Удмурт автономияле өлкәсе

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Удмурт автономияле өлкәсе
рус. Удмуртская автономная область
удм. Удмурт автономи улос

Flag of None.svg
4 ноябрь 1920 ел — 28 декабрь 1934 ел


Flag of Udmurt ASSR.svg


Башкала Ижау
(1921 елның гыйнвар—июнендә — Глазов)
Тел(ләр) удмурт, рус
Акча берәмлеге сум
Мәйдан 30 400 кв. км
Халык 756 264 кеше (1926)

Удмурт автомияле өлкәсе (рус. Удмуртская автономная область, удм. Удмурт автономи улос) — РСФСР составында административ-территориаль берәмлек.

1932 елга кадәр Вотяк автономияле өлкәсе (рус. Вотская автономная область, удм. Вотяк автономи улос) исемен йөрткән.

Адмнистратив үзәге — Ижау шәһәре (1921 елның гыйнвар—июнендә — Глазов шәһәре).

Тарих

Вотяк автономияле өлкәсе 1920 елның 4 ноябрьдә барлыкка килә.

1929 елда Вотяк АӨ Түбән Новгород өлкәсе (аннан соң — Түбән Новгород крае) составына кертелә.

1932 елның 1 гыйнварыннан соң Удмурт автономияле өлкәсе исемен йөртә.

1934 елның 7 декабрьдә Киров крае составына кертелә, ә 28 декабрьдә ул Удмурт АССР-ына үзгәртеп корыла.

Административ бүленеш

19201924 елларда биш өяздән торган: Дебёсы өязе, Глазов өязе, Ижау өязе, Можга өязе, Селты өязе.

1924 елда Дебёсы һәм Селты өязләре юкка чыгарылалар.

1926 елда Вотяк автономияле өлкәсенең административ бүленеше шундый булган:

Кантон Үзәге Мәйдан,
км²
Халык саны[1]
(1926), кеше.
1 Ижау өязе Ижау 11 987 292 708
2 Глазов өязе Глазов 12 316 294 929
3 Можга өязе Можга 6 052 168 627

1929 елда өяз—волостьларга бүленеше юкка чыгарыла, районнарга бүленеше индерелә.

1934 елда Удмурт автономияле өлкәсенең административ бүленеше шундый булган:

Халык

Халык саны

  • 1923 ел: халык саны — 710 мең кеше, мәйдан — 28 939 км².
  • 1930 ел: халык саны — 784,1 мең кеше, мәйдан — 30 614 км².

Милли состав

1926 елның җанисәбе буенча:

Искәрмәләр