәүдә хезмәт иткән доберман-пинчер токымлы эт Треф, аның исәбендә 1,5 меңнән артык ачылган җинаять исәпләнә[2].
1912 елда Измайлов гвардия полкында хәрби-кыр этләренең беренче питомнигы ачыла, анда этләрне элемтә белән тәэмин итү һәм разведка хезмәтенә әзерлиләр.
1912 елның декабренә Россиянең 50 губернасында полиция хезмәтендә этләр эшли, ә 1915 елга алар илнең җинаятьчеләрне эзләү полициясенең мәҗбүри атрибуты булып санала. Хайваннарны файдалану өлкәсе дә киңәя: алар җинаятьчеләрне тоткарлау, патрульлек итү, тоткыннарны саклау, шартлаткыч җайланмалар эзләү, «каравыл» тору хезмәтләрендә киң кулланылалар[3].
1920 елда, инкыйлабтан соң, Эчке эшләр халык комиссариаты кинолог-белгечләр һәм җинаятьчеләрне эзләүдә хезмәт итү өчен эзләүче этләр әзерли торган мәктәп-питомниклар төзи башлый. Шундый ук бүлекләр чик сагы гаскәрләрендә, юллар халык комиссариатында, хәрбиләштерелгән сак хезмәтендә булдырыла.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән алып, этләр, кинологлар белән бергә, фронтта хезмәт итә башлыйлар. Өйрәтелгән хайваннар яралыларны эзләп табалар һәм чыгаралар, фашист танкларын шартлаталар, миналар эзлиләр, элемтәчеләргә һәм разведчикларга булышалар, тылны саклыйлар, шпионнарны һәм диверсантларны эзәрлеклиләр, йөкләр күчерәләр[4].
2004 елның 18 июнендә Россия Эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә Россиядә беренче җинаятьчеләрне эзләү этләре питомнигына нигез салыну датасын рәсми рәвештә ведомствоның кинология бүлекчәләре көне буларак билгеләп үтә башлыйлар[5].
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кинологлары көне
Башка кинология бүлекчәләреннән аермалы буларак, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында бер көнгә алданрак — 20 июньдә билгеләп үтелә. Бәйрәм шулай ук Россиядә кинология хезмәте барлыкка килгән көн дип тә атала. Ул 1996 елда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының беренче кинология отрядларын төзү датасы уңаеннан билгеләнә[6].
Традицияләр
Башка һөнәри өлкәләрнең кинологлары да бәйрәмне үзләренеке дип саный. Ул кинология бүлекчәләре булган барлык ведомстволарда билгеләп үтелә. Боларга полиция, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, хәрбиләр, Росгвардия, Федераль таможня хезмәте һәм Җәза үтәү федераль хезмәте карый[7][8][9].
Кинолог көнендә белгечләр һәм аларның тәрбияләнүчеләре арасында ярышлар уздыралар. Уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне мактау кәгазьләре һәм медальләр белән бүләклиләр, шәхси эшләренә рәхмәт язмалары кертәләр, дәрәҗәләрен һәм вазифаларында күтәрәләр. Этләрне тәмле азык белән сыйлыйлар[10].
Халыкара һәм Россия кинология федерацияләре, этләр үрчетә торган шәһәр җәмгыятьләре, яшь кинологлар клублары шулай ук бәйрәмгә багышланган конкурслар һәм күргәзмәләр үткәрәләр.
Искәрмәләр
- ↑ 21 июня отмечается День кинологических подразделений МВД России (21 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2024.
- ↑ День кинолога в 2024 году: история и традиции праздника. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2024.
- ↑ 21 июня отмечается День кинологических подразделений МВД России (21 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2024.
- ↑ День кинологических подразделений МВД России (1 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2024.
- ↑ День кинологических подразделений МВД России. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2024.
- ↑ 20 июня – День образования кинологической службы МЧС России (20 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2024.
- ↑ День кинологических подразделений МВД России. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2024.
- ↑ ДЕНЬ КИНОЛОГА. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2024.
- ↑ 21 июня - Всемирный день кинoлога. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2024.
- ↑ 21 июня — День кинолога: история, традиции и поздравления с праздником. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2024.
Әдәбият
- Еникеева А. Р. Условия возрождения и развития фольклорных традиций на примере традиционной культуры татар-кряшен // Культурно-образовательное пространство региона стратегии и практики: материалы Всероссийской научной конференции 20-23 апреля 2010. — Казань: Казанский государственный университет, 2010. — 264 с.
- Административный вестник: ежемесячный журнал: орган Народного комиссариата внутренних дел. — Москва : «Заготохоз» милиции Республики, 1922—1930, С. 41-43.
- Звягинцева К. М. Использование служебных собак во время Великой Отечественной войны // Вестник науки. — 2022. — № 12 (57).