Бөтендөнья радио көне
Бөтендөнья радио көне (рус. Всеми́рный день ра́дио, ингл. World Radio Day, гарәп. اليوم العالمي للإذاعة, исп. Día Mundial de la Radio, кыт. 世界广播日, фр. Le jour mondial de la radio) — 2011 елның 19 октябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән Берләшкән Милләтләр Оешмасының рәсми бәйрәме.
Тарих
Бөтендөнья радио көнен гамәлгә кертүне Испания радио академиясе президенты Хорхе Альвареста тәкъдим итә.
2011 елның 19 октябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясе 36 C/63 резолюциясендә[1] 13 февральне Бөтендөнья радио көне дип игълан итә. Бу көнне 1946 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан БМО радиосы төзелә. Башта тәкъдим белән ЮНЕСКО карамагындагы Испаниянең даими делегациясе чыга[2][3].
2012 елдан Испания радио академиясе Бөтендөнья радио көненең халыкара комитетын булдыруны тәкъдим итә, комитет бәйрәм көненең ел саен үткәрелүен стимуллаштыру һәм әлеге коммуникация чарасының абруен арттыру эшләрен башкара[4].
2013 елның 14 гыйнварында Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе рәсми рәвештә Бөтендөнья радио көнен игълан итүне раслый. Ассамблеянең 67 нче утырышында 13 февральне Бөтендөнья Радио көне дип игълан иткән ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 36 нчы сессиясе буенча резолюция имзалана. Инициатива Берләшкән Милләтләр Оешмасының Испаниядәге даими вәкиллеге тарафыннан белдерелә[5].
Барлыкка килү
Бәйрәм 2011 елның 19 октябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясе карары белән барлыкка килә[1]. 2013 елның 14 гыйнварында рәсми рәвештә БМО Генераль Ассамблеясе раслый.
Россиядә Бөтендөнья радио көне урынына ешрак радио көне билгеләп үтелә.
Беренче Бөтендөнья радио көне
Бөекбритания
2012 елда Беренче Бөтендөнья радио көне уңаеннан Lifeline Energy, Frontline SMS, SOAS Radio һәм Empower house оешмалары Лондонда семинар үткәрә. Радиотехника өлкәсендә белгечләргә, укытучыларга һәм техник экспертларга Көнчыгыш һәм Африка тикшеренүләре мәктәбе (SOAS) вәкилләре кушыла, алар радионың иң ерак урнашкан һәм артта калган бергәлекләргә ирешү ысуллары турында фикер алышалар[6]. Чыгыш ясаучылар арасында Гай Бергер (ЮНЕСКО ның сүз иреге һәм массакүләм матбугат чаралары үсеше бүлеге директоры), доктор Чеге Гитиора (SOAS тагы Африка тикшеренүләре үзәге рәисе), Бриджит Яллов (Empower house / Panos London), Эми о'Доннелл (FrontlineSMS: Radio), Карлос Чиринос (SOAS radio) һәм Линье Маньозо (LSE). Бәхәснең модераторы булып Люси Дуран (SOAS, BBC Radio 3, Human Planet) чыгыш ясый[7].
Италия
2012 елның 13 февралендә Пиза университетында (Италия) Бөтендөнья радио көне уңаеннан ачык чара уза. Аны Italradio һәм Инженерия һәм телекоммуникацияләр факультеты оештыра. Чара радионы мәгълүмат чыганагы буларак куллануның бәясе һәм гадилеге мәсьәләләренә багышлана[8].
Испания
2012 елның 21 февралендә Барселонада (Испания) Каталония инженер-телекоммуникациячеләре коллегиясе (COETTC) инициативасы белән Бөтендөнья радио көненә багышланган иҗтимагый чара уза. Каталония Хөкүмәте ярдәмендә оештырыла. «Глобаль һәм көндәшлеккә сәләтле радио өчен» темасына бәхәс үзәк вакыйга була[9].
Европа Берлегендә
Швейцариядә Европа тапшырулар берлеге «Санлы радио атналыгы» (Digital Radio Week) оештыра. Техник чаралар сериясе 2012 елның 13 февралендә радионы стандартлаштыру белән шөгыльләнә торган төп оешмалар катнашында башлана: DRM Consortium, WorldDMB һәм RadioDNS. Шунда ук DAB+ форматындагы җирле трансляция тәкъдим ителә, ул бушлай инструментлар ярдәмендә тапшыруларны «демократизацияләү» мөмкинлеген күрсәтә[10].
