Дебёсы өязе
Дебёсы өязе (удм. Дэбес уезд, рус. Дебёсский уезд) — Вотяк автономияле өлкәсе эчендә административ-территориаль берәмлек.
Өяз үзәге — Дебёсы шәһәре.
Тарих
Дебёсы өязе БҮБК декреты нигезендә 1921 елның 8 декабрендә барлыкка килә. Өяз составына элекке Вятка губернасының Глазов һәм Сарапул өязләренең волостьлары кертеләләр.
1923 елның 26 ноябрендә БҮБК декреты нигезендә Дебёсы өязе юкка чыгарыла; 9 волость Глазов өязе составына, ә 3 волость — Ижау өязе составына кертеләләр.
Административ бүленеш
12 вулыска бүленгән.