Хәтер һәм кайгы көне

Хәтер һәм кайгы көне (рус. День па́мяти и ско́рби) Россиянең хәзерге заман тарихында фаҗигале истәлекле дата. 1941 елның 22 июнендә нацист Германиясе һәм аның союздашлары, совет халкын юкка чыгару максаты белән, ССРБга һөҗүм итә. Бөек Ватан сугышы башлана. Бу сугышта 26,6 млн совет кешесе һәлак була. Шушы вакыйгаларны истә тотып, ел саен 22 июньдә Россиядә, Белоруссиядә һәм постсовет киңлегенең башка илләрендә истәлекле чаралар уздырыла[1].

Сугыш дәвамында 26,6 млн совет кешесе һәлак була (шуларның 8,7 млн — яу кырында; 7,42 млн нацистлар тарафыннан басып алынган территорияләрдә үтерелә; 4,1 млн басып алынган территорияләрдә ачлыктан вафат була, 5,27 млн Германиягә куыла). Нацистлар тарафыннан ССБР территориясендә 1,7 мең шәһәр һәм бистә, 70 меңгә якын авыл җимерелә һәм юкка чыгарыла, дәүләткә һәм халыкка турыдан туры килгән зыян 679 млрд сумны тәшкил итә (1941 ел исәбе буенча)[2].

Россия

Россия Федерациясе Президенты Борис Ельцинның 1996 елның 8 июнендәге 857 номерлы Указы белән 22 июнь «Хәтер һәм кайгы көне» дип игълан ителә.

Бу көнне, Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алып, бөтен Россиядә бер минутлык тынлык игълан ителә, дәүләт учреждениеләре биналарында дәүләт байраклары, Хәрби-диңгез флоты корабларында Андреев флаглары төшерелә, торак биналарда матәм тасмалы әләмнәр эленә. Мәдәният учреждениеләрендә күңел ачу чаралары, телевидение һәм радиода күңел ачу тапшырулары туктап тора[3].

Ил буенча хәтер чаралары уза, Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр һәм веноклар салына, «Хәтер вахтасы» һәм «Хәтер шәме» кебек һәм башка искә алу акцияләре уздырыла[4]. Мәсәлән, 1924 елда Махсус хәрби операциядә катнашучы росгвардиячеләр «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында Донецк Халык Республикасының парк һәм скверларында агачлар утырталар[5].

Россия Президенты, Хөкүмәт Рәисе, Федерация Советы Рәисе, Дәүләт Думасы Рәисе, Хөкүмәт әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, сенаторлар, ветераннар оешмалары вәкилләре Александр бакчасында Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салалар.

2024 елда Хәтер һәм кайгы көне

2024 елның 22 июнендә Мәскәүдә Җиңү музее каршындагы мәйданда «Хәтер шәме» бөтенроссия мемориаль акциясе уза: мәктәп укучылары, студентлар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары йөзләрчә шәмнәр кабыза, волонтерлар рәссам Ираклий Тоидзеның «Геройларга — Ватан салюты!» (рус. «Героям салют Родины!») плакатын хәтерләткән ут картинасын урнаштыра, Җиңү музее фасадына «Хәтерлә» (рус. «Помни») видеоинсталляциясе күрсәтелә[6]. Шул ук вакытта Россиянең барлык шәһәрләрендә һәм торак пунктларында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган совет гражданнары истәлегенә акцияләр уза. Бу көнне Россия музейларында нацист Германиясенең һәм аның союздаш илләренең ССРБнә һөҗүме турында сөйләгән экспозицияләр тәкъдим ителә. Мисал өчен, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) «Тор, бик зур ил!» («Вставай, страна огромная!») һәм «Сугыш турындагы хәтер буларак хатлар һәм көндәлекләр» («Письма и дневники как память о войне») экскурсияләре уза[6].

Белоруссия

Белоруссиядә бу дата «Бөек Ватан сугышы корбаннарын бөтенхалык искә алу көне» (белор. Дзень усенароднай памяці ахвяр Вялікай Айчыннай вайны)[7]. Соңрак «Бөек Ватан сугышы корбаннарын һәм белорус халкы геноцидын бөтенхалык искә алу көне» дип үзгәртелә.

undefined

Украина

Украинада Президентының 2000 елның 17 ноябрендәге Указы белән «Кайгы һәм сугыш корбаннарын хөрмәт белән искә алу көне» буларак билгеләп үтелә башлый. 2014 елгы дәүләт борылышыннан соң, РФ Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова сүзләренчә, «илдә шул ук [Өченче рейх - ред.] калыплар буенча нацизм торгызылганнан соң», 22 июнь башка контекстта карала башлый[8]. Еш кына Бөек Ватан сугышы геройларына куелган һәйкәлләрне мәсхәрәләү өчен сәбәп буларак кулланыла[9].

Искәрмәләр

  1. Федеральный закон от 13 марта 1995 г. № 32-ФЗ «О днях воинской славы и памятных датах России» (рус.). Kremlin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2022. Архивировано 26 ноябрь 2021 года.
  2. День памяти и скорби — день начала Великой Отечественной войны. РИА "Новости" (22 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2024.
  3. Указ Президента России от 8 июня 1996 года № 857. Предпринимательское право (8 июнь 1996). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июнь 2009. Архивировано 18 июль 2012 года.
  4. День памяти и скорби. 83-я годовщина начала Великой Отечественной войны. Как советские граждане узнали о нападении. РБК (14 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2024.
  5. В преддверии Дня памяти и скорби росгвардейцы в ДНР присоединились к акции «Сад памяти». "Росгвардия" (21 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2024.
  6. 1 2 Помнить историю, чтить героев: какие мероприятия пройдут в столице в ночь на 22 июня.
  7. День всенародной памяти жертв Великой Отечественной войны в Беларуси (рус.). Министерство обороны Республики Беларусь. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2022. Архивировано 21 май 2021 года.
  8. Официальный представитель МИД России М.В.Захарова: О Дне памяти и скорби. Фонд поддержки и защиты прав соотечественников, проживающих за рубежом (21 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2024.
  9. В Киеве накануне Дня памяти и скорби осквернили знаменитый монумент "Родина-мать". "Беларусь 1" (20 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2024.