Бангладешта
Бангладешта Bangladesh News Network for Radio and Communication (NFC) шәхси оешмасы 13 февральдә Бөтендөнья радио көнен җирле һәм милли дәрәҗәдә дәүләт, коммерция һәм иҗтимагый радиолар белән берлектә бәйрәм итүгә ярдәм итә. Илдә Бөтендөнья радио көнен үткәрү буенча Милли комитет төзелә[11].
Чаралар
Бөтендөнья радио көне уңаеннан ЮНЕСКО радиотапшырулар оешмалары арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә юнәлдерелгән чаралар уздырырга тәкъдим итә. Радио үсешенә юнәлдерелгән әңгәмәләр, лекцияләр, чыгышлар һәм башка чаралар оештыру[12]. Мәсәлән, 2025 елда ЮНЕСКО да Бөтендөнья радио көнен бәйрәм итүгә юнәлдерелгән 13 тәкъдим карала. Ел саен ЮНЕСКО радиостанцияләрдә бәйрәм уңаеннан фикер алышу өчен яңа темалар тәкъдим итә.
ЮНЕСКО ның Бөтендөнья радио көненә багышланган темалары
| Ел | Тема |
|---|---|
| 2025 | Радио һәм климат үзгәреше |
| 2024 | Радио: мәгълүмат тапшыруның, күңел ачуның һәм агартуның йөз еллыгы |
| 2023 | Радио һәм дөнья |
| 2022 | Радио һәм ышаныч |
| 2021 | Яңа дөнья, яңа радио |
| 2020 | Төрлелек |
| 2019 | Әңгәмә, түземлелек һәм тынычлык |
| 2018 | Радио һәм спорт |
| 2017 | Радио - ул син |
| 2016 | Бәла-казалар һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында радио[13] |
| 2015 | Яшьләр һәм радио[14] |
| 2014 | Радиода җенесләр тигезлеге[15] |
| 2013 | Бөтендөнья радио көне 2013[16] |
| 2012 | Бөтендөнья радио көне 2012[17] |
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Резолюция 36 C/63. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 ноябрь 2021. Архивировано 21 ноябрь 2021 года.
- ↑ Día Mundial de la Radio. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 ноябрь 2021. Архивировано 21 ноябрь 2021 года.
- ↑ Всемирный день радио | Организация Объединённых Наций. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 ноябрь 2021. Архивировано 11 ноябрь 2020 года.
- ↑ world radio day history. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июль 2016. Архивировано 4 март 2016 года.
- ↑ ООН официально утвердила Всемирный день радио | Организация Объединённых Наций по вопросам образования, науки и культуры. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июль 2016. Архивировано 26 август 2016 года.
- ↑ World Radio Day (ингл.). UNESCO (8 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 февраль 2021.
- ↑ Celebrating the Power of Radio All Over the World [неопр.]. FrontlineSMS (8 февраль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июль 2024.
- ↑ A Pisa la Prima Giornata Mondiale della Radio :: Italradio :: ....perché c'è sempre una radio che trasmette in italiano. (итал.). Italradio (22 гыйнвар 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2012.
- ↑ Jornada Fia Mundial de la Radio (кат.). PIMEC. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2012. Архивировано 22 февраль 2014 года.
- ↑ Digital Radio Summit during Radio Week 2012. EBU. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2012.
- ↑ Bangladesh is going to observe 7th World Radio Day: Sport and Radio 13 FEBRUARY, 2018 – Bangladesh NGOs Network for Radio & Communication [неопр.]. bnnrc.net (23 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2018.
- ↑ Nations, United. Всемирный день радио | Организация Объединенных Наций. 28 гыйнвар 2025 тикшерелде.
- ↑ О Всемирном дне радио | World Radio Day 2016
- ↑ Всемирный день радио 2015
- ↑ Всемирный день радио 2014 | Организация Объединённых Наций по вопросам образования, науки и культуры. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июль 2016. Архивировано 24 апрель 2022 года.
- ↑ Всемирный день радио 2013 | Организация Объединённых Наций по вопросам образования, науки и культуры. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июль 2016. Архивировано 13 февраль 2022 года.
- ↑ World Radio Day 2012 | United Nations Educational, Scientific and Cultural Organization. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июль 2016. Архивировано 7 ноябрь 2021 года.