Чабаксар өязе
|
Чабаксар өязе
рус. Чебоксарский уезд
|
Чабаксар өязе (рус. Чебоксарский уезд, чуаш. Шупашкар уесĕ) — Казан губернасы эчендә административ-территориаль берәмлек.
Өяз үзәге — Чабаксар шәһәре.
География
Чиктәшлек
| Як | Өяз яки губерна |
|---|---|
| Төньяк | Царёвококшайск өязе |
| Көнбатыш | Козьмодемьянск өязе |
| Көньяк-көнбатыш | Ядернә өязе |
| Көньяк-көнчыгыш | Чуел өязе |
| Көньяк-көнчыгыш | Зөя өязе |
| Көнбатыш | Казан өязе |
Тарих
Чабаксар өязе әле XVII гасырда бар булган. 1708 елда ул юкка чыга, ә Чабаксар Казан губернасы составына тапшырыла. 1719 елда Кзан губернаның Зөя провинциясенә кертелгән. 1727 елда Чабаксар өязе торгызыла.
1920 елның 24 июньдә Чуаш автономияле өлкәсенә кертелгән, 1921 елда өязнең өлеше Мари автономияле өлкәсенә күчте.
1925 елның 21 апрельдән Чуаш АССР составына кертелә.
1927 елда өяз юкка чыгарыла, ә аның территориясендә Чабаксар районы оештырылган.
Административ бүленеш
1913 елда Чабаксар өязендә 11 волость бар иде.
Халык
Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәбе буенча):
Чабаксар өязе
|
Чабаксар шәһәре (4 738 кеше)
|