Сәүдә хезмәткәрләре көне
Сәүдә хезмәткәрләре көне (рус. День рабо́тника торго́вли) — сәүдә тармагы хезмәткәрләре тарафыннан ел саен июльнең дүртенче шимбәсендә билгеләп үтелә торган бәйрәм.
Бәйрәмнең максаты - сәүдә хезмәткәрләренең казанышларын билгеләү, аларның һөнәри эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерү, дәүләт икътисады өчен сәүдә өлкәсенең әһәмиятен күрсәтү.
Бәйрәм тарихы
Сәүдә хезмәткәрләре көне беренче тапкыр 1966 елда СССР Югары Советы Президиумы Указы белән билгеләнә[1] һәм июльнең соңгы якшәмбесендә бәйрәм ителә[2].
1988 елның 1 ноябрендә яңа указы нигезендә сәүдә хезмәткәрләре көне торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне белән берләштерелә[3]. Нәтиҗәдә Сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне барлыкка килә. Аны ел саен мартның һәр өченче якшәмбесендә билгеләп үтәргә карар кылына[4].
2013 елда сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне ике мөстәкыйль бәйрәмгә бүленә. Бәйрәмнең соңгы датасы Россия Президенты Указы белән билгеләнә һәм июльнең дүртенче шимбәсе итеп үзгәртелә[5]. Торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне өчен элеккеге дата - мартның өченче якшәмбесе саклана[6].
Гореф-гадәтләр
Сәүдә хезмәткәрләре көнендә әлеге өлкә белән бәйле барлык кешеләр — сатучылар, кассирлар, эшмәкәрләр, менеджерлар, товар белгечләре, консультантлар һәм башка белгечләр котлаулар кабул итә. Гадәттә, бу көнне бу өлкә хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәләр. Кешеләр сәүдә тармагында эшләүче дуслары яки туганнары белән күрешә. Якыннарына телефон яки видеошылтырату аша котлаулар белән шалтыраталар[7].
Сәүдә хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү традицияләренә шулай ук сәүдә, хезмәт күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләре, аларның туганнары, дуслары һәм якыннары җыела торган бәйрәм чаралары һәм табыннар керә.
Иң яхшы хезмәткәрләргә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырыла. Оешмалар хезмәткәрләренә премияләр билгеләнә, корпоративлар үткәрелә[8].
Бәйле бәйрәмнәр
Тарихи фактлар
- Урта гасырларда сәүдә, нигездә, ирләр тарафыннан алып барылган, әмма хәзерге дөньяда тармак белгечләренең күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә.
- Борынгы чор һәм урта гасырларда Азия, Европа һәм Африканы бәйләгән сәүдә һәм мәдәни элемтәләрнең төп юлы булып Бөек Ефәк юлы тора. Ул Кытайдан башланып, үз эченә Үзәк Азия, Якын Көнчыгыш һәм Европаның берничә төбәген ала.
- Борынгы Русьның төп сәүдә маршруты «варяглардан грекларга» дип аталган. Славяннар тире, күн, бал сатканнар, ә тукыма, пыяла һәм асылташлар сатып алганнар[11].
- XVII гасыр башына кадәр Мәскәүдә Кызыл мәйдан Торг дип аталган — бу билгеле сәүдә урыны булган[12].
- 1893 елның декабрендә Кызыл мәйданда Югары сәүдә рәтләре (хәзерге ГУМ) — Европаның иң зур пассажы, ягъни ябык сәүдә урамы ачыла[13].
Искәрмәләр
- ↑ 22 июля — День работника торговли в России: когда отмечается и кто празднует. «МИЦ «Известия» (21 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2024.
- ↑ День работника торговли. Федеральная служба государственной статистики. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2024.
- ↑ День работника торговли в России. ТАСС (22 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2024.
- ↑ Указ Президиума ВС СССР от 01.11.1988 О внесении изменений в Законодательство СССР о праздничных и памятных днях. Портал "Сейчас.ру". Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2024.
- ↑ Указ Президента РФ от 7 мая 2013 г. N 459 "О Дне работника торговли". Информационно-правовой портал "ГАРАНТ.РУ" (20 май 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2024.
- ↑ О празднике "День работников торговли, бытового обслуживания населения и жилищно-коммунального хозяйства". Министерство труда и социальной защиты Российской Федерации (27 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2024.
- ↑ 22 июля — День работника торговли. Информационный центр "Вольская жизнь" (22 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2024.
- ↑ Департамент экономического развития Курганской области. Департамент информационных технологий и цифрового развития Курганской области. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2024.
- ↑ День работников торговли. ГУ "Республиканская научно-техническая библиотека". Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2024.
- ↑ Ульяна Светачева. День работников торговли в 2024 году: история и традиции праздника. Комсомольская правда. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2024.
- ↑ Татьяна Григорьева. Кто инициировал путь "из варяг в греки"? Портал «Культура.РФ». Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2024.
- ↑ Красная площадь. История. История Москвы. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2024.
- ↑ История ГУМа. ГУМ. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2024.