Карел милли округы

Карел милли округы (рус. Карельский национальный округ) — 1937—1939 елларда булган Калинин өлкәсе составында карел милли округы.

Үзәге — Лихославль шәһәре.

Административ бүленеш

undefined

Округ составында 5 район, 1 округ буйсынудагы шәһәр (Лихославль), 128 авыл совет, 836 колхоз булган; округ территориясендә 170 мең кеше яшәгән, алардан 95 мең (56%) — кареллар. Округтан читтә Весьегонск, Сандово, Красный Холм, Зубцов, Сонково, Молоково һәм Есеновичи районнарда торучы кареллар (26,6 мең кеше) калганнар. Бу районнардан округ территориясына карел җитәкчеләр, укытучылар һәм активистлар кадрларны күчергәннәр.

Район Үзәк Мәйдан, мең км² Авыл советлар һәм
ШТП-лар саны
Козлово районы Козлово авылы 0,6 14 а/с
Лихославль районы Лихославль ш. 1,3 35 а/с һәм 1 штп
Максатиха районы Максатиха штп-ы 2,0 24 а/с һәм 1 штп
Новокарельский районы Толмачи авылы 0,7 24 а/с
Рамешки районы Рамешки авылы 1,2 31 а/с

Сәнәгать

10 электростанция, 5 типография, 45 сөт заоды, 44 пекарня; 4 кирпеч заводы, 6 чирәп заводы, 21 киез итек басу һөнәрханәсе, 573 тимерче алачыгы, 3 балык тоту артеле.

Мәдәният

«Карельская правда» газеты чыгарылган, 242 мәктәп эшләгән (шул исәптә 101 карел мәктәбе), педагогик училищесы, 64 китапханә, 6 клуб, 2 музей һәм театр.

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр