Чуаш автономияле өлкәсе

Чуаш автономияле өлкәсе (чуаш. Чăваш автономи облаçĕ, рус. Чувашская автономная область) — 19201925 елларда булган РСФСР составында автономияле өлкә.

Үзәге — Чабаксар шәһәре.

Тарих

Чуаш автономияле өлкәсе Казан һәм Сембер губернасы өлешләреннән 1920 елның 24 июнендә барлыкка килә.

1925 елның 25 апрелендә ул Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корыла.

Административ бүленеше

Башта Чуаш автономияле өлкәсе өч (Чабаксар, Чуел һәм Ядернә) өязенә бүленгән.

1921 елда Чуел өязе составыннан Батыр өязе аерылып чыгарыла.

1925 елда Чуаш АӨ составына Алатыр өязе кертелә.

Тема буенча өстәмә