Удмуртия Республикасы дәүләтчелеге көне
Удмуртия Республикасы дәүләтчелеге көне | |
---|---|
Төре | Умуртиянең милли бәйрәме |
Әһәмияте | Удмурт Автономияле өлкәсе төзелү турында декрет кабул итү |
Уздырыла | Удмуртия территориясендә яшәүче халыклар |
Дата | 4 ноябрь |
Бәйрәм чаралары | халык күңел ачулары, тантаналы программа |
Удмуртия Республикасы дәүләтчелеге көне (рус. День Госуда́рственности Удму́ртской Респу́блики, удм. Удмуртилэн кунлык басьтон нуналэз) — Удмуртиянең милли бәйрәме, 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәм республиканың милли-дәүләти, икътисади һәм мәдәни төзелешенең озак һәм авыр процессын һәм аның хәзерге территориясе чикләрендә яшәүче барлык халыкларның бердәмлеккә омтылышын мәңгеләштерә[1].
Тарихы
1920 елның 4 ноябрендә Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы Удмурт автономияле өлкәсен төзү турында Декрет кабул итәләр һәм Удмуртия дәүләтчелеген формалаштыруга башлангыч бирәләр[1][2].
Удмурт автономияле өлкәсе зур булмаган территориядә төзелә. Аңа Сарапул, Воткинск, Алабуга шәһәрләре, Бондюга һәм Кизнер районнары керми. Удмуртия көймәләр йөзә торган Кама елгасыннан, аның пристаньнарыннан, Нократ һәм Кильмези елгаларсыз кала. Хуҗалык элемтәләре өзелү сәбәпле Воткинск заводы ябыла. 100 меңгә якын удмурт халкы автономиядән читтә кала. Автономиянең башкаласы итеп Глазов шәһәре билгеләнә. Ижау җитәкчелеге иң эре торакт пункт — Глазов шәһәрен башкала итеп танудан баш тарта.
1921 елда яңа дәүләт органнары структурасы формалаша — революцион комитетлар хакимиятне Советларның башкарма комитетларына тапшыра. Шул ук елда Ижау шәһәрен өлкә башкаласы дип тану турында карар кабул ителә. Әмма дәүләт төзелеше кыенлыклары җирле бюджетны формалаштыруда өлкәнең хокукларын һәм мөстәкыйльлеген чикләүгә бәйле тагын да кискенләшә. Берничә тапкыр, 1924 елның декабреннән башлап, Воткинск автономияле өлкәсе Башкарма комитеты үзәк хакимият органнарына автономияле өлкәне Удмуртия халыкларының Социалистик Республикасына үзгәртү тәкъдиме белән чыга, әмма тәкъдим кабул ителми.
1928 елның 28 июнендә автономия Түбән Новгород крае составына кертелә. Удмуртия автономияле өлкәсе боерыклар буенча халыкны, нигездә крестьяннарны, агач хәзерләүгә җибәрергә мәҗбүр була, чөнки үз сәнәгатен, социаль өлкә тармагын үстерү мөмкинлеге булмый.
1934 елның 8 декабрендә, Удмурт Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп кору сәбәпле, Удмуртия Түбән Новгород крае карамагыннан чыгарыла, әмма ярты ел буе Киров крае составында була. 1937 елда Удмурт Автономияле Совет Социалистик Республикасының беренче Конституциясе кабул ителә. Шул ук вакытта республика җирлегенә районнары белән бергә Сарапул һәм Воткинск шәһәрләре дә кертелә. 1939 елда Камбарка һәм Кизнер районнары төзелә.
1991 елның 11 октябрендә Дәүләт суверенитеты турындагы Декларация нигезендә Удмурт Автономияле Совет Социалистик Республикасы Югары Советы сессиясендә республика исемен Удмуртия Республикасы буларак алыштыру турында карар кабул итә.1993 елның 4 ноябрендә Удмуртия Республикасының Дәүләт гимны һәм байрагы турында карар имзалана. 1994 елның 7 декабрендә Удмуртия Республикасы Конституциясе кабул ителә. 1996 елның 17 октябрендә Мәскәүдә «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Удмуртия Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында шартнамә» имзалана, документ дәүләт төзелеше, бюджет, кануннар, суд төзелеше, тышкы икътисади эшчәнлек белән бәйле кыенлыкларны мөстәкыйль хәл итү хокукын таный. 1995 елдан Дәүләт Советы югары вәкиллекле, кануннар чыгару органы була.
Дәүләт хакимияте органнары системасы даими камилләштерелә. 2000 елда республика парламент идарәсеннән президент идарә итү формасына күчә. 15 октябрьдә Удмуртия Республикасының Беренче Президенты сайлаулары уза[1].
Бәйрәм чаралары
Бәйрәм көнендә Удмуртиянең барлык районнарында төрле чаралар оештырыла. Шулай ук бәйрәмнең мөһим элементы — республикада яшәүче халыкларның аш-суларын татып карау һәм милли музыкаль коллективлар чыгышлары[3][4].
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 1,2 4 ноября Удмуртия отмечает 95-летие государственности . Редакция газеты «Удмуртская правда» (3 ноябрь 2015). Дата обращения: 27 июнь 2018. Архивировано из оригинала 27 июнь 2018 года.
- ↑ 4 НОЯБРЯ - ДЕНЬ НАРОДНОГО ЕДИНСТВА . Информационно-аналитическоe управление Администрации города Ижевска. Дата обращения: 27 июнь 2018. Архивировано 27 июнь 2018 года.
- ↑ Программа праздничных мероприятий, посвященных Дню народного единства и Дню государственности Удмуртии . Информационно-аналитическоe управление Администрации города Ижевска (25 октябрь 2017). Дата обращения: 27 июнь 2018. Архивировано 27 июнь 2018 года.
- ↑ Как отпраздновали День народного единства в городах и районах Удмуртии . ИА «УДМУРТИЯ» (5 ноябрь 2017). Дата обращения: 27 июнь 2018. Архивировано 12 декабрь 2017 года.