Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне
Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне (рус. День изобретателя и рационализатора) — Россиядә 1979 елдан июнь аеның соңгы шимбәсендә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәм.
Тарихы
СССР Фәннәр академиясе 1950 еллар ахырында, Нобель премиясенә альтернатива буларак, үз бүләкләү тантанасын расларга тәкъдим итә. Һәр җәйнең беренче ае азагында рационализаторларның алдагы елдагы тәкъдимнәрен карау, иң яхшыларын сайлап алу, авторларны тантаналы рәвештә бүләкләү чаралары оештырыла. Әмма вакыт узу белән бәйрәм көне үзенең беренчел мәгънәсен югалта, һәм 1979 елның 24 гыйнварында чыккан Указ нигезендә бу бәйрәм Советлар Союзында рәсми статус ала. Ул Бөтенсоюз уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне буларак беркетелә. Бәйрәм көнен июньнең соңгы шимбәсен билгелиләр[1].
Шул вакыттан бирле бу бәйрәм ел саен бөек уйлап табучы ватандашлар хөрмәтенә уздырыла. Нәкъ менә Россия уйлап табучылары кешелек дөньясы тарихын үзгәрткән күп кенә техник чаралар авторлыгына ия. Иң бөек казанышлар арасында — телевидение, телеграф, радиоалгыч, кызма лампа, завод пар машинасы, электр телеграфы һ.б.
Россия уйлап табучыларының алтын фондын Александр Лодыгин, Александр Попов, Борис Розинг, Иван Ползунов, Павел Шиллинг һәм, әлбәттә, Павел Яблочков тәшкил итә. Прогресска илткән мөһим технологик процесслар ачыла. Уйлап табучыларның исемнәре мәңгегә ил һәм дөнья тарихына язылган, ә механик Иван Кулибинның исеме уйлап табучыларның уртаклык исеменә әйләнә[2].
Бәйрәм традицияләре
Бәйрәмнең традицияләрен сакларга тырышалар. РФ Фәннәр Академиясе каршындагы махсус комиссия аеруча әһәмиятле һәм алдынгы уйлап табу идеяләрен һәм рационализаторлык тәкъдимнәрен сайлый һәм киң халыкка тәкъдим итә. Авторларның уйлап тапкан идеяләренә патент алырга һәм рәсмиләштерүдәге кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Шул максат белән алдагы елда тәкъдим ителгән иң кызыклы эшләнмәләрне сайлап алалар.
Бу көнне күпсанлы бүләкләү чаралары уза һәм аеруча мөһим уйлап табулар билгеләп үтелә; тантаналы чаралар, мәҗлесләр, һөнәри конкурслар оештырыла, аларның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнә.
Бу көнне Россия Фәннәр Академиясе каршындагы махсус комиссия иң яхшы уйлап табулар авторларын «Россия Федерациясенең атказанган уйлап табучысы» һәм «Россия Федерациясенең атказанган рационализаторы» исеменә тәкъдим итәләр[3].
Балалар өчен массакүләм чараларда махсус лекцияләр, уеннар һәм зур булмаган конкурслар үткәрелә. Чаралар нигездә әлеге юнәлешкә балаларның игътибарларын җәлеп итү һәм аларда кызыксыну уяту максатыннан үткәрелә.
Шулай ук Белоруссиядә дә июньнең соңгы шимбәсендә «Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне» билгеләп үтелә[4].
Искәрмәләр
- ↑ День изобретателя и рационализатора в 2024 году: история и традиции праздника.
- ↑ 29 ИЮНЯ - ДЕНЬ ИЗОБРЕТАТЕЛЯ И РАЦИОНАЛИЗАТОРА.
- ↑ День изобретателя и рационализатора.
- ↑ Белорусское общество изобретателей и рационализаторов. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2010. Архивировано из оригинала 20 декабрь 2010 года.